16+

“Тормыш-көрәш” сезнең девизыгыз? 17 - 24 гыйнварга йолдызнамә

Сезнең бар кешегә дә киңәш бирә белүегез, кирәк җирдә, әрләмичә, дөрес юл күрсәтә белүегез чыннан да бик сокландыра.

“Тормыш-көрәш” сезнең девизыгыз? 17 - 24  гыйнварга йолдызнамә

Сезнең бар кешегә дә киңәш бирә белүегез, кирәк җирдә, әрләмичә, дөрес юл күрсәтә белүегез чыннан да бик сокландыра.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Сезнең ачуны чыгаручы бик күп сәбәпләр табылыр. Тик үзегезне кулда тотыгыз, гауга чыгармагыз. Киресенчә, бөтен сорауларны тыныч чишәргә тырышыгыз. Бик кыйммәт бүләк бүләк итәргә мөмкиннәр.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Сезнең кәефегез гыйнварь һава торышы кебек тиз үзгәрә бу арада: я яңгыр ява, я буран дулый, я кояш елмая. Сез бу халәттә яшәргә өйрәндегез бугай. Иң мөһиме бу “буран”га башкалар эләкмәсен.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Сезнең бар кешегә дә киңәш бирә белүегез, кирәк җирдә, әрләмичә, дөрес юл күрсәтә белүегез чыннан да бик сокландыра. Шул ук рухта дәвам итегез. Моңа башкалар да тартыла башлар.

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Без кешедә үзебездә булганны күрәбез диләр. Шуңа күрә әгәр сезгә кемдер ошамый икән, димәк сездә дә бу сыйфат бар. Аны алыштырырга кирәк. Начарга түгел, матурга игътибар итегез.

Арыслан (23 июль – 23 август) 
“Тормыш-көрәш” таныш сүзләрме? Бу сезнең девизыгыз. Йолдызлар сезгә бер сер ача – чынбарлыкта алай түгел. Аллаһы кешене бәхетле булырга дип дөньяга китерә һәм бәхетен бирә. Әйдәгез, көрәшмичә яшәргә өйрәник.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Матди ягыгыз, ракета сыман,  көтелмәгәндә күккә кадәр очып китәр. Бу күкләр бүләге түгел, сезнең күп вакыт эчендә тырышып эшләгән эшчәнлекнең нәтиҗәсе. 

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)

Сез бай: исән-сау булуыгыз белән, гаиләгез булуы белән, дусларыгыз булуы белән. Күбрәк елмаерга сәбәп эзләгез. Тиздә көтелмәгән сәяхәткә дәшәргә мөмкиннәр, әзер торыгыз.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Бер-бер артлы хыялларыгыз чынга аша. “Бу нигә шулай булды әле?” – дип баш катырмагыз, ә рәхәтләнеп шатланыгыз. Чөнки бик тиздән тагын бер кеше сезне бәхетле итәр.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь )
Шәхси тормыш белән карьерагыз арасында бик зур ара барлыкка килде. Берсен ташлап, икенчесен генә сайларга туры килмәсен өчен, бу араны якынайту өчен бүгеннән үк эшли башлагыз.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Кичә уйлаган фикер бүген тормышка аша. Хыялларның чынга ашу сыйфаты бар. Шуңа күрә бүгеннән үк үзегезне позитив дулкынга кертеп җибәрегез. Бәлки иртәгә үк берәрсенең сезгә машина яисә өй бүләк итү теләге туар. 

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Якын арада үзегезнең лидер сыйфатларыгызны күрсәтеп алырга туры килер. Куркып калырга кирәкми, бу сезнең өчен беренче тәҗрибә түгел. Зур җаваплылыкка әзер булыгыз.

Балык (19 февраль – 20 март)
Чибәр булу өчен бизәнү, киенү генә аз, ихлас елмаеп, шатлана белергә кирәк. Шуңа иртә саен көзге янында елмаюыгызны “элергә” онытмагыз. Матурлык конкурсында катнашсагыз да, җиңәрлек булсын.

Фото: https://ru.freepik.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading