«Алтын яшьләр» - абруйлы яки югары урыннарда утыручы әти-әниләренең акчаларын туздыру хисабына җиңел һәм хәсрәтсез гомер кичерүче яшьләрнең уртаклык исеме. Халык телендә аларга карата «мажорлар» сүзе дә кулланыла. Аңлатмалы сүзлектә депутатларның, түрәләрнең балаларына карата шундый билгеләмә бирелгән.
«Мажор»ларга диңгез тубыктан
Россиянең «алтын яшьләре»нең ничек типтереп яшәүләре җәмәгатьчелеккә күптән таныш. Чөнки аларның эшләгән «батырлык», «каһарманлыкларының» масштаблары шул кадәр зур ки, алар әле яңалыклар тапшыруыннан, әле газета битләрендә гел «балкып» торалар. «Мэрның улы тизлеген арттырган өчен үзен туктаткан юл полициясе хезмәткәрләренә аты-юлы белән сүгенә, яный башлаган», «депутат баласы исерек килеш руль артына утырып, юл һәлакәтенең сәбәпчесе булган, аннары фаҗига урынын калдырып киткән», «министр малае клубта пистолет чыгарып, каршы эндәшкәннәре өчен, клуб хезмәткәрләренә ут ачкан» һ.б. Әле бу, әле теге ММЧның (Массакүләм мәгълүмат чаралары) беренче полоса сенсациясенә әверелгән бу «батырлыкларны» бик еш ишетеп торабыз. Хәер, ул гамәлләр «алтын яшьләр»нең үзләренә генә зур «батырлыклар» булып тоела - полицейскийга, юл хәрәкәтендә катнашкан башка кешеләргә, официант мазарга һәм башка шундый гади халыкка үзеңнең кемлегеңне күрсәтергә кирәк бит! Ә нәкъ тә шул гади халык күзлегеннән чыгып караганда, ул эшләр бай әти-әниләренең акча янчыклары хисабына чикнең нәрсә икәнен белмичә, үзләрен тормышның хуҗасы дип исәпләп яшәүче «алтын» ул-кызларның майларына чыдаша алмаулары булып күзаллана.
Темага бик төпченеп кереп китсәң, «алтын яшьләр»нең уңга һәм сулга кызганмыйча сарыф иткән малларының түрә кесәсенә каян килеп кергәнен дә тикшерергә булыр иде: тир түгеп тапканмы ул аны, халыкны талапмы, ришвәтләр хисабынамы? Анысы да кызык, тик бик четерекле, шуңа күрә аңа кагылмыйк. «Алтын яшьләр»нең эш-гамәлләрендә иң кызыгы шунда: мин-минлек рухында эшләнгән җинаятьләреннән һәрчак коры чыгулары, гаепләре көн кебек ачык булса да, аларның күпчелек очракта реаль җәзага тартылмаулары. «Алтын яшьләр»нең административ җәзага гына тартылырлык «кыланулары» белән генә эш җиңел анысы - түрә акчасын чыгара да бирә, ә багалмаларының җитдирәк җинаятькә катнашлары булса, монда кайчагында кирәкле кешегә акча төртеп кенә котыла алмыйсың. Тик баласы өчен үлеп торган түрә-ата аннан чыгу юлын да тапмый калмый: юлда кешене таптатып үтергән яисә пистолеттан атып, кешене яралаган малай йә чит илгә чыгып тая, йә зәгыйфькә сабышып, вакытлыча җүләрләр сырхауханәсенә кереп ята, йә тагын башка берәр ысул табыла. Илебездә «алтын яшьләр» белән бәйле күпме зур җинаятьләр булып тора һәм аларның күпчелеге йә эшнең судка кадәр җиткерелмәве, яисә шартлы җәза белән тәмамлана. Ул хаксызлыкны күреп, ММЧлар шаулый, җәмәгатьчелек ярсый, әлбәттә, әмма нишлисең?! Үлчәүнең бер тәлинкәсенә җәмәгать фикерен, ризасызлык чаткыларын, ә икенчесенә тоткан статус, дәрәҗә, акчаны куйсаң, кайсы якның авыррак буласын уйлап та торасы юк.
Татарстан «алтыннары»
Татарстанның «алтын яшьләре» дә кимен куймый. Берничә ел элек Чаллыда кешеләрне талау белән күңел ачып йөрүче «алтыннар» бандасы кулга алынган иде. «Мажор» яшьләрнең икесе генә реаль хөкемгә тартылып, калган бишесе шартлы җәза алды. Күптән түгел Казанда да министрларның, түрәләрнең балалары, кияүләре, якын туганнары белән бәйле җинаять ачылды. Бай балаларын гашиш белән тәэмин итеп яткан наркотик сату кәсебе белән шөгыльләнүче затлар кулга алынды, ә берничә ел буе аларның хезмәтеннән файдаланган «алтын яшьләр» административ җәзага тартылып, өйләренә озатылды. Аларның исемнәре һәм наркодилерларның хезмәтләреннән чынлап та файдаланган гынамы икәнлекләре, түрә һәм министр әтиләр тырышлыгы белән киң җәмәгатьчелек өчен сер булып калды.
Менә шулай тормышның «сый-нигъмәтләреннән» максималь файдаланып, капчыклап акча туздырып, чат саен үзләренең «алтынлыкларын» күрсәтергә тырышып, кануннарга төкереп биреп гомер кичерә «алтын яшьләр». Без, гадиләргә, кайчакта көнләшеп, ә кайчагында нәфрәтләнеп, ММЧлар, интернет аша аларның «күңел ачулары»н күзәтеп яшәргә генә кала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар