Фатир ишеген ачып керүгә, өйдә Рөстәменең ялгызы гына түгеллеген тиз абайлап алды Гөлия. Чит-ят аяк киеме, чит-ят тавыш... Аяклары аны тавыш килгән якка – юыну бүлмәсенә алып барды. Ишек ачылганын ишетмәде Рөстәм: анадан тума ялангач ир, муенына сарылган чит-ят хатын-кызны, иреннәреннән, муеныннан үбә иде. Тамак төбенә килеп тыгылган төер Гөлиянең тынын кысты, башын әйләндерде. Тиз генә үзен кулга алып, баш очларыннан аккан су шаукымында бер-берсенең кочагына сыенып беткән ике гашыйкны алкышларга кереште Гөлия. Күңеле белән еласа да, күз яшьләрен тышка чыгармады ул.
Күзләренә хәйләкәр караш, ирен читенә мыскыллы елмаю элеп, тантана итеп басып торган әлеге хатынны бик тиз танып алды Гөлия. Теге вакытта да шушы юха елан бозган иде бит аларның арасын. Аерылышкач, Рөстәменең әлеге чәчби белән бераз вакыт очрашып йөргәнен белә иде Гөлия. Болай булгач, Рөстәме мәхәббәт уенын туктатмаган булып чыга түгелме соң?
Кичерә алмады Гөлия Рөстәменең хыянәтен. Алларына тезләнеп, гафу үтенсә дә, булдыра алмады. Әнисенең: “Бөкрене кабер генә төзәтә, кызым!” – дигән сүзләреннән соң, өченче мөмкинлек бирергә көче җитмәде Гөлиянең. Берничә айдан Рөстәменең шул чәчби белән бергә яши башлаганын ишеткәч, бөтенләй бәгъре катты.
...Үткәннәрен күңелендә яңарткач, туңып, калтыранып куйды Гөлия.
-Туңасың мәллә, әни? Мин туңмыйм әле, - дип дәшкән Газизен кочып алып, улының өс-башына сарылган карларын какты да, юлын дәвам итте.
“И, сабыем, тәннең туңуы нәрсә ул?! Җанның өшүе үзәккә үтә”, - дип, янә үткәннәренә “сәяхәтен” дәвам итте Гөлия.
***
Рөстәме белән аерылышуны авыр кичерде ул. Йөрәк ярасы бер хәл. Күрше-күләннең, дусларының, кайбер туган-тумачаларының аңа карата булган мөнәсәбәтләренең үзгәрүен, үзгә бер карашларын тою, төртмәле сүзләрен ишетүе күпкә кыенрак иде аңа. “Борчылма, балакаем, дүрт аяклы ат та абына”, - дип, үзләренчә юатырга тырышучылар да табылды. Гөлиянең күңеленә иң тигәне: күрше-тирә авыллардан ир-атларның, үзләрен димләргә килүе иде. Өйләнә алмый тилмереп, картаеп баручы егетләрне дә, эчүдән айнып торган арада, сүз катучыларны да, хатын аерып, терсәкләрен тешли алмый, кабат камыт кияргә теләүче ир-атларны да шактый борып җибәрергә туры килде Гөлиягә. Шул чакларда үзен үтмәс товарга санап, гарьләнеп, төннәр буе елап чыга иде ул.
Юкса, кырыкка җиткәч, төшеп калган хатын-кыз да түгел үзе. Әле утызы да тулмаган югары белемле, мәктәптә мөгаллимлек итүче укымышлы кеше. Авыру әнисен ялгыз калдырмау нияте белән, укуын тәмамлап, авылга кайткан иде Гөлия. Күрше авылда эше дә табылды Алланың рәхмәте.
Азат белән танышулары да әллә ничек: көтелмәгәнрәк килеп чыкты аларның. Үзләреннән шактый еракта урнашкан авылга туганнан туган абыйсының туена дәштеләр Гөлия белән Гамилне. Үз гомерендә берничә тапкыр гына күреп, бер кәлимә сүз алышмаган туганының туена барырга күңеле тартмады Гөлиянең. Әллә үзе яхшысынмады, әллә әнисенең: “Балакайларым, туганлык җепләрен өзмәгез әле сез. Әтиегез үпкәләп ятмасын”, - дигән сүзләре тәэсир итте, чакыруны кире какмады Гөлия.
Өстәл түрендә шаһит егет булып утырган Азатка игътибар итмичә кала алмады ул. Нәзек буйлы, янып торган сөрмәле яшел күзле, җор телле егет янәшәсендә шактый кызлар бөтерелгән иде ул чакта. Ара-тирә күзләре очрашып алса да, ул кичтә сүз алышмады алар.
Икенче көнне Гөлияне шаккаттырып, үзе килде Азат. Шул күрешүдән башка аерылмадылар алар. Мөнәсәбәтләрне дә озакка сузмадылар. Никах көне билгеләнде, мәҗлескә туган-тумачалар дәшелде.
Иртәгә никах дигән көнне төштә әтисен күрде Гөлия. Нигәдер моңсу иде ул. Уң күзен кулы белән каплаган да, ”Кызым, сызлый да соң шушы күзем!” – дип, Гөлиядән ярдәм сорый. Әтисенең моңсу карашын шактый оныта алмый йөргән иде Гөлия ул чакта. Әтисенең ике күзе – ике баласы булып, кызы өчен борчылуын шулай итеп үзенчә кисәтергә теләвен соңрак – ашка пешкәч кенә аңлады шул Гөлия. Ашыгуларның ялгышларга илтүенә дә шул вакытта гына төшенде ул.
Башта кайнанасы: “Кеше калдыгы”, - дип каһәрләде Гөлияне. Ул вафат булгач, Азат әнисенең сүзләрен кабатлап, хатынының йөрәген телгәли торганга әйләнде. Әллә әнисен югалту хәсрәтеннән, әллә булган бәхетенең кадерен белмәүдән, хәмер колына әйләнеп бара Азаты. Икәүләшеп, тырыша-тырыша матур оя кордылар, кеше арасында дәрәҗәләре бар. Булганына шөкер итеп, бердәнбер улы – Газизенең сау-сәламәт булуына куанып, үрнәк ата булып яшисе дә яшисе бит Азатка. Тик кая ул?! Теләсә нинди ямьсез сүзләр әйтеп, хатынын, улын елатудан ямь табып яши бирде ул. Соңгы тапкыр бергәләшеп күңел күңел ачканнарын, бер-берләренә бүләк бирешкәннәрен дә хәтерләми Гөлия. Уртак матур мизгелләрне бер ямьсез сүз, тупас мөгамәлә юкка чыгара ала, дисәләр, һич ышанмас иде ул. Әлеге сүзләрнең дөреслегенә үзенең ачы тормышы мисалында инанырга туры килде.
Азаты беренче тапкыр кул белән уйнап, биш яшьлек Газизе белән көзге салкын яңгырда чыланып, авырып ятканнан соң, моң-зарларын сөйләп, яклау эзләп, энесе Гамилгә шалтыраткан иде Гөлия. “Апай, үзеңне, Газизне мыскыл иттереп яшәмә. Берәр чарасын күрергә кирәк. Мин сезне ташламам!” – дигән тынычландырырлык сүзләр көткән иде ул энесеннән. Ә энесе йөрәккә уеп, мәңге онытылмаслык итеп, бер генә җөмлә әйтте: “Бу иреңнән дә аерылып кайтсаң, мин сиңа башка “Апай!” – дип дәшмәячәкмен!”.
Әнисе һич кенә мондый авыр сүзләр әйтмәгән булыр иде Гөлиягә. Тик, югын-барын әнисенә сиздерми, яшь аралаш көлеп яшәде шул Гөлия. Ара ерак булганлыктан, сөйләшүләре әлеге дә баягы шул кесә телефонына кайтып кала иде. Тавышы калтырап чыкса, “Авырып торам”, елаудан борыны мышкылдаган вакыты булса, “Суган әрчи идем әле”, көне буе телефонын алырга җае чыкмаса, “Дәрес вакытында кысып куйган идем, тавышы кысылган килеш калган”, дип алдашты. Елаудан шешенеп беткән күзләрен, битләрендәге күгәргән урыннарны күрми калгач, ярый ла. Кайчак, кызының ялганына ышанып та куйгандыр әни кеше, ышанган кыяфәт чыгарып, җанын кая куярга белми, төне буе ут йотып чыккан вакытлары да булмаган түгелдер.
Энесенең йөзенә кызыллык китерүдән куркып, мыскыллауларына түзеп, улын да шул җәбер-золымга дучар итеп, яшь гомерен заяга үткәргән булып чыга түгелме соң ул?! Тырышып-тырмашып тудырган куышының рәхәтен күрми, Азатының йодрыгыннан качып, күршеләрдә төн үткәреп, билдән кар ерып, үзенең генә түгел, Газизенең дә сәламәтлеген куркыныч астына куеп яшәргә тиеш түгел лә ул ләбаса!
“Үзеңне кызганмасаң, балаңны кызган ичмасам. Эт көнендә яшәтер өчен таптыңмени соң син аны?” Соңгы тапкыр шушы сүзләргә җан ачысын кушып озатып калган иде аларны Ләмига апасы.
...- Әни, әйдә икебез генә яшибез... Әтисез генә...
Газизенең сүзләреннән Гөлия сискәнеп китте. Ул: “Улым, әйдә китик, икебез генә яшәрбез”, - дигән чакта һәрвакыт “Әтисез мин беркая да бармыйм!” – дип кырт кискән улының бу сүзләре Гөлиянең күңелендә якты матур киләчәккә ниндидер бер өмет чаткысы өстәде.
Үз-үзеннән качып булмаса да, үткәннәрен үткәндә калдырып, улы белән янәшә матур, бәхетле киләчәккә хакы бар иде Гөлиянең. Газизенең әлеге сүзләре җитди адым ясарга тәвәкәллек өстәде аңа.
Гөлиянең әлеге ниятен хуплагандай, күк гөмбәзе ачылып, һавада тулган ай балкыды. Кайчан гына битләргә, киемнәргә сыланып яуган җепшек карның әсәре дә калмаган иде. Караңгы төнгә нур өстәп, күк йөзендә күренгән ай Гөлиянең күңеленә дә бер яктылык булып кереп урнашты. Күңелендә йөрткән икеләнү, кимсенү, кеше ни әйтер, дигән уйлардан туган сәер хисләр дә, керфекләргә эленеп калган кар бөртекләре кебек, эреп юкка чыкканнар иде.
Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА
Фото: ru.freepik.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар