16+

Яхшы эш тәкъдим итәчәкләр: 9-15 августка йолдызнамә

Атна сезнең өчен бик уңайлы булачак, хәтта аз гына тырышлык та сизелерлек нәтиҗәләргә китерәчәк.

Яхшы эш тәкъдим итәчәкләр: 9-15 августка йолдызнамә

Атна сезнең өчен бик уңайлы булачак, хәтта аз гына тырышлык та сизелерлек нәтиҗәләргә китерәчәк.

Кучкар (21 март-20 апрель)
Ашыкмаска, берьюлы берничә эш белән шөгыльләнмәскә тырышыгыз. Энергиягезне зур планнарыгызны тормышка ашыру өчен атна азагына саклагыз. 

Үгезбозау (21 апрель-20 май) 
Шәхси тормышыгызда шактый текә, ләкин күңелле борылышлар булырга мөмкин. Бу атнада аралашулар, күрешүләр, романтик вакыйгалар күп булачак.

Игезәкләр (21 май-21 июнь) 
Киңәш сорап коллегаларыгызга мөрәҗәгать итегез, бу коллективта киеренкелекне юкка чыгарачак. Җомга ерак сәфәрләр көтелә.

Кысла ( 22 июнь-22 июль)
Тирә-юньдәгеләрнең киңәшләренә колак салу да сезнең файдага булырга охшап тора. Сез үзегезне күрсәтә аласыз, хезмәттәшләрегез һәм җитәкчегезнең хөрмәтенә лаек булырсыз.

Арыслан ( 23 июль-23 август)
Сезгә мөһим мәсьәләләрне дә, вак-төякләрен хәл иткәндә дә һөнәри осталыгыгызны күрсәтергә һәм исбатларга кирәк булачак. Әгәр сез моны эшли алсагыз, абруегыз сизелерлек артачак. 

Кыз ( 24 август-23 сентябрь)
Күп нәрсәне яңа баштан, чиста биттән башларга туры киләчәк. Үз көчегезгә һәм мөмкинлекләрегезгә генә исәп тотсагыз яхшырак булыр. Үз башыгыз белән уйлап эшләгән эш уңышлы булачак.

Үлчәү ( 24 сентябрь-23 октябрь) 
Бу атнада бераз маңгай тирләрен сөртергә туры килер. Нәрсә белән генә шөгыльләнсәгез дә, ул сездән гаять зур киеренкелек һәм фидакарьлек таләп итәчәк. 

Чаян( 24 октябрь-22 ноябрь) 
Пәнҗешәмбе көнне күрсәтелгән инициатива саллы табыш китерергә вәгъдә итә. Сезнең абруегыз үсә. Эш күп булачак, әмма шәхси тормышыгыз турында онытмагыз. 

Укчы( 23 ноябрь- 21 декабрь) 
Сезгә күп акча китерә торган яхшы эш тәкъдим итәчәкләр. Теләсә нинди мәгълүматны, эшлекле һәм шәхси планны тәнкыйть күзеннән бәяләргә тырышыгыз.

Кәҗәмөгез ( 22 декабрь-20 гыйнвар) 
Артык күп кеше белән аралашмавыгыз яхшырак. Катлаулы проблемалар турында фикер алышканда, бары тик кыскача гына сөйләргә тырышыгыз. Шимбә җитди гаилә мәсьәләләрен хәл итү өчен уңайлы.

Сукояр ( 21 гыйнвар-18 февраль)
Атна сезнең өчен бик уңайлы булачак, хәтта аз гына тырышлык та сизелерлек нәтиҗәләргә китерәчәк. Әмма тирә-юньдәгеләр белән үзара аңлашу шактый авыр булырга мөмкин.

Балык ( 19 февраль- 20 март) 
Кайберәүләрне бик тиз генә үзегезгә буйсындырасы килүегез аңлашыла, шулай да, бераз сабыр итәргә туры киләчәк. Шимбә йорт һәм гаилә өчен кыйммәтле әйбер сатып алырсыз.

Фото: ru.freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading