16+

23 - 29 гыйнварга йолдызнамә:

Эштә кискен үзгәрешләр булуы ихтимал, әмма бу сезнең эшчәнлек нәтиҗәсенә әллә ни йогынты ясамаячак. Әгәр дә сез кызыксыну һәм активлык күрсәтсәгез, бик перспективалы проект барлыкка килергә мөмкин.

23 - 29 гыйнварга йолдызнамә:

Эштә кискен үзгәрешләр булуы ихтимал, әмма бу сезнең эшчәнлек нәтиҗәсенә әллә ни йогынты ясамаячак. Әгәр дә сез кызыксыну һәм активлык күрсәтсәгез, бик перспективалы проект барлыкка килергә мөмкин.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Яллар бик күп кызыклы вакыйгалар һәм көчле хис-кичерешләр китерәчәк, аларның күп өлеше тормышыгызның романтик ягы белән бәйле булачак. Гаиләле Кучкарларның матди хәлләре яхшырыр, туганнарыгызга ярдәм итә алачаксыз. 

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Сезнең көннәрегез иминиятләштерү, табышны бүлү, финанс операцияләре белән мәшгуль булып үтәчәк. Бу юнәлешләр буенча катлаулы яки икейөзле ситуацияләргә эләгү ихтималы бар, әмма, бәхеткә, сез алардан зыян күрмичә генә чыга алачаксыз.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Тормышыгызны яхшырту өчен чын мөмкинчелекләр табарсыз. Шәхси өлкәне яхшырту өчен онлайн аралашуга басым ясап карый аласыз, бәлки сезнең кеше сезне шунда көтәдер...

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Кыслаларга хезмәт һәм ял арасында алтын урталык эзләргә, шул ук вакытта дуслары белән очрашуларга вакыт табарга кирәк. Гел эшләп кенә яисә гел ял итеп кенә тормыш алып бару авыр.

Арыслан (23 июль – 23 август)
Максатларыгызга ирешү өчен фикердәшләр табып, бер төркем белән эшләргә туры киләчәк. Атна ахырында эчке проблемаларыгыз үзләре турында искә төшерер, шуңа аларны бетерер өчен юллар эзләгез. 

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Бу йолдызлык астындагы күп кенә кешеләр кинәт кенә үзләре өчен гадәти булмаган юнәлешләр яки идеяләр белән мавыгып, яңа күнекмәләр һәм белемнәрне үзләштерергә мөмкин. Атна ахырында йөрәк-кан тамырлары проблемаларын профилактикалауга игътибар итәргә кирәк. 

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Атна дәвамында сездә җиңел һәм уңай кәеф өстенлек итәчәк, сез аны тормышыгызның барлык өлкәләренә күчерәчәксез. Акча мәсьәләсе көтелмәгән чыгымнар аркасында бераз начараерга мөмкин, ә сәламәтлек турыдан-туры кәефкә бәйле булачак.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Бу көннәрдә сезгә бер үк вакытта проблемалар да, уңышлар да “ишелер”. Тик бу сезнең өчен куркыныч түгел, сезнең чыгу юлы күптән әзер. Якшәмбегә мөһим очрашулар һәм сөйләшүләр планлаштырырга киңәш ителми.

Укчы (23 ноябрь – 21 декабрь)
Сезнең теләкләрегез кырыс чынбарлык белән кискен каршылыкка керер. Бу очракта төп бурычыгыз - алсу күзлекне тизрәк салу. Матур сүзләргә күмәргә мөмкиннәр, ләкин барлык мактау сүзләре дә чын күңелдән булмаска мөмкин.  

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Җыелган бөтен вак-төяк проблемаларны хәл итәргә тырышыгыз. Сезне очрашулар, шалтыратулар һәм кәгазь эшләре “дулкыны” зур диңгезгә алып кереп китәргә мөмкин. Бирешмәгез! 

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Искергән һәм кирәксез нәрсәләрдән жәлләмичә аерылырга кирәк, чөнки алар урынны да, вакыт да күп алып торалар. Тик истә тотыгыз: бу киңәш матди әйберләргә генә кагылмый.  

Балык (19 февраль – 20 март)
Тормыш авырлыклары китереп басса да, тискәре кәефкә бирешмәскә тырышыгыз. Эштә кискен үзгәрешләр булуы ихтимал, әмма бу сезнең эшчәнлек нәтиҗәсенә әллә ни йогынты ясамаячак. Әгәр дә сез кызыксыну һәм активлык күрсәтсәгез, бик перспективалы проект барлыкка килергә мөмкин. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading