16+

Гаиләгезгә игътибарны жәлләмәгез: 27 сентябрь - 4октябрьгә йолдызнамә

Тормыш сезне сынап карарга мөмкин. Барлык ишеткән сүзләргә ышанмагыз.

Гаиләгезгә игътибарны жәлләмәгез: 27 сентябрь - 4октябрьгә йолдызнамә

Тормыш сезне сынап карарга мөмкин. Барлык ишеткән сүзләргә ышанмагыз.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Бу көннәрдә сезгә аеруча гаилә җылысы җитмәскә мөмкин. Якыннарыгыз белән сөйләшәсегез килер, аларга күңелегезне борчыганнарны сөйли аласыз. Эшне кырыйга куеп, ялларны гаиләгез белән үткәрсәгез,үкенмәссез.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Тирә-юньдәге кешеләр кәефегезне төшерергә мөмкин. Бу кешеләргә игътибар да бирмәгез, нәрсәдер аңлатырга да тырышмагыз. Кайбер кешеләр колак белән ишетсә дә, күңел белән “ишетә” белмиләр.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Тамчыдан күл җыела дигән халык. Шуңа да барысы да тиз килеп чыкмаска мөмкин. Ашыкмыйча эш итегез. Һәрбер адымны уйлап эшләсәгез, нәтиҗәнең нәкъ сез теләгәнчә булуы ихтимал. Илһамны табигатьтән ала аласыз.

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Эштә барысы да уңышлы барса да, якыннарыгыз белән уртак тел табуы авыр булыр. Тигез урында әрләшүләр барлыкка килергә мөмкин. Бу атна әлеге аңлашылмаучанлыкларны хәл итәр өчен уңайлы вакыт.

Арыслан (23 июль – 23 август) 
Яңа иҗади  башлангычлар өчен әйбәт вакыт. Курыкмыйча барлык мөмкинлекләрне кулланыгыз. Ярдәм сез гомумән көтмәгән җирдән килергә мөмкин. 

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Матди байлыгыгызны тагын да арттыра аласыз. Ләкин моның өчен күп көч куярга кирәк булачак. Якын арада җиң сызганып эшләсәгез, соңрак җимешләренә сөенеп туя алмассыз.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Игътибарны күбрәк үзегезгә юнәлтегез. Күптән теләгән әйберегезне сатып алып, кәефегезне күтәрегез. Ниндидер кыенлыклар килеп чыкса, күңелегезне тыңласагыз, яхшырак булыр. Ул һичшиксез дөрес юл күрсәтер.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Үзеннән-үзе күптәнге проблемалар чишелүе, яңа танышлар барлыкка килүе ихтимал. Иң мөһиме, киреләнмичә генә, барысын да кабул  итегез.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)
Акча белән бик сак булыгыз, артык күп бетерергә киңәш ителми. Әҗәткә биреп тормавыгыз хәерлерәк. Бик ачуланып китеп, башкаларга “ташланмагыз”. Иң яхшысы вакытыгызны ялгызлыкта үткәрү.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Сүзләрегезне уйлап сөйләсәгез яхшырак булыр. Бик хисләнеп китеп, башкаларны үпкәләтүегез бар. Сез ничек уйлыйсыз, башкалар да шулай уйлый дигән сүз түгел. Артыгын сөйләп, үкенүегез бар.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Тормыш сезне сынап карарга мөмкин. Барлык ишеткән сүзләргә ышанмагыз. Барысын да яхшылап тикшереп, эш итсәгез, үзегезгә дә тынычрак булыр, нәтиҗәсе дә шатландырыр.

Балык (19 февраль – 20 март)
Йолдызлар кечкенә детальләргә аеруча игътибар итәргә киңәш итә. Аларның бу юлы зур роль уйнаулары бар. Бу арада барлык эшләр, уңай һәм тискәре булуына карамастан, тәҗрибә өчен яхшы саналыр. Гаиләгезгә игътибарны жәлләмәгез

Фото:  ru.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading