Халык юкка гына “Үз-үзеңне яратмасаң, беркем яратмас,”- димәгән.
Кучкар (21 март – 20 апрель)
Халык юкка гына “Үз-үзеңне яратмасаң, беркем яратмас,”- димәгән. Бу ялларда сезгә өй эше үз-үзеңне мактарга, үз-үзең белән сокланырга һәм горурланырга өйрәнергә кирәк.
Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Әгәр дә сез нәрсәдер үзгәртү өчен ишарә көткән булсагыз, менә ул мөмкинлек! Барлык башлангычлар өчен уңай чор башлана. Сезне бөтен җирдә уңыш һәм бәхет көтәр.
Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Иң куркыткан әйбер ул – намус. Кеше сүзен онытып була, намус үзе турында онытырга бирми. Аның белән бәхәскә кермәс өчен, намус белән бергәләп эш итегез.
Кысла (22 июнь – 22 июль)
Акча ягы кыса башласа, яңа эш урыны яисә өстәмә керем юлларын эзләү өчен уңай чор. Тик иң мөһимен онытмагыз – өстәмә эш сезнең физик һәм рухи сәламәтлегегезгә зыян китермәскә тиеш.
Арыслан (23 июль – 23 август)
Шәхси тормышыгызга игътибар бирегез. Эш ягыннан барысы да яхшы, димәк сөйгән ярыгыз өчен күбрәк вакыт табарга мөмкин. Бергәләп ял итү, чараларга барып кайту, мөнәсәбәтләрне җылытыр.
Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Сезнең өчен тынычлык чоры башлана. Игътибар итеп карагыз: тирә-юнегездә барысы да акрыная башлар. Мәгънәсез ашыгулар, үпкәләшүләр артка китеп торыр. Бары тик сез һәм тынычлык кына.
Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Башыгызны кирәкмәгән уйлар белән катырмагыз. Алар сезнең көчегезне сарыф итәргә мөмкиннәр. “Нигә?”, “Кайчан?”, “Ә менә ни өчен?” шикелле сорауларны йоклар алдыннан чишәр өчен калдырыгыз.
Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Сезне зур үзгәрешләр көтә. Алар җиңел яисә авыр юл белән килүе сезнең гамәлләрегездән тора. Ни генә булса да, әлеге үзгәрешләр яңа тәҗрибә алып киләчәк.
Укчы (23 ноябрь – 21 декабрь)
Сезгә тирә-юньдәгеләр зур таләпләр куярга мөмкин. Күбесе яхшы булса да, арада сезнең өчен туры килмәгәннәре дә булыр. Әлеге таләпләрне “акларга” тырышырга кирәкми.
Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Максатларны яңарту чоры. Үткәндәге тәҗрибәләрне, вакыйгаларны барлап, үзегезнең карашларыгыз үзгәргәнен сизәргә мөмкинсез. Ә карашлар үзгәрү, максатларны үзгәртүгә дә йогынты ясый.
Сукояр (21 гыйнвар – 19 февраль)
Якын арада моңарчы сезгә таныш булмаган эшкә тотынырга кирәк булуы мөмкин. Әлеге эш сездә әлегә ачылмаган сәләтләрне уятыр. Зирәклегегез һәм сәләтегез белән эшнең асылын тиз аңларсыз.
Балык (20 февраль – 20 март)
Барысы да сез теләгәнчә эшләмиләрме? Бәлки кешедән көткәнче, үзегезгә эшкә тотыныргадыр? Мең тапкыр “уфылдаганчы”, бер тапкыр үзегезгә эшләп куярга һәм тынычланырга җиңелрәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар