16+

Янукович та Шаһгалигә әйләнде

«Куркак», «сатлыкҗан», «чүпрәк», «буш куык» − Украинаның элеккеге Президенты Виктор Януковичка карата депутатларның, сәяси эшлеклеләрнең, журналистларның һәм хәтта гади халыкның авызыннан хәзер шундый сүзләр генә яңгырый. Илдә халык ризасызлыгы дулкыны урамнарны баса гына башлаган заманда, ул кеше барысын да рәткә китерер, дигән азмы-күпме ышаныч бар иде әле, әмма чуалышлар кан...

Янукович та Шаһгалигә әйләнде

«Куркак», «сатлыкҗан», «чүпрәк», «буш куык» − Украинаның элеккеге Президенты Виктор Януковичка карата депутатларның, сәяси эшлеклеләрнең, журналистларның һәм хәтта гади халыкның авызыннан хәзер шундый сүзләр генә яңгырый. Илдә халык ризасызлыгы дулкыны урамнарны баса гына башлаган заманда, ул кеше барысын да рәткә китерер, дигән азмы-күпме ышаныч бар иде әле, әмма чуалышлар кан...

«Куркак», «сатлыкҗан», «чүпрәк», «буш куык» − Украинаның элеккеге Президенты Виктор Януковичка карата депутатларның, сәяси эшлеклеләрнең, журналистларның һәм хәтта гади халыкның авызыннан хәзер шундый сүзләр генә яңгырый. Илдә халык ризасызлыгы дулкыны урамнарны баса гына башлаган заманда, ул кеше барысын да рәткә китерер, дигән азмы-күпме ышаныч бар иде әле, әмма чуалышлар кан кою, бар нәрсәне җимерү, шәһәрләрне сугыш кырларына әйләндерүгә үсеп җиткәч, аның ил башлыгы буларак булдыксызлыгында шик калмады. Ә илен ярымҗимерек, ярымфәкыйрь хәлдә ташлап, мәсхәрәле рәвештә качып китүе үзенең адресына атылган пычрак сүзләрнең хак булуын тагын бер кат дәлилләде.

Идарә итә белмәү үрнәге
Дүшәмбе көнне журналистларга биргән интервьюсы вакытында Харьков шәһәре башлыгы Геннадий Кернес: «Янукович хәзер кайда?» − дигән сорауга: «Виктор Федорович тарихта, ә гәүдәсенең кайда икәнлеген белмим», − дип җавап бирде. Дөрестән дә, кайда-кайда, ә тарихта Янукович үзенең тиешле урынын инде алды. Ул тарих битләренә халкын саткан, илен ташлап качкан куркак җан буларак кереп калачак. Мөгаен, киләчәктә Украина дәүләте тарихының иң хурлыклы битләре, Янукович исеменә бәйләп, мәктәп дәреслекләрендә дә урын алыр.
Янукович, корбаннар саны тагын да ишәймәсен өчен, баш күтәрүчеләр белән ахырга чаклы уртак тел табарга, килешергә тырышты, дип аны әле һаман да яклап ятучылар да бар. Тик бу мәсьәләгә мондый караш тәртипсезлекләр баш калкыта башлаган чакта гына үз-үзен аклап килде. Европа белән килешүгә кул куйдыруны алга сөрүчеләргә алмашка «евромәйдан»ны милләтчеләр, бандеровчылар, неофашист бандалары басып ала башлагач, аларга шунда ук кискен каршылык күрсәтергә кирәк иде. Җинаятьчеләр белән нинди уртак тел табып булсын?! Киев урамнарында үз хакимиятен көннән-көн киңрәк җәелдергән әлеге юнәлешнең «башын чабып ату» өчен Януковичның кулында бөтен нәрсә дә бар иде, югыйсә. Андый очракларда илдә гадәттән тыш хәл игълан итү һәм көрәшкә бөтен хәрби көчләрне җигү закон тарафыннан каралган. Әмма Янукович ахыргача сузды, ул хокук сакчылары белән хәрбиләрне радикаль төркемнәргә каршы бернинди коралсыз торырга мәҗбүр итте. Нәтиҗәдә, Ватанның күпме сакчылары мәгънәсез корбанга әйләнде. Алардан тыш, күпме тыныч халык, шул исәптән балалар да зыян күрде. Ул кеше үзенең Президент вәкаләтләреннән вакытында һәм дөрес файдаланган булса, Украинадагы мәхшәр шундый җимергеч төсмер алганчыга чаклы барып җитмәс иде.

Бар гаеп бер кешедә
Януковичны актыккача икеләнүе, төпле карарга килә белмәве дә харап итте. Ул, кырт кистереп, Европаның тәкъдименнән дә баш тартмады, Россиягә дә йөзе белән борылып бетмәде. Иле өчен кайсы юнәлеш хәерлерәк буласы, югыйсә, күптән билгеле иде бит. Европага Украинаның «донор» буларак кына кирәк булуы, ә Россиянең кан кардәшләренә дөрестән дә ярдәм итәргә теләгәне күпчелек сәясәтчеләрнең теленнән төшмәде. Россия дә Украина белән дуслыктан үз файдасын да күрер иде, дип каршы чыгарлар кайберәүләр. Сүз дә юк, Россия ул «союздан» үз мәнфәгатьләрен дә кайгырта алыр иде. Тик хәзерге заманда моңа аптырый торган түгел: бүген кешеләр арасындагы дуслык та күп очракта астыртын файданы күз алдында тотып корыла, ә илләр арасындагы хезмәттәшлекне әйтәсе дә юк. Төпле ышаныч белән шуны әйтергә була: Янукович Россиягә үзенә ярдәм итәргә рөхсәт итсә, Украинада барысы да элеккечә тотрыклы булыр иде.
Хәзер Януковичның куркаклыгы, өздереп әйтә, тәвәккәлли белмәвенең нәтиҗәсе - Украинаның бүгенге хәле. Шәһәрләрнең тышкы кыяфәтенә карый торган түгел, ил бөлгенлек чигендә, гражданнар сугышы бер очкыннан кабынырга тора, хакимият - муеннарына корал аскан кешеләр кулында, урыс теленә каршы дискриминация бара. Һәм илне шушы хәлгә китереп җиткерүдә бер адәм заты гына гаепле. Хакимиятне үз кесәсен баету чарасы итеп кенә кабул иткән кешедән тагын нәрсә көтәргә?! Шуңа күрә, аның адресына агылган пычракның, начар сүзләрнең лаеклылыгында шикләнергә дә кирәкми. Янукович та, безнең Шаһгали кебек, тарихка сатлыкҗан булып кереп калды...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading