16+

Казанда Сабантуйга бүләк җыйдылар

Бүген Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе каршындагы мәйданда милли бәйрәмебез Сабантуйга бүләкләр җыю йоласы узды.

Казанда Сабантуйга бүләк җыйдылар

Бүген Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе каршындагы мәйданда милли бәйрәмебез Сабантуйга бүләкләр җыю йоласы узды.

Россиядә 190нан артык халык яши, һәм Казан дәүләт мәдәният институты Татарстан халкының халык сәнгатен һәм мәдәни мирасын популярлаштыру юнәлешендә эзлекле эш алып бара. 1998 елдан башлап Казанда Сабантуйга бүләкләр җыюның борынгы традициясе яңадан торгызыла. Әлеге йоланың тамырлары борынгы заманнарга барып тоташа. Элек балалар һәм яшьләр бәйрәмдәге ярышлар һәм уеннар җиңүчеләре өчен бүләкләр җыйганнар. Бүген «Сабантуй — бүләкләр җыю» проекты кешеләргә шушы гореф-гадәтне кире кайтара. 

Бәйрәм программасы, һәрвакыттагыча, бик бай һәм мавыктыргыч булды. Кунаклар өчен халык уеннары, фольклор коллективлары чыгышлары, милли җырлар һәм биюләр тәкъдим ителде. Коеп ява башлаган яңгыр да кәефне бозмады, мул уңышка юралды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading