Үзегезне үзегез тыңларга өйрәнегез. Әйе, дусларыгыз шәп киңәшләр бирергә мөмкин. Ләкин..
Кучкар (21 март – 20 апрель)
Тормышка һәм гомумән дөньяга карата фикерегез үзгәрергә мөмкин. Алдан тиз кызучан, түземсез булсагыз, хәзер холкыгыз тынычлана, сабырлана барганын тоя башлый аласыз. Бу үзгәрешләр яхшыга булыр.
Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Атна сездән мөмкин кадәр игътибарлылык таләп итәчәк. Сезнең ашыгасы, тиз генә эшләп куясы килсә дә, чынбарлыкта, киресенчә, сабыр булырга туры килер. Бу, үз чиратында, хаталар санын киметер.
Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Акчаны рәхмәт әйтеп, җиңел җибәрергә өйрәнегез. Акча әйләнештә булырга тиеш. “Кара көн”гә акча җыя-җыя, бүгенге көнегез турында онытасыз. Киләчәк турында уйлау яхшы, ләкин ул бүгенге көнегезне бозмасын.
Кысла (22 июнь – 22 июль)
Әгәр дә сез үзегезне ялгыз хис итәсез икән, бары тик шуны белегез: сез һичшиксез сезне берсүзсез аңлый торган кешене очратачаксыз. Чөнки сез моңа лаек, ә ялгызлык ул вакытлыча күренеш кенә.
Арыслан (23 июль – 23 август)
Күңелегездә җыелган авыр уйларны иртәме-соңмы бушатырга кирәк. Сезнең яныгызда аңлый алырлык кешегез булмаса, моң-зарларыгызны песигә яисә табигатькә сөйләгез. Җавап кайтара алмаслар да, тыныч кына тыңлый алалар.
Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Эшегездә тау-тау эш, өегездә тау-тау мәшәкатьләр булса да, тынычланыр өчен сезгә хәтта глицин да кирәкмәс. Чөнки сез аякта нык торасыз һәм үз көчегезгә ышанасыз. “Булдырасыз” дип әйтергә генә кала.
Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Әйе, сез һәрвакыт үзегез теләгәнне гел ала алмаска мөмкинсез. Һәм кайвакытта үпкәләмичә, "ярар инде" дип әйтеп, алга таба барырга кирәк. Чөнки бу сезгә вакыт кирәк дигәнне генә аңлата: я яңадан тырышыр өчен, я яхшыракны табар өчен.
Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Үзегезне үзегез тыңларга өйрәнегез. Әйе, дусларыгыз шәп киңәшләр бирергә мөмкин. Ләкин сез үзегезне белгән сыман, башка беркем дә белми. Бөтен сорауларыгызга җаваплар инде күңелегездә бар.
Укчы (23 ноябрь – 21 декабрь)
Башыгызда фәлсәфи фикерләр туу ихтимал. “Ә нигә, ни өчен, бәлки?” сыман сораулар башыгызны биләп алыр. Аларның күбесенә җәмгыять әле дә җавап эзли, шуңа артык мавыкмагыз.
Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Минусны минуска кушкач, плюс булган сыман, бер күңелсез көнне икенче күңелсез көнгә кушкач һичшиксез бер шатлыклы көн килеп чыгарга тиеш. Моңаеп, зарланып утырып армадыгызмы әле?
Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Әйе, бу атнада сезне ноль проблема көтә, ләкин аның каравы үтәлүне көткән якынча йөз эш кырыйдан гына күз кысып тора. Уфылдап утырырга вакыт юк, кызу-кызу эшкә тотынырга кирәк.
Балык (19 февраль – 20 март)
Бәхетле тыныч көн формуласы: ун минут эшләп, ярты сәгать ял итү. Ләкин бер искәрмә бар: көн ахырына сез бөтен эшегезне эшләп бетермәскә мөмкинсез. Кайсын сайлауны үзегез билгеләгез.
Комментарийлар