16+

Картлыктан куркасызмы? Әлмәндәрдән өйрәнер нәрсә бар

Картлыктан курку күпләргә таныш.

Картлыктан куркасызмы? Әлмәндәрдән өйрәнер нәрсә бар

Картлыктан курку күпләргә таныш.

Әмма еш кына кеше картлыктан түгел, ә аның белән бәйле авырулардан, көчсезлектән һәм үз-үзен тәэмин итә һәм үзе турында кайгырта алмаудан курка, ди Казан федераль университетының Психология һәм мәгариф институты клиник психология һәм шәхес психологиясе кафедрасы доценты Илдар Абитов.

Психолог сүзләренчә, картлыкны тормышның сүнүе, бетүе дип кабул итү дә бу куркуны көчәйтә. Шуңа күрә актив һәм тулы канлы тормыш белән яшәүче өлкән кешеләрне үрнәк итеп күрү мөһим.

Әлмәндәр карттан өйрән

Илдар Абитов татар драматургы Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклен мисал итеп китерә. Андагы төп герой үлем белән «көрәшә», яшәргә тели, ә картлык аның өчен тормыштан читләшүгә әйләнми.

— Драматург картлыктан куркуга каршы даруны бик яхшы сурәтли. Ул — хезмәт, ягъни кешенең үзе куйган максатка юнәлгән, мәгънәле эшчәнлеге. Әлмәндәр йортын төзеп бетерергә тели: анда оныклары, оныкчыклары яшәсен, бөтен гаилә белән бергә вакыт үткәрергә мөмкин булсын, ди. Якын кешең белән мөнәсәбәтләр дә, матур хатирәләр дә, дуслар белән аралашу да зур әһәмияткә ия, — ди белгеч.

картлык. фото ТИ

Картлыкны кабул итү төрле буыннарда төрлечә.

Психолог әйтүенчә, яшьләр өчен, мәсәлән, 44 яшьтәге кеше инде шактый өлкән булып тоелырга мөмкин. Бу яшьтәге кеше исә үзен һич тә карт дип санамый.

— Элекке буыннарда өлкәннәргә карата, бер яктан, бераз читләшү күзәтелсә, икенче яктан, зур хөрмәт белән карау бар иде. Хәзерге яшь буынның өлкән яшьтәге кешеләргә карата артык җылы мөнәсәбәт юк һәм алар картлар турында турыдан-туры кайгыртуга омтылмый, — ди Илдар Абитов.

Картлыктан курку туса, нишләргә?

Психолог беренче чиратта үз куркуларыңнан качмаска, ә алар белән «йөзгә-йөз» очрашырга киңәш итә.

— Үзегезне киләчәктә күз алдына китереп карагыз. Сезнең өчен картлык нәрсә ул? «Карт кеше» дигән сүзне ишеткәч, нинди уйлар һәм хисләр туа? Үзегезне картлыкта, киләчәк тормышыгыздагы билгеле бер күренештә күз алдына китерегез. Аннары үзегезгә: «Мине боларның кайсысы куркыта? Иң начары нәрсә булырга мөмкин?» — дигән сорауларны бирегез. Чөнки еш кына безне картлыкның үзе түгел, ә аның белән бәйле аерым нәрсәләр куркыта, — ди белгеч.

картлык. фото ТИ

Алдагысын бүген кайгырт

Илдар Абитов сүзләренчә, тормышын мәгънәле дип санаган, якыннары һәм дуслары белән ныклы мөнәсәбәтләр корган, яраткан шөгыле булган кешеләр картлыкны да җиңелрәк кабул итә. Картлыктан курку еш кына борчылу, төшенкелек, тормыштан канәгать булмау һәм аның мәгънәсез булып тоелуы белән бәйле.

— Үз яшеңне кабул итү — пассив түгел, ә актив позиция. Кеше киләчәктә нәрсә булырга мөмкинлеген алдан күзалларга теләмәгәндә яки моңа әзерләнмәгәндә борчылу һәм башка авыр кичерешләр барлыкка килергә мөмкин. Шуңа күрә иң дөрес юлларның берсе — картлыкта очрарга мөмкин булган вакыйгалар белән алдан ук «очрашу», аларга әзерләнү, — дип аңлата Илдар Абитов.

Белгеч фикеренчә, моның өчен сәламәтлекне вакытында тикшертергә, финанс яктан үзеңә «куркынычсызлык мендәре» булдырырга һәм якын кешеләр белән җылы мөнәсәбәтләрне бүгеннән үк ныгытырга кирәк.

Гүзәл Камалова әзерләде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading