16+

“Җаның чыгар алдыннан кеше бәхиллеге бик кирәк икән, һай ялгыштым!”

Гөлфинур әбигә фатирга кергән укытучы кыз чибәрнең дә чибәре иде. Ул кашлар дисеңме – сызылыплар киткән, ул күзләр дисеңме – озын керфекләре арасыннан утлы күмер төсле янып торалар.

“Җаның чыгар алдыннан кеше бәхиллеге бик кирәк икән, һай ялгыштым!”

Гөлфинур әбигә фатирга кергән укытучы кыз чибәрнең дә чибәре иде. Ул кашлар дисеңме – сызылыплар киткән, ул күзләр дисеңме – озын керфекләре арасыннан утлы күмер төсле янып торалар.

Билләре сыгылмалы, аяк атлаулары килешле! Киемнәрен чемоданыннан чыгарып элеп куйды мин сиңа әйтим! Әллә нинди тәмле исләр өйгә таралды да озак кына бүлмәләр арасында уйнаклап йөрде. Исеме дә матур – Илсөяр икән...

– Син, кызым кайсы яктан булсың соң? Безнең юлсыз якларга, кара урман уртасында утырган авылга ник җибәрделәр? Бер-бер гөнаһ кылмагансыңдыр бит? – дип шикләнде Гөлфинур.
– Юу-к, апа! Нинди гөнаһ ди ул? Мин кыз кеше, кияүдә түгел. Ә бирегә үзем сорадым. Еракка китәсем килде. Актаныш ягыннан үзем. Ул биредән караганда бөтенләй икенче офыкта – кояш чыга ул яктан. Менә, сезгә керттеләр бит. Мәктәпнең яшь укытучыларга яшәргә йорты юк. Ялгызы яши, икегезгә күңелле булыр, диделәр.

– Ы-ы... Алай икән, алай икән... Директор килеп килешенеп киткән иде. Укытучыларны бик яратып бетермәсәм дә ризалаштырды. Җегетең елап калгандыр әле.
Кыз рәхәтләндереп, сыерчыклар оя сайлаганда чыркылдаган сыман итеп, көлеп җибәрде.
– Егетем елап калмады, китәсемә ышанмады да әле. Килеп алам барыбер, дип калды.
Ике көннән сентябрь туасы – инде көн кояшы сүрәнләнеп, төннәр суыта башлаган мәлләр. Йорт та яңа кунакны яратты бугай – мамыкланып җылынган сыман тоелды. Ерак юлдан арыган иде бугай мөгаллимә – сиртмәле караватка үзе белән алып килгән яңа җәймәләрен җәйде дә хуҗабикәнең каз мамыгы тутырылган мендәренә ятып йокыга да китте. 

– Әйе, шулай шул, кыз вакытта баш мендәргә тиюгә йокыга изрисең аны. Аннары, тормыш көтә башлагач, эт булып арып йокыга китәсең. Менә хәзер эш тә бетте, йокы да бетте. И-и, бигрәкләр дә матур итеп йоклый инде. Суламаган да сыман. Мин таудан бүрәнә өстерәткән трактор тавышлары чыгарып гырлавыма чыдасаң - каласың инде. Чыдамасаң башка өй эзлисең, дип уйлады Гөлфинур. Укытучыларны бик өнәп тә бетерми ул. Анысының бик җитди сәбәбе бар.
Чыдады Илсөяр! Әбинең хәленә төшенүгә, колак тишекләренә тыгып куя торган бирюшаларын киде дә йоклады. Хуҗабикәсенә анысын аңлатып маташмады инде. Шулай матур гына яшәп киттеләр. Гөлфинур чисталык ярата торган хатын - өйдәш кызы кайтканчы җыештырып, юыштырып куя. Ул бала-чага белән алҗыйсыңдыр, ял ит, дип кенә тора. Илсөяр аңа мәктәп хәлләрен сөйли, ә Гөлфинур үзе турында бик чишелеп китмичә генә тыңлый да тыңлый. 
– Гөлфинур апа! Син бер дә кияүгә чыкмадыңмы әллә? Кеше әллә ниләр сөйли. Сүз саен сине яклыйм, ул бик яхшы күңелле апа, тел тидермәгез, дим, – дип сүз башлады.

– Анысына рәхмәт! Минем язмышымны төрлечә үрергә була. Катлаулырак килеп чыкты шул. Менә тыңла алайсам. 
Галиҗәнап кыш урамнарны акка төргән озын кичтә рәхәтләнеп сөйләштеләр алар. Тыңлаучысы – Илсөяр белән Каракай кушаматлы мәче малае гына булды.
– Мин тумышым белән Казан артыннан, – дип башлады Гөлфинур сүзен. –  Буй җиткәч, күрше авылга -– Нәфкать исемле егеткә димләделәр. Араларын 5 яшь калдырып ике бала – Фаил белән Нурфиямне алып кайттым.  Ирем белән башта әйбәт кенә тордык. Ул мәктәптә завхоз булып эшләде, мин фермада. Ләкин, арабыздан кара мәче узды. Бер укытучыны фатирга керттеләр безгә. Чөнки авылда иң зур өй безнеке, һәм без мәктәпкә каршы гына яшәдек. Бергә эшләгәч белешкәннәрдер, ирем шул кыз белән чуалды. Кеше әйтсә ышанмаган булыр идем – үз күзләрем белән бер-берсенә сарылышып үбешеп торганнарын күргәч үләләр яздым. 10 ел бергә яшәгән идек инде. Холкым кырыс –  араны шартлатып өздем дә куйдым! Канун белән аерылыштым да  ике баламны алып әти йортына кайттым. Авыл җирендә аерылган хатынга икенче төрле күз белән карыйлар. Ул елларның авырлыгын үзем генә беләм. Әти йортында яшәве рәхәт булмады, ничек тә аерым оя корырга кирәк иде. Тәвәккәл булдым – балаларны кабат иремә илтеп бирдем дә, үзем язылып Казахстанга чыгып киттем. Балаларым бер якта елады, мин икенче якта яшь түктем. 
Илсөяр, мондый текә борылыш көтмәгән иде. Балаларны калдырып диюгә, сискәнеп китте.

– Гөлфинур апа... Шул укытучы кыз белән торып калдымы ирегез?
– Әйе! Ике балалы иргә кияүгә чыкты дисәк дөрес булыр микән? Белмим дә инде. Ул вакытта шундый гадәт бар иде – читкә китеп акча эшлиләр дә бераз байлык туплагач, кире кайталар. Мин үземә сүз бирдем – фатирлы булмыйча кайтмыйм, дидем. Төзүчелеккә укып чыктым да эшнең иң авырында эшләдем. Вакытлыча калдырып торган балаларым өчен чит җирләрдә елап, ничекләр өзелгәнемне үзем генә беләм.  Балаларымны алырга кайттым мин – ләкин, ул бәхет тәтемәде. Ирем каты торды, бирмәде. Мәхкәмәләр аша бик тырышып юллап йөрсәм алып та китә алыр идем. Тәмсезләнеп йөрисе була, балаларымның нервысы бозыла, дип тыелдым. Әти-әниләр дә, урыс арасына алып китмә балаларны, ризалыгыбыз юк, диеп ачуландылар, каршы төштеләр. Нәфкать тә шул сүзне әйтте. Ел саен ялга, әти йортына алып кайтып, кадерләп, кунак итеп тота идем улым белән кызымны. Акчасын, бүләген җибәреп тордым, хатлар языштык. Мин балаларым янына барсам һаман теге хатыны тавышлана иде. Ул чагында уртак балалары да туды, тик ятмыйлар бит инде. Казахстанның Актүбә шәһәрендә төзелештә озак еллар эшләдем мин. Бик зур заводлар, фабрикалар, йортлар төзедем. Шуны раслаган мактау  кәгазьләрем бер кочак. Баргач да урыс телен өйрәнә алмадым. Президиумнарга сайлап куялар иде – утырам берни әйтә алмыйча. Берничә елдан анысына да төшенә башладым. Зур, матур фатир бирделәр, ялгызым шунда яшәдем. Бер иргә дә күтәрелеп карамадым, кияүгә чыкмадым! Урыс, нимес арасында нинди ир табып була соң? Кирәксенмәдем дә, һаман балаларым өчен янып-көеп тордым да тордым. Шулай итеп еллар узды. Улым, Аллаһының биргәненә шөкер, солдат хезмәтеннән соң минем яныма, Актүбә шәһәренә кайтты. Куанычымның чиге булмады инде! Фаилемә татар кызы табып өйләндердем! Хәзер күченеп кайттылар, Казанда яшиләр,

– Ничек бу якларга эләктегез соң, Гөлфинур апа? – дип аптырады Илсөяр хуҗабикәсенең тормышын күз алдыннан уздырып.
– Туган туфрак олыгая башлагач бик тарта икән ул! Тәвәккәләп фатирымны, мал-мөлкәтемне саттым. Акчасын ике балама бирдем, үземә дә калдырдым. Кызым Нурфиям Казан артында, минем туган авылымда тапты бәхетен. Киявем тартмый-эчми, эшмәкәрлеккә керешеп, тапкан малларының кадерен белеп, тормыш алып бара. Ә мин район үзәгенә кайттым, кечкенә генә йорт юнәттем. Анда бер ел яшәп калдым – кияүгә чыктым. Менә шушы авылга Кыям атлы иргә димләделәр. Үз хатыны үлеп киткән. Ир кеше ялгызы гына тормыш итә алмый шул. Бик нык каршы тордым башта. 55 яшемдә идем инде кабат ирле булганда. Ул яшьтә акыллы кеше кияүгә барамыни, дип карыштым. Ә менә язмышыңа тагын бер никах язылган булса – барасың икән! Кыям дөнья бәясе кеше булды. Бик матур тордык. Аларның балалары булмаган. Язылышып, чын итеп яшәдек. Нибары җиде елга сузылды ирле тормышым. 

– Ирегез чирләп үлдеме, Гөлфинур апа? – дип тетрәнде Илсөяр.
– Юк шул! Авырып үлгән булса үкенече калмас иде. Күрше авылга, сеңлесенә кунакка китте ул. Мин суык тидереп авырып калдым. Шуңамы соң, кичләтә кайтырга чыккан. Буран котырды ул көнне. Адашкан. Мин аны кунакта дип торам, ә ул юлдан читкә чыгып үлеп яткан. Басуга салам тарттырырга баручы тракторчы күргән. Утырып тора, ди, ярты гәүдәсе кар белән капланган, күзләре ачык булган. Гомер буе бергә тормыш көткән сыман булып күңелемдә калды Кыямым. Авыр сүз әйтмәде, авыр күтәртмәде. Бирегә балаларым кайткалап йөрделәр, аларны якты йөзе белән каршы алып озатты. Мин дә берничә елдан балалар тирәсенә елышырмын дим. Бигрәк ерак бит бу авыл – кара урман эчендә. Хәзергә торам, йортны ташлап китеп барсам Кыям рәнҗеп ятар, дим. Озакламый вафат булган көне җитә. Икебез әзерләрбез инде табынны, яме? 

Илсөяр, күңеле тулышып Гөлфинур апасын кочаклап алды. Кеше күңеле караурман дип белеп әйтәләр икән! Мәктәптә, бер җыештыручы апа сүзләренчә, балаларын ташлап качмаган Гөлфинур апа, тормыш йөген үз җилкәсенә салып аларны якты юлга чыгарган. Ә гаиләне җимереп араларына кергән теге укытучы бик каты авырып киткән. Җан бирә алмый җәфаланып яткан. Аптырагач, Гөлфинур килеп китсен, дип хәбәр җибәргән. Гөлфинур апа ике дә уйламыйча барган! Кулларын кыскан, бәхил, дигән. Көндәше шул төндә өзелгән дә. “Җаның чыгар алдыннан кеше бәхиллеге бик кирәк икән, һай ялгыштым!” – дип сөйләгән аннары Нәфкать.

Илсөяр, ике елдан соң, яраткан егете белән, кояш чыккан якка кабат китеп барды. Егете машина белән килеп алды кызны. Гөлфинур, үз баласын озаткандай, чын күңелдән елады. Бигрәкләр дә чибәр, акыллы булды шул укытучы кыз!

Фәридә Ибраһим.
Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

13

1

7

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading