16+

“Яратам” сүзләрен жәлләмәгез: 26–02 декабрьгә йолдызнамә

Күңел хисчән, әмма акыл да уяу. Кемгәдер ярдәм итү сезнең үзегез өчен дә дәва булачак.

“Яратам” сүзләрен жәлләмәгез: 26–02 декабрьгә йолдызнамә

Күңел хисчән, әмма акыл да уяу. Кемгәдер ярдәм итү сезнең үзегез өчен дә дәва булачак.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Утынның корысына очкын төшсә, ни була — сезнең кәеф булмаганда, кул астына эләккән кеше белән дә шулай була. Бер кабынсагыз, туктатып булмый. Иң мөһиме — бу вакытта яныгызда “суытып” торучы кешеләр булсын.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Үгезбозаулар өчен иң авыр көрәш – диванда ятып хәл җыю теләге белән бераз хәрәкәтләнергә мәҗбүрлек арасындагы көрәш. Бераз ихтыяр көчен күрсәтсәгез, өй дә җыештырылыр, үзегезне дә тәртипкә китерерсез.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Сезнең баштагы уйлар интернеттагы кебек: 25 уй, 40 фикер, 3 яңа проект. Берсен булса да ахыргача җиткерү – зур җиңү булачак. Дуслар белән сөйләшү җиңеллек бирер: башта сез аларга, соңыннан алар сезгә ярдәм итәр.

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Йөрәгегез йомшак, ә фикерләрегез җитди. Хыялны чынга ашыру өчен бөтен ысулларны кулланасыз, ләкин барып чыкмый. Бәлки, йөрәкне тыңлап, күңел кушканча эшләргәдер? Үз холкыгызны барыбер җимерә алмыйсыз.

Арыслан (23 июль – 23 август)
Эштә дә, өйдә дә сезне тыңлаячаклар, күзәтерләр, хәтта сер итеп киңәш тә сорарлар. Әмма «супергерой» режимына күчмәгез: ял да кирәк. Сөйгән ярыгыз белән мөнәсәбәтләрне җылыту өчен “яратам” сүзләрен жәлләмәгез.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Планлаштыруны яратасыз, әмма тормыш: «План? Ә нинди план?» – дип көтелмәгән бормалы юллар ясап куяр. Борчылмагыз – сез барыбер барысын да җайлап чыгарсыз. Сәламәтлегегезгә игътибар итегез: артык күп кофе файдага түгел.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Һәр карарны үлчәп, тикшереп тору – сезнең стиль. Әмма кайбер сайлаулар тиз булырга тиеш, чөнки мөмкинлек озак көтми. Шуңа күрә холкыгызның бу ягын да шомартып карагыз.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Эчке сизгерлегегез көчәя, һәм сез кешеләрнең ниятен китап укыган кебек таныйсыз. Ләкин кирәкмәгәндә дә шикләнеп йөрү артык хәлегезне ала. Шулай да, акча мәсьәләсендә сизгерлек файдага булыр.

Укчы (23 ноябрь – 21 декабрь)
Сезне юллар чакыргандай булыр: каядыр йөрисе, барасы, күрәсе килә. Ә барып булмаса, өй шартларында булса да үзгәртүләр ясагыз: кечкенә адым да әлегә җитеп тора.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Эш күп, ләкин сез шундый шартларда гына чыныгасыз. «Кирәк»ләрне тизрәк бетерсәгез, атна ахырында күңелле ял көтә. Күптәнге бер таныштан хәбәр булуы ихтимал — гаҗәпләнмәгез.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Илһам килә, китә, тагын килә, ә сез аны куып тотарга тырышасыз. Яңартулар ясыйсы килер, хәтта өйдә ремонт планы да уйга килер. Ләкин башлаганны ахыргача җиткерү – төп бурыч. Әллә ничә проектка чәчелмәгез.

Балык (19 февраль – 20 март)
Күңел хисчән, әмма акыл да уяу. Кемгәдер ярдәм итү сезнең үзегез өчен дә дәва булачак. Мәхәббәт өлкәсендә әйтелмәгән сүзне әйтү вакыты. Ә акча мәсьәләсендә кулыгыздан чыгып китәргә яраткан «вак акчаларны» тотып торыгыз, юкса кайда югалганын сизмичә калырсыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading