16+

Тормыш ул – салават күпере: 9-16 майга йолдызнамә

07 мая 2025, 10:24
3375
0
0
Уку өчен 3 минут

Бәхетегезне аерым билгеле әйберләргә, кешеләргә бәйләмәгез. Бәхет ул монда һәм хәзер: сезнең сәламәт, матур булуыгызда.

Тормыш ул – салават күпере: 9-16 майга йолдызнамә

Бәхетегезне аерым билгеле әйберләргә, кешеләргә бәйләмәгез. Бәхет ул монда һәм хәзер: сезнең сәламәт, матур булуыгызда.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Яңа башлангычлар өчен иң уңайлы вакыт. Эшләрегездә уңышка ирешү өчен, үзегезнең көчегезгә ышанырга кирәк. Сезнең хисләрегез һәм эмоцияләрегез көчле, ләкин аларны контрольдә тоту мөһим. Дусларыгыз белән аралашу сезне тагын да рухландырачак.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Яллар шәп үтәчәк. Сезнең сүзләрегез кешеләрне җәлеп итә. Ләкин үзегез турында гына уйлап, күккә очмагыз, башкаларның фикерләрен тыңлау да мөһим. Күңелле вакыйгалар сезнең ялларыгызны яктыртачак. 

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Тиздән тормыш сезне бер кеше белән очраштырачак. Сез аның белән үткәндә таныш булырга мөмкинесез. Бу очрашуны яңа тәҗрибә буларак кабул итегез. Анарда качарга кирәкми.

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Сезнең лидерлык сәләтегез кешеләргә илһам бирәчәк. Бик күп кешеләр сезгә киңәш сорап килергә мөмкин, чөнки сез аларда ышаныч уятасыз. Кулыгыздан килгәнчә ярдәм итәргә тырышыгыз.

Арыслан (23 июль – 23 август) 
Фикерләрегезне тәртипкә китерегез. Алар җепләр сыман бер-берсе белән чорналышып беттеләр. Шуңа вакытыгызны үзегез генә, ялгыз үткәрегез. Уйларыгыз тәртипкә килгәч, тормыш та җайланыр.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Хисләрне үзегездә сакларга кирәкми. Күбрәк алар белән бүлешү юлларын эзләгез. Монда ярдәмгә дусларыгыз килә ала. Алар белән үткәргән минутлар сезнең күңелегезне күтәрәчәк.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Вакытыгызны саф һавада, табигатьтә уздырырга тырышыгыз. Әлеге адым физик сәламәтлегегезне дә, рухи дөньягызны да тәртипкә китерер.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Рухи яктан бик арган булсагыз да, тышка яктан бу сизелмәскә мөмкин. Шуңа артык кайгырмагыз, башкалар өчен сез һаман да шат чырайлы Чаян. Тик бу ял итмәскә дә ярый дигән сүз түгел. 

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)
Бер вакыйга аркасында йомылып калу ихтималыгыз бар. Кәефегезне төшерергә кирәкми. Үзегезгә вакыт бирегез, ашыктырмагыз. Сез һичшиксез барысын да җиңеп чыгачаксыз.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Үз-үзегезгә акча жәлләргә кирәкми. Сездә “якты киләчәк” өчен акча җыю гадәте бар. Тик ул “якты киләчәк” өчен тырыша-тырыша сез хәзерге тормышыгызның ямен тоймыйсыз. Карашларыгызны үзгәртеп карагыз.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Бәхетегезне аерым билгеле әйберләргә, кешеләргә бәйләмәгез. Бәхет ул монда һәм хәзер: сезнең сәламәт, матур булуыгызда. Шуны аңласагыз, бик күп төшенчәләрне башкача кабул итә башларсыз. 

Балык (19 февраль – 20 март)
Кемдер өчен тормыш – авыр чишә алмаслык мәсьәлә, кемдер өчен укып бетерә алмаслык китап, ә Балыклар өчен тормыш ул – салават күпере. Сезнең оптимизмыгыз бу көннәрдә кояштан да нурлырак яктырта. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading