Бу көннәрне үзегезгә багышлагыз. Бу эгоизм түгел, ә күптән көтеп алынган, лаеклы ял.
Кучкар (21 март – 20 апрель)
Кыюлык, җитдилек кенә һәрвакыт көчлелек билгесе түгел. Кайвакытта йомшак булу, уртак тел табу кыюлыкка караганда да көчле була. Үзегездә шул йомшак шәхесне эзләп табыгыз.
Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Чит кешеләр сүзе сезне үз юлыгыздан тайпылдырырга мөмкин. Ирексездән үзегезне “ак карга” сыман тоя башлау ихтималы бар. Ләкин күңелегез сезнең дөрес юлдан барганыгызны белә.
Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Кешеләрне, вакыйгаларны үзгәртеп булмый, ләкин аларга карата мөнәсәбәтне үзгәртеп була. Күңелегезне төшергән әйберләргә карашларыгызны алыштырсагыз, алар могҗизалы рәвештә сезне “үпкәләтми” башлар.
Кысла (22 июнь – 22 июль)
Бәхеттән күкнең җиденче катында гына түгел, җитмеш җиденче катында булырсыз, ә күзләрегездән шатлык нуры гына балкып торыр. Йолдызлардан бер генә киңәш – шатлыгыгыз белән киң даирәгә бүлешмәгез.
Арыслан (23 июль – 23 август)
Сезнең алда ике китап тора: аның берсен сез башыннан ахырына кадәр укыдыгыз, ахырын да беләсез, ә икенчесен әле укымадыгыз. Ләкин шулар арасыннан сез гел беренчесен сайлыйсыз. Ә сүз монда, гомумән, китап турында түгел.
Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Кеше сүзен йөрәккә якын кабул иткән сыман, сез мактау сүзләрен дә шулай якын кабул итсәгез иде. Кемдер әйтә дә, шунда ук оныта, ә сез уйлап, үпкәләп йөрисез. Йөрәгегездә андый авыр уйларга урын бирмәгез.
Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Соңгы көннәрдә үзегезне марафонда катнашкан сыман хис итәсез, кемгәдер нәрсәдер дәлилләргә тырышасыз. Бу сезгә хас түгел. Чит “уеннарда” катнашмасагыз хәерлерәк.
Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Юл уртасында үткәннән килгән “кунак” һәм киләчәктән килгән “кунак” белән очрашу ихтималы бар. Һәрберсе сезне үз ягына тартыр, каушап калып кызу карар кылмасагыз яхшырак.
Укчы (23 ноябрь – 21 декабрь)
Йоклар алдыннан күз алдыгызга китергән хыялый дөнья ут тизлеге белән сезнең янга ашыга. Тормышыгызның төрле яклары уңай якка үзгәрә башлар. Бәхеттән очып китә күрмәгез.
Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Карьера баскычында инде озак утырдыгыз, бераз алга атларга вакыт. Якын арада белгечлегегезне һәм керемегезне арттыру өчен яхшы шартлар туачак. Барысы да сезнең кулда.
Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Бу атнаны гаиләгә, проблемаларын чишүгә, төер булган җирләрне сүтүгә багышлагыз. Якыннарыгыз сезнең игътибарга сусаган. Беренче адым булып тәмле төшке аш ясый аласыз.
Балык (19 февраль – 20 март)
Бу көннәрне үзегезгә багышлагыз. Бу эгоизм түгел, ә күптән көтеп алынган, лаеклы ял. Эчке дөньягыз тәртиптә, тынычлыкта булганда, тышкысы да җайлана башлар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар