16+

Бала догасы: "әни исән-сау гына булсын, әни кайтсын..."

Галия өченче баласы белән йөклелек чорына тагы да җаваплы карады. Бу гадәти хәл, билгеле, чөнки яше дә, олылар әйтмешли, кырыкка бара. Беренче һәм икенче балаларын утыз тулганчы ук алып кайтканга күрә, ул чаклар әллә кайларда калды, күптән булды кебек тоела иде аңа. Әйе, бик борчыла һәм дулкынлана ул хәзер.

Бала догасы: "әни исән-сау гына булсын, әни кайтсын..."

Галия өченче баласы белән йөклелек чорына тагы да җаваплы карады. Бу гадәти хәл, билгеле, чөнки яше дә, олылар әйтмешли, кырыкка бара. Беренче һәм икенче балаларын утыз тулганчы ук алып кайтканга күрә, ул чаклар әллә кайларда калды, күптән булды кебек тоела иде аңа. Әйе, бик борчыла һәм дулкынлана ул хәзер.

Белгән догаларын укып, Аллаһыга исән-сау баласын кулларына алу бәхетенә ирешүен теләп мөрәҗәгать итте. Үз сүзләре, белгәннәр белән генә, билгеле. Галия әлегә намазда түгел. Әмма бу очракта нәкъ менә ихлас күңелдән, барлык шартларын китереп үтәгән әлеге гыйбадәт кенә күңеленә тынычлык сала алуын аңлый иде ул.

Галия ире белән бер кыз һәм ул үстерәләр. Олы балалары – кызлары Айгөл  быел авылларындагы мәчеткә йөреп, тәһарәт, намаз төшенчәләрен өйрәнә башлады. «Ислам дине йолалары» китабын ачып, тәүге тапкыр иртәнге намазны укыды. Бу вакытта 14 яшьлек баланың йөрәге күкрәген ярып чыгардай итеп типкән иде. Әле үзе дә бала булса да, нинди зур адым ясавын, үзенең туры юлда икәнен аңлады, моны барлык күңеле белән кабул итте. Бу мизгелләрдә Айгөлнең бер генә теләге иде – әти-әнисенә дә бу бәхетне татырга ярдәм итү. Бигрәк тә әнисенең бала тудыру йортына киткәнче намаз укырга өйрәнүен теләде ул. Беркөнне үз мисалында әнисенә барлык тәртибен күрсәтеп, тәһарәт алып күрсәтте, иртәнге намазның укылу рәвеше белән таныштырды. Шул көнне әни белән бала бергәләп намаз укыдылар, озаклап дога кылдылар.

Әлбәттә, Галия өчен намаз гыйбадәте яңалык түгел, чөнки үзенең әнисе дә гомер буе биш вакыт намазын, уразасын калдырмады. Галия ишле гаиләдә үскәч, туганнары белән әнисе һәм туган апалары янына тезелеп басып намаз укыганын, догалар ятлаганын, аннары чираттан һәрберсенең шул догаларны яттан сөйләп күрсәткәннәрен хәтерли. Һәр кешенең гомерендә була торган рәхәт, самими, гөнаһсыз чак иде бу. Әле дә исендә: әнисе һәм апалары намазны укып бетереп, ике якка сәлам биргәндә, ул, ишектән кемдер кергән, ахры, дип, балалыгы белән як-ягына карана иде. Ә догаларны туганнары белән ярыша-ярыша ятладылар. «Бала хәтере ташка язган сыман», – дигәндәй, һәр  ятлаганы гомер буена сеңеп калган. Шуңа да ул намазын бүген җиңеллек белән башкарды, озаклап, балалары, якыннары өчен Аллаһыга дога кылды, алдында торган зур эшендә Раббысыннан җиңеллек сорады.

Ниһаять, күптән көтеп алган көн килеп җитте. Галия  – балалар тудыру йортында. Табиблар алдан куркытырга теләмәсә дә, кыенлыклар булырга мөмкинлеген яшермәде. Ул вакытта кесә телефоннары юк. Хәзерге кебек минут саен якыннарың белән хәбәрләшеп торып булмый. Тулгак авыртуының үз тәртибе: ул көчәйгәннән-көчәя бара. Янәшәдә табиблар. Тик бу вакытта иң зур ярдәм  ул – Аллаһының рәхмәте. Галия әкрен генә белгән догаларын укый, тәненең хәлсезләнгәнен, көченең бөтенләй диярлек калмаганын тоя...

Бала белән ана кешене әйтеп-аңлатып булмый торган җепләр бәйли, диләр. Кайбер әниләр кызлары бала тапканда үзләре дә авырый башларга мөмкин. Бу очракта да ана белән бала арасындагы бу җепләр язылмаган кануннарга буйсынды. Айгөл кичке алтылар тирәсендә хәлсезләнеп, арып йокыга китте. Бер ярты сәгатьтән соң бик озак вакыт йок¬лаган кеше сыман куркып уянды. Күзләре яшьле. Ник елаганын да аңламый, әмма бик нык борчыла һәм курка иде ул. Тиз генә тәһарәт алып, икенде намазына басты. Гыйбадәтен тәмамлагач, озак итеп дога кылды. Әнисе һәм Җир йөзенә аваз салырга тиеш булган туганы өчен Аллаһыга ялварды. Күз яшьләре алсу битләрендә эз калдырып акты, бөтен тәнне әллә нинди борчу-хафа биләп алды: "әни исән-сау гына булсын, әни кайтсын..." дигән теләк белән, курку катыш шомлы уйлар тәненең һәр күзәнәгенә үтеп керде.

...Бу вакытта Галия янәшәсендә намаз укып торучы кызын күрде. Әйе, бу Айгөл иде. Намаз күлмәге дә, ак яулыгы да шул ук, ул хәтта аның пышылдаган тавышын да ишетә... Әллә күзенә күренәме, Ходаем? Әллә ул... Әлбәттә, Галия моның мөмкин хәл түгеллеген белә иде. Бала тудыру йортына чит кешеләрне кертмиләр, бигрәк тә балаларны.

Галия «янында» намаз укыган кызыннан үзенә ниндидер көч иңгәнен сизде, аның зиһене ачылып китте. Шушы мизгелдә дөньяга яңа җан, гөнаһсыз адәм баласы аваз салды...

Айсылу Юлдашева.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading