16+

11-18 июньгә йолдызнамә

11 июня 2025, 15:30
3555
0
0
Уку өчен 3 минут

Кемнәндер илһам, кемнәндер таяныч көтәрсез. Ә иң зур таяныч – үз йөрәгегез. Кечкенә шатлыклардан зур канәгатьлек табыгыз.

11-18 июньгә йолдызнамә

Кемнәндер илһам, кемнәндер таяныч көтәрсез. Ә иң зур таяныч – үз йөрәгегез. Кечкенә шатлыклардан зур канәгатьлек табыгыз.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Сез гел кызу холыклы һәм беренче булырга яратасыз. Әмма тормыш сезнең сабырлыгыгызны сынарга мөмкин. Кечкенә уңышларны күрергә өйрәнегез. Үгезбозау

(21 апрель – 20 май)
Күптәнге теләкләрегезгә якынлашасыз. Әмма эш-гамәлләрегезне башкалар өчен түгел, күңелгә тынычлык бирерлек итеп эшләргә тырышыгыз. Беркемгә бер нәрсә дә дәлилләргә кирәкми. Җитәкчелек, гаилә, дуслар – барысы да үз урыннарында булыр, иң мөһиме – сезнең үз-үзегез белән тату яшәвегез. 

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Авыр сүзләрне күңелгә якын кабул итмәгез. Кайбер фикерләр күңелегезне рәнҗетергә мөмкин. Үзегезгә кирәкмәгән сүзләрне игътибарсыз калдырыгыз. Күптән күңелегездә йөрткән бер идеяне тормышка ашырыр вакыт җитә.

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Йөрәк белән яшисез, хисләргә биреләсез. Үткәннәрне искә төшереп, күңелегездә төрле уйлар туар. Әмма тормыш – агым. Артка түгел, алга карап яшәргә кирәк. Гаилә, якын кешеләр белән аралашу күңелегезгә җылы бирер. 

Арыслан (23 июль – 23 август)
Сезгә игътибар кирәк, ләкин кайвакытта мактау түгел, аңлау кадерлерәк. Үз-үзегезгә сорау бирегез: мин кем өчен тырышам? Үз максатларыгызны икенче планга куйган булсагыз, яңадан үз юлыгызга кайтыгыз. 

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Сез һәрвакыт тәртип яратасыз. Әмма тормыш сезне бераз иркенлеккә өйрәтәчәк. Барлык эшләрне планлаштырып булмый. Үзегезне тәнкыйтьләүне киметегез, киресенчә, үз-үзегезне мактарга өйрәнегез. 

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Сайлау сезнең тормышта еш була. Берничә юнәлеш арасында калырырга мөмкинсез. Ике як та файдалы, ләкин күңелегезне тыңлау, иң дөресе булыр. Башкалар фикерен исәпкә алыгыз, әмма үз теләгегезне дә онытмагыз.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Сезгә серләрен сөйләүчеләр артыр. Чөнки сез ышаныч тудырасыз, кемгә нәрсә әйтергә кирәклеген сиземлисез. Ихласлык сезнең өчен дә бик файдалы.

Укчы (23 ноябрь – 21 декабрь)
Хыялларыгыз күп, максатларыгыз зур. Әмма аларны гамәлгә ашыру өчен тәүге адым кирәк. Бу атнада тормыш сезгә ул мөмкинлекне бирәчәк, ә сез кечкенә генә эшне дә зурга әйләндерә беләсез. Яңа өлкәләрне өйрәнүдән курыкмагыз. 

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Сезне җаваплы, ышанычлы кеше буларак күрә башлыйлар. Эшләрегез өелеп торса да, үз бурычларыгызны җиң сызганып башкарырсыз, әмма ял турында да онытмагыз

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Сезнең фикерләр еш кына башкаларныкына охшамый, һәм бу бик яхшы. Гадәти булмаган уйлар, идеяләр белән уртаклашу файда китерәчәк. Әмма барысына да үзегез генә тотынмагыз. Ярдәм итәргә теләгән кешеләрне кире какмагыз.

Балык (19 февраль – 20 март)
Хыялларыгыз тирән, күңелегез йомшак. Бу арада сезгә күңелегезне аңлый торган кешеләр кирәк. Кемнәндер илһам, кемнәндер таяныч көтәрсез. Ә иң зур таяныч – үз йөрәгегез. Кечкенә шатлыклардан зур канәгатьлек табыгыз. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading