16+

Олы юлга кузгалырга вакыт! 11-17 мартка йолдызнамә

Көтелмәгән очрашулар булырга мөмкин.

Олы юлга кузгалырга вакыт! 11-17 мартка йолдызнамә

Көтелмәгән очрашулар булырга мөмкин.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Эшегездә яңа мөмкинлекләр күренә башлар. Әмма барысын да берьюлы эшләргә ашыкмагыз. Шәхси тормышта да күңелле сөйләшүләр, кич утырулар көтелә. Акчага сак карагыз, бераз җыеп бару зыян итмәс.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Бу атнада көндәлек мәшәкатьләр артырга мөмкин. Шулай да сез барысын да тәртипләп өлгерерсез. Сөйгән кешегез белән вак-төяк бәхәсләр булса да, озакка бармас. Сәламәтлек өчен ял итәргә онытмагыз.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Якын кешеләр белән сөйләшкәндә сабыррак булыгыз. Кайчак сез бер сүзгә бер мәгънә саласыз, ә кеше башка мәгънә белән кабул итә. Эштә артык борчылырга кирәкми. Барысы да әкренләп җайланыр.

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Эштә активлык күрсәтсәгез, нәтиҗәсе күренер. Кайбер планнарыгыз сез уйлаганнан да уңышлырак барып чыгар. Шәхси тормышта да җылы мизгелләр булыр. Акчага килгәндә, зур чыгымнарны соңракка калдырып тору хәерлерәк.

Арыслан (23 июль – 23 август)
Кәефегез күтәренке булыр, энергиягез дә җитәрлек. Эштә яңа идеяләрегезне башкалар да хуплар. Ләкин җиңел килгән акчаны тиз туздырмаска киңәш ителә. Алда кирәкле чыгымнар булырга мөмкин.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Якындагы көннәр тәртип урнаштыру өчен яхшы. Эшләрне берәм-берәм хәл итсәгез, барысы да җиңелрәк барыр. Өйдәгеләр белән дә уртак тел табу җиңел булачак. Сәламәтлеккә игътибар итегез, артык ару-талудан сакланыгыз.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Кешеләр белән аралашу күп булыр. Эштә дә, шәхси тормышта да уртак фикергә килүне зур бәхәстән качу юлы итеп кабул итегез. Дуслардан яхшы хәбәр ишетергә мөмкинсез. 

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Бу атнада игътибарлы булу кирәк. Кайбер мәсьәләләрне ашыкмыйча карау файдалырак. Шәхси тормышта иске үпкәләрне искә төшермәскә тырышыгыз. Йоклар алдыннан, саф һавада урам әйләнеп кайтсагыз, сәламәтлегегез зур рәхмәт әйтер. 

Укчы (23 ноябрь – 21 декабрь)
Яңа планнар һәм кызыклы тәкъдимнәр зур дулкын сыман өстегезгә “коелыр”. Эштә үзегезне күрсәтү мөмкинлеге туа, күз йомып, “Мин әзер түгел дип,”- артка чигенмәгез. Гаиләдә җылы атмосфера сакланыр,  ахыры тыныч үтәр.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Эш мәсьәләләрендә сабырлык кирәк булыр. Кайбер эшләрнең чынга ашуы өчен бераз вакыт таләп ителер. Әмма тырышлык юкка китмәс. Өйдәгеләр белән күбрәк аралашу кәефегезне күтәрер.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Көтелмәгән очрашулар булырга мөмкин. Алар сезгә файдалы фикерләр бирер. Эштә вак мәшәкатьләр булса да, тиз хәл ителер. Көтмәгән җирдән акча керсә, аны туздырыр алдыннан, каян “кергәнлеген” тикшерү зыянга булмас.

Балык (19 февраль – 20 март)
Яз килде. Димәк начар кәефне һәм бетмәс арганлыкны “кышкы депрессия” дип аклап булмас. Шәхси “яңа елыгызны” нәкъ менә яздан башлагыз. План төзеп, максатлар билгеләп, олы юлга кузгалырга вакыт!
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading