16+

1-7 апрельгә йолдызнамә: авырлыклар сезне куркытмас

Якыннарыгызга һәм сыналган кешеләргә генә ышаныгыз.

1-7 апрельгә йолдызнамә: авырлыклар сезне куркытмас

Якыннарыгызга һәм сыналган кешеләргә генә ышаныгыз.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Күп кенә әйберләр авыр бирелергә мөмкин, әмма сез бирешмисез һәм дөрес эшлисез. Үз принципларына һәм вәгъдәләренә тугры калган кешеләргә үзсүзлелек үз җимешен бирәчәк. Сез үзегезнең көткәннәрдән дә күбрәгенә ирешә аласыз.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Соңгы вакытта өметсез булып күренгән эшләрдә дә уңышка ирешергә мөмкин. Ашыгырга кирәкми. Башлаган эшегезне ахырына җиткерү өчен вакытыгыз җитәрлек. Ышанычлы, сыналган ысулларны файдалану яхшырак.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Кыенлыклардан котылып булмый. Күңелсез хәбәрләр, уңышсыз туры килүләр булуы ихтимал. Әмма акылны кушсагыз, барлык проблемаларны хәл итәргә мөмкин булачак. Якыннарыгыз белән аралашканда ачыктан-ачык булыгыз.

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Әлеге атнаны үткәреп җибәрү өчен шактый сабырлык кирәк булачак. Күп нәрсәләр сез теләгәнчә бармый һәм озак вакыт төзелеп килгән эшләр дә менә-менә ишелер сыман. Аны тотып калыр өчен күп көч куярга кирәк.

Арыслан (23 июль – 23 август)
Әгәр сак эш итсәгез, барлык киртәләрне дә җиңә алырсыз. Яхшы тикшерелгән кешеләргә киңәш сорап мөрәҗәгать итегез. Очраклы кешеләрнең кисәтүләрен игътибарсыз калдырыгыз. 

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Планнарыгызны үзгәртмәскә тырышыгыз, һәрбер вак-төяк тә үз урынында һәм вакытында калсын. Әгәр вакыйгаларга йомшак карасагыз, соңыннан алдагы көчне кире кайтару җиңел бирелмәс. 

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Элегрәк җибәрелгән хаталарны төзәтү мөмкинлеге булачак. Катлаулы бурычлардан һәм эш моментларыннан курыкмагыз. Хәзер уңыш бөтен җирдә сезгә юлдаш булыр. 

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Әйләнә-тирәдәгеләр белән идеяләрегез белән уртаклаша аласыз. Хәтта аз таныш булган кешеләрдән дә ярдәм алырсыз. Шәхси сорауларда үз интуициягезгә ышаныгыз.

Укчы (23 ноябрь – 21 декабрь)
Авырлыклар сезне куркытмас. Тормыш киртәләрен җиңү өчен яшәү энергиясе җитәрлек булачак. Вәзгыятьне үзгәртергә тырышмагыз, уңайлы вакытны көтегез. Акчалата керемнәр булырга мөмкин. 

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Барысы да шома бармый. Ниндидер вак-төяк борчулар һәм вакыйгалар булырга мөмкин. Эшлекле тәкъдимнәр начар тормышка ашырылачак, аларга алынмагыз. Шәхси мөнәсәбәтләрдәге катлаулы мәсьәләне хәл итеп бетерергә тырышыгыз.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Уңай хис-кичерешләр һәм яхшы кәеф сезгә юлдаш булачак. Яңа эшләр җиңел бирелә. Сез үзегездә яңа сәләтләр ача аласыз. Сезгә элек кадерле булган кешеләр белән күрешү мөмкинлеге булачак. 

Балык (19 февраль – 20 март)
Борчылмагыз, хәлне аек акыл белән бәяләргә тырышыгыз. Бу хаталарны булдырмаска һәм вакытны саклап калырга мөмкинлек бирәчәк. Якыннарыгызга һәм сыналган кешеләргә генә ышаныгыз. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading