16+

Серегезне сер итеп сөйләмәсеннәр: 9-16 февральгә йолдызнамә

Җылылык, күңелгә рәхәтлек бирә торган өлкәне сайлагыз да, курыкмыйча, шунда атлагыз.

Серегезне сер итеп сөйләмәсеннәр: 9-16 февральгә йолдызнамә

Җылылык, күңелгә рәхәтлек бирә торган өлкәне сайлагыз да, курыкмыйча, шунда атлагыз.

Кучкар (21 март - 20 апрель)

Дус-ишләрегезгә артыгын ачылып китеп, серләрегезне ачып салмагыз. Дусларыгызның  да дуслары бар: серегезне сер итеп сөйләмәсеннәр.

Үгезбозау   (21 апрель - 20 май)

Эчке сиземләвегез максатыгызга ирешүдә ярдәм итәр. Шәхси тормыш җайга салыныр. Кулыгызга килеп кергән бәхет кошын ычкындырмагыз.

Игезәкләр (21 май - 21 июнь)

Өйдәге вак-төяк мәшәкатьләр бик күп энергиягезне һәм вакытыгызны ала, шуңа күрә хисләргә бирелеп утырганчы, җиң сызганып эшләү отышлырак булыр.

Кысла (22 июнь - 22 июль)

Гаиләдәге мөнәсәбәтләрне яхшырту турында уйланыгыз: гаеп үзегездә түгелме икән?  Мөмкинлек булса гаиләгез белән сәяхәткә чыгыгыз. 

Арыслан  (23 июль - 23 август)

Теләгегезне тормышка ашыруга комачаулый торган бер яңалык ишерсез, тик ул сезнең өчен киртә түгел. Киресенчә, стимул гына булачак. 

Кыз  24 август - 23 сентябрь

Яңа эшкә тотынырга ашыкмый торыгыз. Әллә кайчан башлап, ахырына җиткерелмәгән эшләрегез белән шөгыльләнсәгез яхшырак булыр. 

Үлчәү  (24 сентябрь - 23 октябрь)

Үзегезне башкалардан өстенрәк кую гадәтен ташлагыз. Кешене үзегездән биздермәгез. Атна ахырында яхшы хәбәр килеп ирешер.  

Чаян  (24 октябрь - 22 ноябрь)

Бер яңалык тормышыгызда уңай үзгәрешләргә китерәчәк. Әти-әниегезнең хәлен белергә вакыт табыгыз.

Укчы  (23 ноябрь - 21 декабрь)

Уңышлардан башыгыз әйләнеп буш вәгъдәләр биреп ташламагыз, юк-барга акчагызны туздырмагыз. Күптән очрашмаган танышыгызны очратырсыз.

Кәҗәмөгез  (22 декабрь - 20 январь)

Кызыктыргыч тәкъдимнәргә ризалашканчы башта җиде кат уйлагыз. Бушлай сырның капкында гына икәнлеген онытмагыз. 

Сукояр  (21 январь - 18 февраль)

Ахыры ничек бетәсе билгесез эшләргә тотынмавыгыз хәерле. Бу атнада алдану куркынычы зур. 

Балык  (19 февраль - 20 март)

Балыкларга җылылык җитми. Җылылык, күңелгә рәхәтлек бирә торган өлкәне сайлагыз да, курыкмыйча, шунда атлагыз. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading