Электричкада авылга кайтып киләм. Юлдашларым – ирләр. Эш, тормыш турында сөйләшәләр. Каравылда торалар икән.
– Бу яшьтә нишләп эшләп йөрисез инде? – дип сорыйм.
– Хатын белән талашып ятканчы, төн буе йоклыйсың, көндез карта сугасың. Салгалап та аласың,– дип көлә берсе.
– Талашмый гына яшәсәң дә була бит, – дим, аның бу сүзенә гаҗәпләнеп.
– Тыныч яшәү карчыкның холкына туры килми. Ишек ачканда ук акырырга тотына.
– Минеке кебек таба тотып чыкмый икән, – дип елмайды икенчесе. – Ул таба тотып чыга, мин электричка юлыннан берәр агач кисәге алам.
– Туктап тор әле, әйтеп бетерим. Мин менә кесәмә чәкүшкә тыгып кайтам да, ашап алгач, шуны җифффәреп, исереккә салынып ятам, югыйсә берничек туктатып булмый.
– Эш эшләмәс өчен диген. Хи-хи...
– Анысы да бардыр...
– Һәр көн саен салырга хәзер аракысы да кыйммәт бит аның. Мин дә хатын аҗдаһа булганга эшләп йөрим. Җәй көне башлары борыла торган шешәләргә кура җиләге белән карлыганнан эчемлек ясарга куйдым. Өй зур. Кояш төшкә торган һәр тәрәзәгә берәрне утырттым. Матур гына кабарып килә. Эшкә киткәндә тиз сүрелә торган коры чүпрә салырга уйладым. Хатынның туганнарында чагы.
– Шәп инде!
– Бер заман күршедә яшәгән ирләр шалтырата. Барысында бер сүз: өеңә караклар кергән, ваталар-җимерәләр. Тизрәк кайтып җит.
– Каравылны да калдыра алмыйсың. Алай да алмаш таптым. Кот очты. Өй зур минем. Байлык җитәрлек. Авылда, исерекләр кергәли, дигән сүз йөри. Кайтсам, бөтен тәрәзәгә атып чыкканнар.
– Кит аннан! – ди танышы.
Мин, эшне аңлап, кычкырып көлеп җибәрдем.
– Ник “Привет Горбачеву” ясамадыгыз, кем инде пробкалы шешәгә брашка куя?– дип сорыйм.
– Перчаткаларга шешә авызы туры килми бит.
– Резинка белән киертәсең.
– Шул-шул, хатыннан сорамагач, үземнең баш эшләп бетермәгән. Ул укыганрак нәмәрсә, башы яхшырак эшли.
– Туры килми инде ул да сиңа. Шуннан ни булып бетте? – дип, тагын сүз кыстыра икенче ир.
– Ни булып бетсен?! Теге аҗдаһа кайтып керде. Бөтен идәнне ялым саен яңадан юдыртты. Буярга өлгермәгән идек әле. Куйган нәрсәдән бар җир кып-кызыл. Бетерә торган түгел икән. Шешәләр, җитмәсә, атып, бөтен тәрәзәләрне койган.
– Шулай ул, брашка да очсыз түгел кайчак,– дип күз кысты, миңа карап танышы.
Ирләр сүз ахырында:
– Торабыз инде картаймыш көндә шул җанга тигән нәмәрсәләр белән, – диештеләр дә бер тукталышта чыгарга күтәрелделәр. Алар урынына инде хатын-кызлар керде. Яшьлекләрен, бүгенге вакытларын сөйләшеп кайтырга керештеләр. Барысы да ялгыз икән. Төрле җирләрдә яшәгән дус-ишләренә бергәләп кунакка йөрергә уйлаганнар. Кайсыннандыр икенчесенә барулары булып чыкты. Дусларының тормышын ошатканнары күренеп тора. Иптәш кызларының ирен мактап бетерә алмыйлар.
– Тордык инде без дә, – дип куйды берсе. – Минеке, аерылып киткән саен, машинага бала чүпрәкләренә кадәр тутыра иде. Кайтканда яңадан алып килә үзе. Бала үскән була, ярамый.
Көлделәр.
– Арасында башкалар белән дә тора бит әле ул синең, – дип төзәтмә кертте дусты.
– Әйе. Балалы хатынга кереп торса, ул киемнәрне аңа алып бара. Түлке калдырмый инде, үзе белән кире миңа алып кайта. Ул арада тишелеп, тузып беткән була.
Тагын көлделәр.
– Мин бервакыт рәссам белән торган идем, – дип сүзгә кушылды өченчесе. – Озак түгел. Сезгә әйтергә дә кыенсындым. Беренче хатыныннан “КамАЗ” арбасы тулы картина белән киткән. Шуны миңа да алып килде. Йокы бүлмәсенә өеп куйдык. Еламады гына. Шуны эләрлек тә урының юк икән, ди. Интернеттан гына танышкан идек. Үзе сорашмады. Ике бүлмәле генә фатирда торганымны мин әйтмәдем.
– Ә ник аерылдыгыз соң? – дип тинтерәтә башладылар кызлар. – Син инде юаш та, кешене җөпләп тә торучан, эшкә дә кулың бара.
– Мин аны яшәргә килер дип уйламаган да идем. Хатыны, син алмадың, дип, киемнәрен бирмәгән. Инде мин сатып алдым. Айга бер мең тирәсе кулга акча тоттыра үзе, аннан, нәрсәгә шуның кадәр тоттың, аңа ни алдың, дип аптыратып бетерә.
– Аңа бит хәзер бер нәрсә тими! – диде янында утырганы.
– Шулай шул. Миндә торуының соңгы атнасында ашарга берни дә алмадым, үзем кафега йөрдем. Кайтам да авырганга салынып ятам. Суыткычта, шкафларда әйбер калмагач, картиналарын тутырырга машина чакыртты... Киткәндә, гафу ит, туры килмибез икән, ди.
Хатынның бу сүзеннән үтә чибәре, яшьрәк күренгәне кычкырып көлеп җибәрде:
– Ышанам. Мин әле бик яраткан кешегә дә килешмәдем... Әй, искә дә төшерәсем килми.
– Сөйлә инде, без менә сөйләдек бит, – диеште хатыннар.
– Түлке кешегә генә таратмагыз. Сөйлим ату. Шулай бервакыт, инде иремнән аерылгач, икенче кабат гашыйк булдым. Яшь, чибәр егет, борынгы замандагы кебек романтик. Почта ящигына да сала хатларны, почтаның үзе аша да җибәрә, кеше дә кертеп чыккалый. Чәчәккә дә акча кызганмый, кино-театрларга да. Әкренләп бер-беребезгә нык кына якынайдык. Яңгырдан да качмыйбыз, бураннан да – җитәкләшеп йөрибез. Паркларда агач күләгәле утыргычларда сәгатьләр буе сөйләшеп утырабыз, тукталышларда үбешәбез. Яшьләр диярсең! Ел узды. Җәй җитте. Әниләре дачага яшәргә күченгән. Мине куна килергә чакырды.
Сиздерми генә, мин дә тыңлыйм бит. Бөтенебез инде ни булыр дип көтә башладык.
– Түләп такси җибәргән. Кемнәндер киң кухняларында матур итеп өстәл хәзерләткән. Өйләре дә күңелгә ятарлык. Шампан салдык та түргә чыктык. Телевизор эшләп тора. Бу вакытта реалити-шоулар карарга яратам, ди бу миңа. Сиңа ошамаса, сөйләшеп борчымассың яме.
– Ии, хатыншак икән,– диде берсе.– Сиңа пар түгел инде. Мондый холкың белән ничек шуның белән йөргәнсеңдер.
– Соң, мин бит гашыйк идем! Әй сөйләшәсе килә. Тапшыруның берсе беткәч, икенче каналдагысына күчте. Пультын кулыннан төшерми. Реклама вакытында өченчесен карый бу. Тик кенә утыргач, йокым килә башлады. Урын хәзерләвен сорадым. Шунда залга гына җәйде бу. Әниләре бүлмәсенә булыр дип уйлаган идем. Инде ут астында ятудан, шоудагы талашлардан йокым бөтенләй качты. Җитмәсә, үлеп гашыйкмын, тизрәк кочагына керәсем килә. Яшь тә бар бит инде. Үбешеп кенә дә йөрисе килми. Шушы килүдән тормышыбыз уртакка әйләнмәсме, дип тә хыялланам.
– Тапкансың. Бик кирәкле кишер яфраклары инде ул ирләр!– диде берсе ачу беләнрәк.
– Соң, әйтәм бит – гашыйк идем, дим. Йоклаганга салынып ятам. Ул, яраткан тапшырулары беткәч, утны сүндереп, мыштым гына юрганым астына чумды. Сизсәм, читкә этәрәсем була, теләгәнен кылансын әле, дип ятам.
Инде барыбыз да рәхәтләнеп көлдек.
– Уф-пуф килә бу, нишләргә белмәгәне күренә. Миннән уңайсызлана бугай, дип уйлыйм. Бераздан күкрәк турымнан кочты, билдән, аскарак төшеп... Аннан бармаклары белән, балаларның буен санагандай, гәүдәм буенча йөреп алды. Яңадан муен тирәсен капшады, күкрәкне, умырткалык бөгелешен...
Хатын тукталып калды.
– Әйт инде, без сөйләдек бит, яшереп калдырмадык,– диеште тагын танышлары.
– Әйтергә дә оят инде... Бик тирән итеп сулады да, гәүдә төзелешебез, размерлар туры килми икән, дигәч, арты белән борылып ятты.
– Пәтәч, үлчәгән икән бит бу сине!– диде берсе. – Кунакка чакырганчы, ел буе күзе белән караганы җитмәгән микәнни?!
– Шулайдыр инде. Иртәнге чәйне сөйләшми генә эчтек, бер сүз әйтми генә чыгып киттем. Инде такси да чакыртмады, мин чакырганына да түләп тормады.
– Фу! Булдырмаган ул!– диде берсе.
– Соң, туры килмәгәч... – диде икенчесе.
Сөйләгән ханым дәшмәде.
Рифә Рахман.
Фото: https://ru.freepik.com/
Комментарийлар