16+

Йолдызлардан киңәш: 18–24 февральдә нәрсәгә игътибар итәргә?

Кичләрне артык уйланып үткәрмәгез, сезгә бераз җиңеллек кирәк.

Йолдызлардан киңәш: 18–24 февральдә нәрсәгә игътибар итәргә?

Кичләрне артык уйланып үткәрмәгез, сезгә бераз җиңеллек кирәк.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Хисләр акылга караганда көчлерәк булыр. Кемнеңдер сүзе күңелгә авыр тияргә мөмкин, ләкин аны күңел төбенә төшереп сакламагыз. Эштә вак уңышлар сөендерер. Сәламәтлеккә игътибарлы булу хәерле. 

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Башыгызда яңа фикерләр кайный. Әмма барысын да берьюлы тормышка ашырырга ашыкмагыз. Якыннарыгыз сезнең ярдәмгә мохтаҗ булырга мөмкин. Кичләрне артык уйланып үткәрмәгез, сезгә бераз җиңеллек кирәк.

Игезәкләр (21 май – 20 июнь)
Бу атнада сабырлыгыгыз сыналачак. Ләкин ашыкмыйча эш иткәндә генә җиңү сезнең якта булачак. Өлкән кеше белән сөйләшү файдалы киңәш бирер. Матди мәсьәләләрдә өстәмә төгәллек сорала.

Кысла (21 июнь – 22 июль)
Юл, хәрәкәт, очрашулар темасы — атнагыз шулар белән бәйле булыр. Әмма артык йөкләнеш үзен сиздерергә мөмкин. Һәр чакыруны кабул итү мәҗбүри түгел. Күңелегезне күтәргән кешеләр белән генә аралашыгыз. 

Арыслан (23 июль – 22 август)
Сезне бу атнада эчке сиземләү коткарыр. Кемгә ышанырга, кайда туктарга икәнен йөрәгегез генә дөрес әйтер. Көнкүреш мәшәкатьләре бераз арытса да, нәтиҗәсе шатландырыр. Күптән уйланган эшне башлап җибәрү өчен кулай вакыт.

Кыз (23 август – 22 сентябрь)
Ике ут арасында калу ихтималы бар. Йөрәк белән акыл “сөйләшеп” килешкәннән соң гына карар чыгарыгыз. Дуслардан көтелмәгән тәкъдим булырга мөмкин. Акча мәсьәләсендә саклык комачауламас. Атна ахырында күңелегез җиңеләеп китәр.

Үлчәү (23 сентябрь – 22 октябрь)
Тәртип яратуыгыз ярдәм итәр. Игътибарсыз “чәчелеп” яткан эшләрне барлап чыксагыз, күңелегез тынычланыр. Кемгәдер киңәш бирергә туры килер, әмма артык кырыс булмагыз. 

Чаян (23 октябрь – 21 ноябрь)
Сезнең фикерегезне сораучылар күбәер. Ләкин һәр бәхәскә керү мәҗбүри түгел. Кайбер очракта дәшми калу да абруйны саклый. Эштә вак-төяк тоткарлыклар булса да, гомуми юнәлеш дөрес. 

Укчы (22 ноябрь – 21 декабрь)
Сез күбрәк башкалар турында кайгыртырсыз, әмма үзегезне дә онытмагыз. Сәламәтлеккә игътибар артсын: йокы һәм тынычлык җитәрлек булсын. Атна ахыры яхшы хәбәр китерер.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 19 гыйнвар)
Артык күп вәгъдә бирүләрдән сак булыгыз: һәр әйтелгән сүз җаваплылык сорый. Эштә яңалык ишетүегез ихтимал, әмма шунда ук карар чыгарырга ашыкмагыз. 

Сукояр (20 гыйнвар – 18 февраль)
Акча һәм чыгымнар темасы бу атнада алгы планга чыгар. Кирәкне кирәксездән аера белсәгез, үзегезгә рәхмәт әйтерсез. Якын кешегез белән ихлас сөйләшү күңелдәге авырлыкны җиңеләйтер. Кайчак нык тору түгел, ә җайлап кына аңлату нәтиҗәлерәк.

Балык (19 февраль – 20 март)
Бу атнада ашыгу сезгә ярдәмче түгел, киресенчә, аяк чалырга мөмкин. Кайбер эшләр “хәзер үк кирәк” дип кычкырса да, бераз туктап уйлау отышлырак булыр. Сезнең туры сүзегезне һәркем дә дөрес аңламаска мөмкин, шуңа күрә фикерегезне йомшаграк итеп җиткерү файдалы. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading