Шәһри Казан
16+

27 сентябрь 2012 яңалыклары

  • 27 сентябрь 2012 - 08:59
    «Әтием түрә булганга күрә!»
    «Алтын яшьләр» - абруйлы яки югары урыннарда утыручы әти-әниләренең акчаларын туздыру хисабына җиңел һәм хәсрәтсез гомер кичерүче яшьләрнең уртаклык исеме. Халык телендә аларга карата «мажорлар» сүзе дә кулланыла. Аңлатмалы сүзлектә депутатларның, түрәләрнең балаларына карата шундый билгеләмә бирелгән.
    625
    0
    0
  • 27 сентябрь 2012 - 08:57
    Лаеклы ялны йә күрәбез, йә юк
    Россия Федерациясенең Хезмәт министрлыгы, 2030 елга кадәрге чорны колачлап, пенсия системасын үстерү стратегиясе проектын төрдәш министрлыкларга һәм ведомстволарга фикер алышу өчен юллады.
    607
    0
    0
  • 27 сентябрь 2012 - 08:54
    «Хәтер сандыгыннан» конкурсы дәвам итә
    Ел башында «Шәһри Казан» газетасы «Хәтер сандыгыннан» дигән конкурс игълан иткән иде. Бу уңайдан газетабызга хатлар даими рәвештә килеп тора. Хөрмәтле укучыларыбыз, конкурста катнашырга теләгегез булса, әле вакыт бар - язмаларны ел ахырына кадәр җибәрергә мөмкин. Конкурсның шартларын исегезгә төшереп узабыз. Сез яшәгән төбәкләрдә бик борынгы биналар, үзенең тарихи әһәмиятен...
    670
    0
    0
  • 27 сентябрь 2012 - 08:52
    Әби газета укырга өйрәтә
    Тизләштерелгән заман - нанотехнологияләр чорында яшибез. Моңа һәркем үзенчә җайлаша. Инде туксанны ваклап килүче әбием дә үз ысулын уйлап тапты.
    803
    0
    0
  • 27 сентябрь 2012 - 08:46
    Фәрештәләр белән очрашу
    2012 елның 10 августы. Җомга көненең таң алды. Тәрәзәләр шактый яктырып киткән. Ниндидер тышкы тәэсир мине йокыдан уятты. Күзем ачып җибәрүгә, үзем йоклый торган караватның кыйбла ягында терсәк буе гына ераклыкта өч кеше басып торганын күрдем. Гомер булмаган мондый хәлдән йөрәгем «жу» итеп китте. Яшермим, курыктым да, шикләндем дә, борчылдым...
    1020
    0
    0
  • 27 сентябрь 2012 - 08:43
    Күчтәнәч тә гошер сәдакасы?
    Аллага шөкер, быел да иртә яздан бирле мәш килеп сабый бала кебек карап-тәрбияләп, күп көч куеп үстергән яшелчә, җиләк-җимешләребезнең уңышы сөендерерлек булды. Аларны тыныч күңел белән җыеп алырга да насыйп әйләде. Үз бакчабызда үзебезнең хәләл көчебез белән үстергән булсак та, хезмәт җимешләребезне Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән үстерә алганлыгыбызны да онытып...
    2093
    0
    0
  • 27 сентябрь 2012 - 08:18
    «Мир бетмичә, ахмаклар бетмәс»
    Бу атна ахырында (28-30 сентябрьдә) Казанга эш визиты белән Мәскәү патриархы Кирилл килергә җыена. Шул нәүбәттән кайбер автомагистральләр һәм башкаланың үзәк урамнары ябылачак. Республиканың Эчке эшләр министрлыгы автосөючеләргә бу көннәрдә шәһәр үзәгенә барудан тыелып торырга һәм вакытлыча булачак уңайсызлыкларга аңлы рәвештә карарга чакыра. Аңлыйбыз инде, аңламый кая барасың, юлларны бикләп...
    743
    0
    0
  • 27 сентябрь 2012 - 08:16
    «Иректән кайтып килеш»
    «Концерттан кайтасыз, димәк», - дип сүз башлады таксист машинага кереп урнашуга. Концерт залы яныннан утырганга шундый нәтиҗә ясавы булгандыр. - Әйе, мин концерттан. Сез менә кичләрен дә тик тормыйсыз, акча эшләп йөрисез икән. - Акча эшләү генә дә түгел инде. Кеше белән аралашу ошый, яңа кешеләр белән танышу кызык миңа....
    675
    0
    0
  • 27 сентябрь 2012 - 08:13
    Каравы-ы-ыл! Талыйлар!
    Кеше күрмәгәндә генә. Бик күпләр өчен тормыш девизына әйләнгән әлеге җөмлә нәрсәгә генә этәрми - гайбәт чәйнәргә дә, таларга да, урлашырга да. Кайвакыт кешенең эш-гамәлләренә хәйран калып куясың. Ялгышуларсыз да булмыйдыр, әмма кеше әйберенә бер кул суздыңмы...
    686
    0
    0
  • 27 сентябрь 2012 - 08:12
    Яңа сезон, «Зәңгәр шәл», Мәйсәрә-Айгөл...
    Кәрим Тинчурин үзенең «Зәңгәр шәл» әсәрен 1926 елда иҗат итә һәм аны шул елны сәхнәләштерәләр. Беренче мәртәбә Мәйсәрә ролен артист Рокыя Кушловская, ә Булатны Кәрим Тинчурин үзе уйный. Аннары Мәйсәрә ролен башкару Галия Кайбицкая, Рауза Хәйретдинова, Флера Хәмитова, Фәридә Сафина, Венера Ганиева, Илсөя Төхвәтуллина, Гүзәл Минаковаларга насыйп була. Булат ролендә...
    878
    0
    0
  • 27 сентябрь 2012 - 08:09
    «Элекке рольләремнән рухи азык алам»
    Татарстанның атказанган артисты Илсөя ТӨХВӘТУЛЛИНА бик бәхетле артист. Ни өчен дисәң, аңа күпләр хыялланган халкыбызның йөзек кашы булган классик әсәрләрдә Галиябану (Галиябану»), Мәйсәрә («Зәңгәр шәл»), Зөләйха («Зөләйха») кебек рольләрне гәүдәләндерү насыйп булды. Әгәр Гаяз Исхакый исән булып, үзенең «Зөләйха»сында Илсөянең уйнаганын күрсә, аңа, һичшиксез, рәхмәт әйтер иде. Ул анда татар...
    902
    0
    0
  • 27 сентябрь 2012 - 08:06
    Россия Кубогына көрәш дәвам итә. «Рубин»нан башка
    Россия Кубогы финалының 1/16 өлешендә «Рубин» Красноярскиның «Енисей» командасы белән очрашты. Милли футбол лигасының (ФНЛ) урта хәлле әлеге клубы белән «Рубин» Беренче дивизионда чыгыш ясаган чорда сигез тапкыр очрашкан иде.
    848
    0
    0
  • 27 сентябрь 2012 - 08:05
    Борынга томау төшкән
    Әбиләр чуагы артта калды. Көннәр дә суытты. Урамда җил исә, бертуктаусыз яңгыр ява. Салкын тидереп авыручыларның да саны артканнан-арта бара.
    786
    0
    0
  • 27 сентябрь 2012 - 08:03
    Бакчада әле эшләр бетмәде!
    Гадәттә, без көз көне соңгы яшелчә, бәрәңгеләрне казып алгач, бакчада эш бетте дип, җиңел сулап куябыз. Ә чынлыкта анда әле эшнең очы-кырые күренми. Көз уңыш җыю чоры гына түгел, бакча сезонын ябу һәм кышка әзерләнү вакыты да бит. Киләсе елның уңышы ничек булачагы да кышка аны ничек әзерләп калдыруыңа бәйле....
    1247
    0
    0
  • 27 сентябрь 2012 - 08:02
    Шерше ля фам, ягъни хатын-кызны эзләгез
    Испания премьер-лигасында яңа сезон башланырга да өлгермәде, илнең гамәлдәге чемпионы «Реал» тирәсендәге имеш-мимешләр белән бөтен мәгълүмат чарасы тулды. Хәзер клуб вәкилләре үзарада гына калырга тиешле серләрне тышка чыгарган гаеплене эзләү белән мәшгуль. Шик уятучы билгеле кебек. «Реал» «йолдыз»ларының берсе Криштиану Роналду капкачы Икер Касильясның йөргән кызы спорт журналисты Сара Карбонероны...
    838
    0
    0
Реклама