16+

Тиздән бөтен төеннәр чишелер: 21-27 ноябрьгә йолдызнамә

Ике куян артыннан да чабарга кирәкми.

Тиздән бөтен төеннәр чишелер: 21-27 ноябрьгә йолдызнамә

Ике куян артыннан да чабарга кирәкми.

Кучкар (21 март – апрель)

Сезне җиләк-җимеш белән чагыштырырга кушсалар, сез карбыз булыр идегез. Тыштан бик зур, каты булып тоелсагыз да, эчтән сез бик йомшак һәм татлы. Ләкин урыны-урыны белән тешләр дә очрый.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)

Барысы да үз чираты белән бара һәм бу бик яхшы. Сезнең тотрыклылыгыз һәм сабырлыгыгыз хәзер аеруча кыйммәткә ия. Ял көннәре күңелле очрашулар өчен шәп вакыт. Түгәрәк өстәл янында якыннарыгыз белән җыелышып алыгыз.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)

Сез бик хыялланучан һәм романтик шәхес. Ләкин ул хыяллар төштә генә калмыйча, чынбарлыкка әверелергә мөмкиннәр. Шуңа күрә юлыгыз авырая башласа, ышанычыгызны югалтмагыз: тау башына менеп җиткәндә, юл гел текә була.  

Кысла (22 июнь – 22 июль)

Сез хезмәт кешесе булсагыз да, онытмагыз: үзегез сәламәт булмасагыз, бернинди эш башкара алмыйсыз. Шуңа күрә эшлим дип ашарга онытмагыз һәм эшне ял белән чиратлаштырыгыз.

Арыслан (23 июль – 23 август)

Сезнең нерв кылларыгыз уен коралыныкы сыман: дөрес басып уйнаганда гына матур көй чыгара. Ләкин тирә-юньдә “музыка белеме булмаган кешеләр” дә очрарга мөмкин. Сездән аеручы тыйнаклык сорала.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)

Сезнең өй тынычлык һәм җылылык утравы сыман. Бар дөнья мәшәкатьләрен “зур җир” ярында калдырып, көймә белән шушы йортка кайта алуыгыз белән сез бик бәхетле.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)

Сез тормышны кино яисә әсәр сыман күзаллыйсыз һәм бу әсәрдә сез төп герой. Һәрбер адымыгызны уйлап: “Ничек шәбрәк уйнарга икән?” дип ясыйсыз. Йолдызлар киләчәк турында да уйланырга киңәш итә.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)

Әгәр дә дөнья чыннан да өч фил һәм бер ташбакада торган булса, сез нәкъ менә ташбака сыман булыр идегез. Үзегезгә күтәрә алмаслык күп җаваплылык аласыз. Алуын алырсыз, ләкин ничек эшләп бетерерсез?

Укчы (23 ноябрь – 21 декабрь)

Үзегезгә хыялланырга рөхсәт итегез. “Ул барыбер булмый, нигә хыялланырга?” сыман сораулардан башыгызны бушатыгыз. Хыял чынга ашсын өчен теләк кирәк, ә сез үзегезгә теләргә дә рөхсәт итмисез.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)

Тормыш диңгезендә кечкенә генә давыл көтелер. Дулкыннар сезнең корабны я өскә алып ташлар, я диңгез төбенә җибәрер. Иң мөһиме маякның якты утын, ягъни максатыгызны онытмагыз. Ул янганда, бернәрсә дә куркыныч түгел.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)

Кешеләр тумыштан ук үзләренең парларына күренмәс җеп белән бәйләнгән була диләр. Ул җеп бутала, төенләнә, тартыла, ләкин өзелми. Тиздән бөтен төеннәр чишелер.

Балык (19 февраль – 20 март)

Бу көннәрдә сезнең лидерлык сыйфатларыгызны күрсәтү мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Ике куян артыннан да чабарга кирәкми: вакыт җитми калып, икесен дә “ычкындырырга” мөмкинсез.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading