16+

Иң мөһиме – күңел тынычлыгы саклагыз: 2-9 августка йолдызнамә:

Сезгә бер урында гына утырырга кирәкми, уйларыгызны таратыр өчен һичюгы урам әйләнеп булса да кайтыгыз.

Иң мөһиме – күңел тынычлыгы саклагыз: 2-9 августка йолдызнамә:

Сезгә бер урында гына утырырга кирәкми, уйларыгызны таратыр өчен һичюгы урам әйләнеп булса да кайтыгыз.

Кучкар (21 март – 20 апрель) Алдыгызга-артыгызга карамыйча башыгызны ташлап каядыр чабасыз да чабасыз. Бераз ял итү турында уйларга да кирәктер инде.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май) Ике ут арасында калырга туры килмәгәе әле сезгә. Беркемне дә яклап сүз әйтмәгез. Ахырдан таякның авыр башы үзегезгә төшүе ихтимал.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь) Ачуыгыздан ярылырдай булсагыз да, тышка чыгармагыз. Аңа  башка чыгу юлы эзләгез, һичюгы урманга барып бар көчегезгә кычкырып булса да кайтыгыз.

Кысла (22 июнь – 22 июль) Эш күп диеп уфтанмагыз, эшләп кеше үлми. Үзегезнең кирәклегегезне тыю ук рәхәтлек бирә бит. Бераз шул ягын да уйлагыз.

Арыслан (23 июль – 23 август) Әңгәмәдәшегезнең тел төбенә төшенергә тырышыгыз. Аның сезгә зур әһәмияткә ия берәр яңалык әйтергә тырышуы ихтимал.

Кыз (24 август – 23 сентябрь) Әйләнә-тирәдәгеләрнең сөйләшүләренә колак салгалагыз. Шул рәвешле кайчак шәп мәгълүмат эләктереп алып була. 

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь) Сезгә ике нәрсәнең берсен сайларга кирәк булачак. Ныклап уйлагыз. Ахырдан, ник алай итмәдем икән, дип сагышланып йөрергә туры килмәслек булсын.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь) Сезгә бер урында гына утырырга кирәкми, уйларыгызны таратыр өчен һичюгы урам әйләнеп булса да кайтыгыз.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь) Озак уйлыйсыз, тимерне кызуында сугарга кирәк. Яшәү урынын алыштыру мәсьәләсе килеп басарга да мөмкин.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар) Алтын урталыкны табарга тырышыгыз. Бөтен эшне дә эшләп бетереп булмый. Бераз ял итәргә дә кирәк. санаторийга бару ягын карагыз.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль) Сәламәтлегегез турында кайгыртыгыз, игътибарсызлыгыгыз кыйммәткә төшмәсен. Матур уйлар уйларга тырышыгыз, яманнарын куып таратыгыз.

Балык (19 февраль – 20 март) Бертуктаусыз чабуыгызның нәтиҗәсен берничә айдан күрерсез. Иң мөһиме – күңел тынычлыгы саклагыз.

Фото: ru.freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading