Кеше күңеленә үтеп керү, җылы сүз белән дәвалау – сезнең табигый талантыгыз.
Кучкар (21 март – 20 апрель)
Бу атнада сез шырпы сыман кабынып китәргә генә торасыз. Ни генә эшләсәгез дә, башта уйлагыз, аннары гына эшкә тотыныгыз. Ашыгу әйбәткә китермәс. Кайбер дусларыгыз белән аралар яңадан җылыныр, ә кайберләре белән юлларыгыз аерылырга мөмкин.
Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Җирдә нык басып торучы Үгезбозау өчен вакыйгалар агымы бик тиз үзгәрә башлаячак. Сезне яңа мөмкинлекләр, яңа очрашулар, хәтта күңелне җилкендереп җибәрердәй маҗаралар көтә. Йөрәккә якын кешеләр белән аралар тагын да тирәнәергә мөмкин. Әйтелмәгән сүзләрне әйтергә вакыт җитте.
Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Киң кырлы фикерләү, тапкыр тел һәм кызыксынучан күңел сезгә тагын да киңрәк офыклар ачачак. Игезәкләр өчен белем туплау, тәҗрибә җыю һәм үзеңне яңача ачу чоры башлана. Эш белән шәхси тормыш арасында тигезлек сакларга тырышыгыз.
Кысла (22 июнь – 22 июль)
Сезнең йөрәкне тирән хисләр дулкыны биләп алачак. Кысла өчен бу вакыт – тирән уйланулар, иске хатирәләр, якты өметләр белән тулы чор. Эштә көтелмәгән үзгәрешләр булырга мөмкин. Бу сезне куркытмасын, киресенчә, канат куйсын. Йорт, гаилә мәсьәләләрендә сезнең фикер хәлиткеч булыр.
Арыслан (23 июль – 23 август)
Эштә сезне хөрмәт итәргә теләүчеләр артачак, ләкин һәркемгә ышанмагыз: ялтыравыклы әйбер һәрвакыт кыйммәтле булмый. Йөрәк мәсьәләләрендә уйларыгыз чуалырга мөмкин.
Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Керем һәм чыгымнарыгызны анализлагыз. Соңгысында каядыр “тишек” барлыкка килү ихтималы бар. Йолдызлар бу көннәрдә акчаны кысып тотарга, яисә кая да булса салып, саклап тотарга киңәш итә.
Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Үлчәүләр өчен бу ай тигезлек эзләү, күңел һәм акыл арасында гармония табу чоры. Сезне озак вакыт борчыган мәсьәлә ниһаять ачыклана башлар. Үзегез өчен якын-тирәдәге бер кешенең яңа яктан ачарсыз.
Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Эчке көч, ихтыяр һәм сиземләү – бу көннәрдә алар сезнең иң зур коралыгызга әверелергә мөмкин. Тирә-юньдәге үзгәрешләрне сез үз кулыгыз белән тудырачаксыз. Эмоцияләр ташып торганда, аларны контрольдә тоту уңыш ачкычы булыр.
Укчы (23 ноябрь – 21 декабрь)
Укчылар өчен сәяхәтләр, яңа белемнәр һәм уйландыргыч сөйләшүләр өчен уңай вакыт. Сезне көтелмәгән тәкъдимнәр, маҗаралы юллар көтә. Ачыктан-ачык сөйләшү кайбер мөнәсәбәтләрне якынайтыр. Чын ихласлык һәр адымда юлдаш булсын.
Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Юлыгызда кайбер кыенлыклар килеп чыкса да, аларны җиңү – үз-үзеңә ихтирамны һәм хөрмәтне арттырыр. Үзегезне мактарга онытмагыз. Ярату өлкәсендә сабыр булыгыз. Кайчак сүзсез күз карашы да барысын аңлата.
Сукояр (21 гыйнвар – 19 февраль)
Кешеләр сезгә үзеннән-үзе тартылыр һәм фикерләрегезне тыңлар. Энергиягезне юкка әрәм итмәгез. Шәхси тормышта сюрпризлар булырга мөмкин. Кайберләре башта мәгънәсез сыман тоелса да, соңрак сез алар өчен рәхмәтле булырсыз.
Балык (20 февраль – 20 март)
Кеше күңеленә үтеп керү, җылы сүз белән дәвалау – сезнең табигый талантыгыз. Күбрәк ял итегез, табигать белән элемтәне өзмәгез. Сезнең күңел сафлыгының нуры башкаларны да “җылыта”
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар