Фәрит белән башка юллары кисешми аларның. Бик яратса да, кыз аны эзләп табарга, тирән ярасына тоз сибәргә теләми. Егет үзе дә кызның барлыгын оныта. Хәтта баланы табу, тапмавы хакында да белешми. Туң йөрәкле, яратуны мизгеллек рәхәтләр белән бутаган егет Алсуга ачы сабак бирә, тормышта кешеләргә шикләнеп карарга, артык ышанмаска өйрәтә. Күзләрне томалаган мәхәббәтнең – җете кызылның да тиз уңуына Алсу үз ялгышлары аша төшенә.
Насыйп яры аның янәшәсендә генә йөргән икән. Алсу шушы ук кибеттә эшләүче хисапчы егет Раяз белән дуслашып китә. Эшне ял белән аралаштырып, бергә дус, тату булып, аңлашып ике ел янәшә атлаганнан соң, алар гаилә корырга карар итәләр. Бу вакытларда бар да яхшы кебек була. Акча да җитәрлек, яшәр урыннары да көйле, машиналары да бар. Тик тормышларын түгәрәк итәргә бала гына җитми.
Күпме генә тырышса да, Алсу бала таба алмый. Бала тавышы яңгырап тормагач, йортлары да ничектер нурсыз, салкын тоела аңа. Өйдәге тынлык үзәккә үтә. Шушында кызы – бәгырь җимеше чабып йөрергә тиеш иде бит... Төннәрен барып ул аның юрганын рәтләргә, иртән сөеп уятырга тиеш иде...
Йокыдан тиргә батып уянганда, төшләреннән айный алмый йөдәгәндә, йөрәге ничек телгәләнүен, үзенә урын таба алмый өзгәләнүен аңласагыз икән сез! Бер төш, бигрәк тә, үзәген өзә аның, бөдрә чәчле, бөтерчек кебек кызы аңа болын тулы чәчәкләр арасыннан бары тик кып-кызылларын гына җыеп, гөлләмә тоттырды. Акларын да, зәңгәр, алларын да алмаган кыз, бары тик Алсуның йөрәгеннән саркыган кан төсендәгесен – кызылларын җыйган. Үзе әнисенә бер дә кочаклатмый.
Ерактан гына бүләген суза да, бар көченә чабып китеп югала. Алсу кызын куенына аласы килеп шулвакытта йокысыннан уяна. Күз яшьләренә дә ирек бирергә ярамый, чөнки янында ире, аңа яшьлек хатасын фаш итәсе килми. Кемгә охшап туганын да белмәгән кызын алай күз алдына китерә, болай күз алдына китерә. Ахыр чиктә, бу газапларны басар өчен, ул ятимнәр йортыннан кыз бала алып кайтырга карар кыла.
Бу уен бик озак иренә әйтергә кыймый йөри. Ун ел буе көткән бәхет кояшы елмаер көн әнә шулай якынлаша. Үз баласына әни җылысын бүләк итә белмәгән, чит кулларга, билгесез кешеләр тәрбиясенә тапшырган Алсу ятимнәр йортлары буйлап йөргәндә һәрбер баладан үз кызы чалымын эзли. Тик, тиле яшьлеге артта калган шул инде. Кызының да үсеп, буйга җитеп, үзе әни булыр чоры җиткәнен кабул итүе бер дә җиңел түгел аңа. Газиз булырга тиешле баласының исәнме, юкмы икәнен дә белмәсен инде.
Кечкенә генә, ягымлы гына бер кызны үз итеп, өйләренә алып кайта, куеннарына сыендыра алар. Ире дә бала өчен үлеп тора. Бар игътибар, ярату, наз балага күчә. Тормышларның үзгәреп китүен, баланың тормыш бизәге булуын аңлар өчен күп вакыт кирәкми аларга. Бәхетнең җиденче катына җитәр өчен бары тик күңел тынычлыгы гына җитми. Хаталар чын күңелдән елмаерга ирек бирми Алсуга.
Җитеш тормышта, аңлашып, кызлары өчен җан атып яши-яши гомер йомгагы сүтелә бара. Кызлары Алинәнең һәрбер уңышына сөенеп, бар булмышларын аңа багышлап яшәп яткан көннәрдә, Алсу үзенең балага узуын аңлап ала. Беренче тапкыр ана булу шатлыгын күз яшьләре алмаштырганга 26 ел вакыт узганнан соң, үзендә булган үзгәрешләрдән бик озак айный алмый ул. Инде яше дә бар, тормышта максатлар да башка...
Яшьлек хатасын тагын бер кабатларга көче җитми Алсуның. Бу баладан да баш тартырга йөрәге ирек бирми. Ничек кенә булса да, баланы табарга карар кыла.
Уй-хыялларны, максат-омтылышларны, гомумән, тормышны үзгәртергә бер сәбәп җитә икән. Аның яшендә бала табулары куркытса да, ул инде бу юлы да йөрәгенә каршы бара алмый. Иркәләп, кадерләп кенә үстерү турында хыяллана. “Олыгайган көнебездә терәк булыр, яныбызда кечкенәбез йөрер. Ике кыз туган булып, аралашып яшәрләр”, – дип уйлый ул. Әле ахыргача ышана да алмый. Ничәмә елларга сузылган газаплы, яшерен серен бәхет кояшы алмаштырачак бит!
Тик, бу бәхетне Алсу күтәрә алмый. Ана булу бәхетен татып, нарасыен кулларына алганнан соң, аның башында уйлары чуала. Ул үзен ничектер сәер, үзенчәлекле итеп тота.
Өйгә кайткач та, баш сызлауларына түзә алмый. Эчкән даруларның да әллә ни файдасын күрми. Тормыш иптәшенең кайгыртулары да, һәрчак терәк булырга тырышулары да җиңеллек бирми. Акылына җиңеллек килеп, Алсу ахыр чиктә кулына бау ала.
Үзе дөньяга китергән ике баласына Ана булырга насыйп булмый Алсуга. Тәрбиягә алган кызы да инде башка: “Әни!” – дия алмаячак. Балаларны кеше итү, сабырлыгы, кешелеклелеге белән аерылып торган Раяз кулына кала.
Комментарийлар
1
1
Аллах сакласын балаларны, ялгыш хаталар ясамасыннар, акыл белэн эш итсеннэр.
0
0