16+

Мәхәббәт үлчәү яратмый: 5-11 июньгә йолдызнамә

Кайчак язмыш безгә җавап түгел, ишарә генә җибәрә.

Мәхәббәт үлчәү яратмый: 5-11 июньгә йолдызнамә

Кайчак язмыш безгә җавап түгел, ишарә генә җибәрә.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Күптән үзегезне борчыган сорауга җавап эзлисез кебек. Әмма җавап читтән түгел, эчтән киләчәк. Кеше бөтен дөньяны тыңлап ишетеп тә, үз күңелендәге тавышларны ишетмәскә мөмкин.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Тормыш сезгә бу атнада: «Ә син үзең нәрсә телисең?» – дигән сорау бирергә мөмкин. Башкаларга җайлашып яшәүдән арыгансыздыр, бер кечкенә карарыгыз киләсе айларга тәэсир итә ала. 

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Сүзләрегезнең көче арта. Бер җөмлә белән кешене күтәрергә дә, күңелен төшерергә дә мөмкин булачак. Шуңа күрә бу атнада телегез йөрәгегездән алда чапмасын. 

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Бу атнада сезгә дә яңарыш кирәк булыр. Иске үпкәләрдән арынсагыз, күңелегездә урын бушар. Ә буш урынга бәхет керергә ярата.

Арыслан (23 июль – 23 август)
Игътибар үзәгендә булу рәхәт, әмма һәр мактау сүзенә ышанып бетмәгез. Чын кешеләр артык кычкырып сөйләми.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Барысын да контрольдә тотарга теләү кайчак арканны артык кысып җибәргән кебек була. Кайбер хәлләр сез катнашмыйча да матур гына чишелә ала. 

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Мәхәббәт үлчәү яратмый. Йөрәк акыл белән бәхәсләшергә мөмкин. Җиңүче булмас, әмма дөрес юл табылыр.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Интуициягезгә колак салыгыз. Кемдер матур сүзләр сөйләр, әмма күзләренә дә карарга онытмагыз. Чын җавап шунда булыр.

Укчы (23 ноябрь – 21 декабрь)
Сезнең алда яңа мөмкинлекләр ачылыр. Әмма һәр ишекне дә ачып карау кирәк түгел. Кайберләрен язмыш үзе вакыт җиткәч кенә ачар.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Сезгә артка борылып карамаска кирәк. Кайбер кешеләрнең фикере сезне артык борчый башлаган. Үз юлыгыздан барганда, чит тавышлар сүрелә ул.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Күңелегездә кечкенә генә давыл купкан булса да, тыштан тыныч күренергә тырышасыз. Әмма һәр нәрсәне эчтә йөртүдән файда юк. Бер сөйләшү күп нәрсәне үз урынына куяр.

Балык (19 февраль – 20 март)
Кайчак язмыш безгә җавап түгел, ишарә генә җибәрә. Бу атнада шундый вак билгеләргә игътибарлы булыгыз. Очраклы сүз, көтелмәгән хәбәр яки иске җыр күңелегездәге сорауга җавап бирергә мөмкин. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading