16+

«Кемнеңдер көненә бер тапкыр кайнар аш ашау да зур бәхет»: Казанда мохтаҗларга ярдәм итәләр

Төшке аш вакыты җиткән саен «Приют Человека» пунктлары урнашкан урыннарга өлкәннәр җыела.

«Кемнеңдер көненә бер тапкыр кайнар аш ашау да зур бәхет»: Казанда мохтаҗларга ярдәм итәләр

Төшке аш вакыты җиткән саен «Приют Человека» пунктлары урнашкан урыннарга өлкәннәр җыела.

Казан шәһәренең Үзәк базары янында ачылган беренче пунктны күрүчеләр беренче мәлдә, нигә кирәк инде мондый җирләр дип әйтүчеләр дә табылды. Ләкин мондый ярдәмгә мохтаҗлар күп булуы нәтиҗәсендә Россиянең башка төбәкләрендә дә оештырылды һәм аларның саны 42гә җитте. Димәк, ихтыяҗ бар, халыкка безнең ярдәм кирәк. 

«Шәһри Казан» редакциясе «Приют человека» приютында еш була.

Соңгы баруыбызда "Молодая гвардия«дән килгән аграр көллияттә укучы егет-кызлар волонтер булып килгән иде. Яшьләр өлкәннәргә кайнар ризык өләште. «Биредә булганнан, үз күзләребез белән күргәннән соң, уйга калдык. Кемнәндер ишеткәндә күңелгә болай тими әле ул, үз күзләрең белән күргәч йөрәк башкача кабул итә икән. Уйланырга сәбәп бар. Кайнар ризык ул кемгәдер вак кына мәсьәләдер. Шул кайнар ризыкны бер тапкыр булса да ашарга иде дип бирегә килүләрен күреп, якын-тирәдәге кешеләргә игътибарлы булырга кирәген аңладык һәм бүген күпме халыкка җылылык өләшә алуыбызны белдек», — ди студентлар. 

Көн саен «Приют человека» Казанның берничә урынында өлкәннәр һәм мохтаҗ гаиләләр өчен кайнар ризык өләшә. Көннәр салкынайту белән ихтияҗ да арта.

приют фото ти

«Приюның үзәк ноктасына гына да кайнар ризык ашар өчен көн саен 250ләп кеше килә, — ди „Приют человека“ пунктының Борһан Шаһиди урамында урнашкан үзәк пунктының идарәчесе Салават Ханнанов. — Гомумән алганда, без көн саен 3600 кешене кайнар ризык белән тәэмин итәбез. Бу кешеләр иртәгә кадәр яшәргә көч кенә түгел, күңел җылысы да алып китәләр». 

Бирегә йортсыз-җирсез калучылар түгел, күбесенчә аз керемле өлкәннәр йөри. Андыйларның саны 80 процентны тәшкил итә. Араларында төрле язмышлылары да бар. Кемнеңдер ризык әзерләргә мөмкинлеге юк, кемнәрнеңдер ит шулпасы пешерергә мөмкинлеге юк. Шуңа да савытын тотып бирегә килә. «Человек приюта» берсен дә кире борырга тырышмый. 

приют. фото ти

— Безгә шундый мөмкинлек биргән кешеләргә мин бик зур рәхмәтемне җиткерәсем килә, — ди бирегә ашарга йөрүче Нурия апа Әхмәтгалиева. — Без биредә үзебезгә карата хөрмәт тоябыз, ачык йөз, тәмле тел белән каршы алалар, сыйлап җибәрәләр.

Приют эшчәнлегенә биш ел булгач, бәйрәм уздырдылар. Концерт булды, рәхәтләнеп күңел ачтык, биедек, безнең күңелне күрергә күп кирәкми. Ризыклары бик тәмле, кайнар. Алты ел бирегә йөрим, бирегә килүдән бернинди дә кимсенү, начарлык та күрмим. Килеп кайнар ризык ашыйм, башкалар белән очрашам. Бу минем өчен аралашу урыны да. 

«Приют человека» хәйриячеләр ярдәме белән эшли.

Биредә эшмәкәрләр генә түгел, мөмкинлегеннән чыгып бөтен кеше дә булыша ала. Шул ук вакытта волонтер буларак та ярдәм кулы сузып була. Бу эштә һәркем — шул ук вакытта студентлар да, мәктәпләр дә, хәтта балалар бакчалары да катнаша. Артистлар да хәйриячелектән читтә калмый. Өлкәннәргә үз куллары белән кайнар ризык бүлеп бирүдән тыш, бергәләп җырлар җырлап, күчтәнәчләрен тапшырып китәләр. 

приют. фото ти

Күңелегез кушканча, мохтаҗларга төрлечә ярдәм итү мөмкинлеге бар.

Үзегездән калган яхшы хәлдәге киемнәрне дә тәүлек әйләнәсе бирегә китерә аласыз. Калдырып китәр өчен махсус урын эшләнеп куелган. Ул киемнәрне барлап, мохтаҗ гаиләләргә бирәләр. Гошер сәдакасе итеп яшелчә дә, башка ризыкларны да китерергә була. Халыктан килгән ярдәмгә танып, игътибардан читтә калган кешеләргә — өлкәннәр, инвалидлар декадаларында аз керемле гаиләләргә күчтәнәчләр, бүләкләр дә өләшәләр. 

«Приют человека» йортсыз-җирсез калучыларны төнгелеккә дә сыендыра, мунча кертә, хастаханәләргә тикшеренергә җибәрә, картлар йортларына яки махсус төзелгән пансионатларга урнаштырырга да ярдәм итә. Андый кешеләрне күрсәгез, сез дә хәбәр итә аласыз. Күрсәтелгән адреска алар бик тиз килеп җитә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading