16+

«Кар патшабикәсе» салаты рецепты

Салат катламлап ясала.

«Кар патшабикәсе» салаты рецепты

Салат катламлап ясала.

Моның өчен: 200 гр краб таякчыклары, пешкән 3 йомырка, 1 татлы алма, кечкенә генә 1 суган, 150 гр ветчина, 2 данә эретелгән сыр ("Дружба", мисал өчен), ярты стакан әстерхан чикләвеге, тәменчә майонез, тоз һәм борыч кирәк булачак.

Беренче катлам итеп угычтан чыгарылган сыр салына, аннан угычтан уылган йомырка сарысы, йомырка өстенә бик вак итеп туралган суган салырга кирәк. Краб таякчыкларын вак итеп турыйбыз һәм суган өстенә салабыз. Бишенче катламда – угычтан уып согы сыгылган алма, алтынчыда – вак итеп туралган ветчина. Аннан соң вак итеп изелгән чикләвек, иң өстә – угычтан чыгарылган йомырка агы. Һәр катлам саен майонез сыларга, теләгән кешегә тоз, борыч сибәргә. Өске катламга майонез сөртмибез.

фото нейрочелтәр

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading