Бүгенгене иртәгегә калдырмагыз. Атна башында нәрсәгә тотынсагыз да, эшегез уңар, файдаланып калыгыз.
Кучкар (21 март – 20 апрель)
Кучкарларда эгоизмның баш калкыткан мәле. Аларның бары тик үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртасы, үз дөньяларында гына “кайныйсы” килә. Моңарчы “кул җитмәгән” шәхси проблемаларын бик җиңел генә хәл итеп куярлар.
Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Үгезбозауларга эшне иң мөһим мәсьәләләрне чишүдән башларга киңәш ителә. Көтмәгәндә күптән биреп оныткан әҗәтен кире кайтарырлар, уйламаган җирдән зур гына күләмдә акча кереп, сөенерләр.
Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Сәламәтлекләренә игътибар итәргә кирәк. Хроник авырулар баш калкыту куркынычы бар. Кирәкмәгәнгә нервларыгызны “ашамагыз”, хискә бирелеп китеп, бәхәскә кермәгез.
Кысла (22 июнь – 22 июль)
Кыслаларның тормышына ыргылып үзгәрешләр килеп керә. Каушап калмагыз, колач җәеп каршы алыгыз. Кайсы гына өлкәне алсаң да - мәхәббәт, гаилә, карьера – бар өлкәдә дә күңелле һәм сөенечле яңалыклар көтелә.
Арыслан (23 июль – 23 август)
Акчаларын кирәкмәгәнгә туздырмый тору хәерлерәк булыр. Чөнки акча ягы “такыраерга” мөмкин. Гаиләгезгә карата игътибарлырак булыгыз, буш вакытларыгызны алар белән уздырырырга тырышыгыз.
Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Сәламәтлегегезне кайгыртыгыз. Сөйгәнегез белән үзара аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмасын өчен күбрәк сөйләшергә тырышыгыз. Борчыган нәрсәләрне яшермичә әйтергә үзегездә көч табыгыз. Шимбә сезне күңелле вакыйгалар көтә.
Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Эштә эшләнеп бетмәгән, тиз эшлисе эшләр тау кебек өелеп тора. Гаиләдә дә шул ук хәл. Ике якны да тигезләр өчен йомшак телегезне, якты йөзегезне кызганмагыз. Һәм әлбәттә... кызуырак кыймылдагыз.
Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Шәхси мөнәсәбәтләрдә зур сынаулар аша узарга туры килмәгәе. Үз-үзегезгә бикләнмәгез. Ялгызлыктан качарга, фикердәшләр, дуслар табарга тырышыгыз. Атна ахырына барысы да җайлана.
Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)
Яңа романтик мөнәсәбәтләр барлыкка килүе ихтимал. Гаиләле Укчыларның исә ире яки хатынына карата хисләре тагын да көчәергә мөмкин. Сөйгәнегезне бүләкләр белән сөендерегез. Маҗараларга бай атна.
Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Авыр эштән курыкмагыз, сез нәрсәгә тотынсагыз да җиңел башкарып чыгарсыз.
Кыюырак булыгыз, үзегезне иркенрәк тотыгыз. Вак-төяк көндәлек проблемаларны күпертеп, үзегезгә өстәмә проблема ясамагыз.
Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Күңелләрен борчып торган уйлардан арынырга тырышырга киңәш ителә. Язгы депрессиягә бирешмәгез, стаканның яртылаш буш та, яртылаш тулы да булырга мөмкин икәнен исегездән чыгармагыз.
Балык (19 февраль – 20 март)
Бүгенгене иртәгегә калдырмагыз. Атна башында нәрсәгә тотынсагыз да, эшегез уңар, файдаланып калыгыз. Атна ахыры көтелмәгән күңелле маҗаралар белән истә калыр.
Фото: freepik.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар