16+

Сезнең өчен уңышлы атна: 11-18 сентябрьгә йолдызнамә

Бик үк урынлы булмаган сүзнең мөнәсәбәтләрдә киеренкелек китереп чыгаруы ихтимал, шуңа күрә дәшмәвегез яхшырак.

Сезнең өчен уңышлы атна: 11-18 сентябрьгә йолдызнамә

Бик үк урынлы булмаган сүзнең мөнәсәбәтләрдә киеренкелек китереп чыгаруы ихтимал, шуңа күрә дәшмәвегез яхшырак.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Үзегез белән чагыштырганда уңышлырак күренгән кешедән читләшергә кирәкми. Шундый кешеләрнең берсе сезгә бик файдалы тәкъдим ясарга мөмкин. Баш тарту ахмаклык булыр иде. 

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Үзегездә яңа талантлар ачу һәм нәрсәгәдер өйрәнер өчен искиткеч чор. Үзегез өчен бик күп мөһим һәм кызыклы нәрсәләр табарсыз. Гаиләдә каршылыклар булырга мөмкин.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Бу атнаның девизы: я җиңәм, я җиңеләм. Беренче чиратта үзегезнең мәнфәгатьләрегезне кайгыртыгыз. Барыбер бар кешегә дә ярап бетә алмассыз.

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Сезгә, һичшиксез, берничә минут булса да табигатьтә булырга кирәк. Урман-кырларга ук чыкмасагыз да ярый. Ичмасам, тәрәзә төбендәге кактуска карап булса да хозурланыгыз инде.

Арыслан (23 июль – 23 август) 
Чәршәмбе көнне иске эшләрегезне һәм проектларыгызны тәмамларга тырышыгыз, чөнки пәнҗешәмбе сезгә ниндидер яңа нәрсә белән шөгыльләнергә туры киләчәк. Артык ашыктыру җитди финанс югалтуларына китерергә мөмкин. 

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Танышларыгызның киңәшләренә колак салыгыз, алар сезгә беренче карашка хәл итеп булмастай тоелган мәсьәләләрне дә хәл итәргә ярдәм итәчәк. Ялларыгызны дусларыгыз белән күңелле итеп үткәрегез.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Бу атнада эш яки яшәү урынын алыштыру мөмкинлеге туарга мөмкин. Атнаның икенче яртысын ялга һәм үз йортыгызга багышларга кирәк, үзегезне кирәкмәгән очрашулардан, сөйләшүләрдән саклагыз. 

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Бу атнада эштә уңай үзгәрешләр һәм һөнәри үсеш мөмкинлеге барлыкка килергә мөмкин. Сезнең коллективта яки бизнеста позицияләрегез ныгый башлый. Уңышлы сәфәрләр һәм командировкалар булырга мөмкин. 

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)
Проблемаларны үзегезгә хәл итәргә туры киләчәк. Килеп ирешкән барлык тәкъдимнәргә игътибарлы булыгыз, уңышны кулыгыздан ычкындырмагыз. Шәхси тормышта да кызыклы перспективалар барлыкка киләчәк.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Идеяләрегезне тормышка ашыра аласыз, әмма алар белән иганәчеләрне кызыксындырырга кирәк. Шимбә якын кешеләрегез белән бәхәскә кермәвегез яхшырак. Балаларыгыз үзләренең уңышлары белән сөендерер.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Сезнең өчен уңышлы атна. Ләкин сезгә игътибарыгызны тупларга һәм ялкауланмаска кирәк. Бик үк урынлы булмаган сүзнең мөнәсәбәтләрдә киеренкелек китереп чыгаруы ихтимал, шуңа күрә дәшмәвегез яхшырак.

Балык (19 февраль – 20 март)
Сезнең өчен шактый уңышлы атна, әмма йолдызлар сезге артык ашыгырга киңәш итми, вакыйгаларга үз көенә агарга юл куегыз, үзегезне яңа тәэсирләр белән баетыгыз.

Фото: ru.freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading