16+

Украинада көн дә ызгыш

Украинада узган ел ахырында ук башланган тәртипсезлекләрнең әле һаман да очы-кырые күренми. Киресенчә, яңа көн яңа бәрелешләр, талаш-сугыш кына тудырып тора. Киевның Грушевская урамында 19 гыйнвардан бирле барган массакүләм чуалышлар аеруча да дәвамлы һәм канлы булды.

Бәрелешләр юктан гына кабынып китте, югыйсә. 19 гыйнвар көнне Югары Радага таба юл тоткан оппозиция хәрәкәтенең сукмагына хокук сакчылары аркылы чыкты. Халыкның реакциясе шуның кадәр кискен һәм аяусыз булачагын белсәләр, милиция хезмәткәрләре аларның юлын кисәргә җөрьәт итәр алдыннан кат-кат уйларлар, аларга ул боерыкны бирүчеләр дә икеләнер иде, мөгаен. Хәзер исә, нәтиҗәдә, зыян күрүчеләрнең гомуми саны 200 кешедән артып китә. Хокук сакчыларының 60ка якыны төрле авырлыктагы яралар белән хастаханәләргә үк озатылган.
Украинадагы тәртипсезлекләр ил хөкүмәтенең Евросоюз белән килешүгә кул куярга ашыкмавы аркасында кабынган иде. Соңрак Януковичның Россия тәкъдим иткән шартларны өстенрәк күрүе билгеле булды. Оппозиция исә хакимиятнең ул карары белән һаман да килешә алмый, хәзер ул чираттан тыш Президент сайлауларын үткәрүне таләп итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading