16+

Ашыкмаска өйрәнү файдалы булыр: 13–19 февральгә йолдызнамә

Уйларда да, эшләрдә дә тәртип урнаштыру теләге көчле булыр. Артык вак-төяккә бәйләнү көчегезне генә алыр.

Ашыкмаска өйрәнү файдалы булыр: 13–19 февральгә йолдызнамә

Уйларда да, эшләрдә дә тәртип урнаштыру теләге көчле булыр. Артык вак-төяккә бәйләнү көчегезне генә алыр.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Күңелегездә ниндидер бушлык сизелергә мөмкин. Аны эш белән генә түгел, җанга якын аралашу белән дә тутыру мөһим. Якын кешегезнең җылы сүзе күп нәрсәне үз урынына куяр.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Бу атнада ашыкмаска өйрәнү файдалы булыр. Кайбер эшләр сез теләгәнчә тиз бармас, әмма моны киртә итеп кабул итмәгез. Тизлекне киметкәч, уйлар да, гамәлләр дә тәртипкә килер.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Ашыккан саен, юлыгызда вак-төяк киртәләр күбрәк очрар. Тормышны куып җитәргә түгел, ә аның агышын тоеп яшәргә кирәк. Сабырлык сезне артык сүзләрдән һәм кирәкмәгән үпкәләрдән саклар.

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Бу көннәрдә аралашу аеруча әһәмиятле булыр. Элек әйтелми калган сүзләр үзеннән-үзе телгә килер, күңелдә җыелган авырлык кимер. Якын кешенең гади генә киңәше дә уйландырыр. Иң мөһиме — тыңлый белү.

Арыслан (23 июль – 23 август)
Бер үк уйны кат-кат әйләндерүдән туктарга вакыт. Карар кабул итсәгез, шикләнмичә алга атлагыз. Үз-үзегезгә ышаныч арткан саен, тирә-юньдәгеләр дә сезгә башкача карый башлар.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Күңелегез бик сизгер: вак сүзләр дә йөрәккә тиз үтәргә мөмкин. Әмма һәр әйтелгәнне үзегезгә кагылышлы итеп кабул итмәгез. Кайчак кешеләр артык хисләнеп, үз борчуларын гына белдерә. Бу сезгә бөтенләй кагылмаска да мөмкин.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Сезне күрмиләр кебек тоелса да, хезмәтегез игътибарсыз калмас. Мактау көтеп эш итү урынына, күңел кушканны башкару отышлырак. Үзегезгә ышаныч арткан саен, нәтиҗәсе дә күренә башлар.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Күңелегез ирек һәм яңалык сорый. Гадәти көннәрне дә үзгәртеп була: кечкенә сәфәр, яңа шөгыль яки кызыклы очрашу җитә. Рух күтәрелсә, эшләр дә җиңелрәк барыр. Үзегезне чикләмәгез.

Укчы (23 ноябрь – 21 декабрь)
Бу атнада тормыш сезгә көзге кебек җавап кайтарыр. Кешеләргә нинди мөнәсәбәттә булсагыз, шуны ук үзегез дә тоярсыз. Сабырлык һәм тынычлык күп бәхәсләрне урап узарга ярдәм итәр, ә елмаю иң гади, әмма көчле коралга әверелер.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Башкаларда борчу тудырган сыйфатлар үзегездә дә бармы икән дип уйлап карагыз. Үзгәрешләрне читтән түгел, үзегездән башлау нәтиҗәлерәк булыр.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Күңел халәтегез әкренләп яктыра башлар. Элек сәер тоелган шатлык хәзер табигый күренешкә әверелер. Вакыйгаларның уңай якка борылуын үзегез дә сизәрсез. «Мин бәхетле», дигән сүзләр тел очына үзе үк килер.

Балык (19 февраль – 20 март)
Уйларда да, эшләрдә дә тәртип урнаштыру теләге көчле булыр. Артык вак-төяккә бәйләнү көчегезне генә алыр. Иң мөһим мәсьәләләрне аерып алып, нәкъ менә шуларга басым ясагыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading