16+

Кара хатын сиңа бозым ясаган

Карина Марий Эл Республикасында туып-үскән. Ике абыйсы да шунда яшәп калган.

Кара хатын сиңа бозым ясаган

Карина Марий Эл Республикасында туып-үскән. Ике абыйсы да шунда яшәп калган.

Хикәянең башы: Кара хатын сиңа бозым ясаган.

Әти-әнисе олыгайган көннәрендә туган якларына кайтырга теләгән. Кыз аларны үзләрен генә җибәрмәгән. Үзе дә укуын тәмамлау белән бу якларга кайтып эшкә урнашкан. Район хастаханәсендә эшли башлавына 10 еллап вакыт узган. Карина шушы ук хастаханәдә эшләүче табиб Фоат белән гаилә корган. Аңлашып яшиләр, ярдәмләшеп эшлиләр. Ике балалары бар. Карина - участок табибәсе. Айга берничә көн хатын-кызлар бүлегендә дә смена ала. 

Әлегә кадәр йөгереп эшләп йөргән хатын аякларында хәлсезлек сизә башлагач, барлык шикләнүләргә нокта куярга теләп, туган якларына кайтып китә. Коллектив белән төшкән фотосурәтләрне дә ала. 

Әбигә барып, табибә була торып та авыруына дәва таба алмавын, үз хәлен үзе аңламавын сөйли. Эшкә барасы килмәвен, кешеләрдән качарга теләвен, ире белән дә теләр-теләмәс кенә сөйләшүен әйтә. 

-Урыныңа кызыгучы бар дип әйтә алмыйм. Башка кеше өчен куелган бозыкка баскансың. Юк, утыргансың, ниндидер урындыкка куелган кара тамга күренә. Эшкә баргач урындыкны тикшер әле. Таба алмасаң, ул урындыкка башка утырмаска тырыш. Күз дә тигән. Анысын чыгаруы кыен булмас. Менә чәчләр белән ясалган бозык бик каты күренә...

Әбинең сүзләренә ышанмаса да, Карина тереләсе, элеккечә яшисе килү теләге белән барысына да игътибар итәргә тырыша. Куркып бетә. Эчендәге калтырауны баса алмый торганда, әби ниндидер майлардан дару ясап бирә. Шуны көн саен эшкә барганда эчәргә куша. 
Чыгып киткәндә генә исенә төшереп фотосурәтне сорап ала. Бик озак карап торганнан соң, уртада басып торган Раиләгә төртеп күрсәтә. 
-Менә ул синең башыңа җитәргә теләүче хатын. Күзләре үк эчкә баткан. У-у-ууу, бик күп кешене елатырга өлгергән икән бу кыз. Күңелсезлекләр ул килгәч башландымы? – дип сорап куя.

Тыныч кына йөргән, бер кеше белән ызгышка кермәгән, каршы дәшә белмәгән Раиләнең шыпырт кына шундый эшләр белән мавыгып ятуына Карина шакката. Әби сүзенә ышанып юл дәвамында аның хәрәкәтләрен, үзе белән ничек сөйләшүен, янында ничек бөтерелүен уйлап кайта. Хәтта авыртуларын сөйләп зарлануы өчен үкенә. Елан кебек акрын гына тыңлап йөргән бит, дип ярсый. Аннан өйләренә Раилә барып кайтканнан соң Гөлчәчәк белән булган хәлләрне, тагын авырудан башы чыкмаган башка хезмәттәшләрен исенә төшерә. Тизрәк эшкә барып, бозымнарга чик куясы, хезмәттәшләренә дөресен сөйләп бирәсе килә. 

Ире Фоатка сөйләп биргәч, ул дөрес киңәшен бирә. 
-Беренче ишеткән сүз белән кешегә ташланмыйлар. Кеше рәнҗетү шундый ук зур гөнаһ. Ул кыз ник шундый түбәнлеккә төшсен икән. Башта бар, урындыкларыңны тикшер. Нәрсә табарсың икән, кара. Раиләне дә азрак күзәт. Шикләнер сәбәп бармы? Бәлки, күзе катыдыр. Андый шомырт кара күзләрне бик авыр дип сөйлиләр. Ул махсус күз тидерми бит. Бозымны махсус ясыйлар...
Фоат акыллы сүзләр әйтеп, күзләрен ачты. Чыннан да, әби ялгышса. Ул нахак сүзе белән япь-яшь кызның тормышын, киләчәген бозса. Андый әшәке күңелле кызга охшамаган бит. 

Эштән соң калып, ирле-хатынлы ике кабинетны актардылар. Бер урындык та күздән читтә калмады. Идән почмакларын, шкаф чатларын карадылар. Бер генә шикле әйбер дә тапмадылар. Шулай да, Карина эшкә килгәч урындыкка утырырга курка башлады.
Күңелендә сер итеп саклар чамасы калмагач, ул бу хәбәрне иң якын дусларына сөйләде. Кыен булганга, инде шикләре башына сыймый башлаганга, җиңеләер, бушаныр өчен генә әйтте. Раиләне гаепләргә дә, аннан үч алырга да кушмады. 

Һәрбер дусның дусты була шул. Авыздан чыккан хәбәре бөтен хастаханәгә таралып, Раиләгә сихерче тамгасы тагылды. Үзе исә бу хәбәрне баш табиб бүлмәсенә чакырып, хастаханәнең данын төшерүдә гаепләп, эштән куу белән янагач кына белде.
Нахак сүзнең ничек авыр булуын ул үзе генә белде. Бу инде балачактагы диңгез ярыннан кайткан, битен юарга оныткан дигән төртмәле, шаян сүзләр генә түгел иде. Бөтен коллектив аңардан куркып, читләшеп бетте, сөйләшерлек, зарын бүлешерлек кеше дә калмады. Аның янында утырып торучы гына түгел, басып торучы да булмады. Эштә сөйләшер кеше тапмады. Дуслары да читләште. Егетләр әйләнеп уза башлагач, гаеп тагучыларга чын күңелдән рәнҗегән чаклары да булды. Күз яшьләре әрнеп йөрәк түреннән чыкты. Каты күзле булып тууында гаебе юк лабаса. Кемнеңдер авыруында аның бернинди дә катнашы юк. Каринаның әбигә барып, акчалар түләп, мәгълүмат җыеп кайтуын белгәч тагын да кыен булды. Югары белемле табибәнең, бөтен теманы ярты сүздән аңлаучы сәләтле кешенең шундый адымга барганына бик гаҗәпләнде. Авыру шул адымга илткән икән, чарасызлыктан баргандыр дип әйтеп була. Савыгырга теләвен дә аңлый. Тик кешенең күзен ачтырмас дәрәҗәгә җиткереп, бөтен кеше алдында дошман итеп күрсәтүне Раилә күтәрә алмады. Коридорда очраган кешеләрнең дә әйләнеп узуын тойды, кайберәүләр ул йөргән юлдан йөрмәс өчен әйләнгеч сукмакларны сайлады. Кыз мондый мөнәсәбәт тоеп озак эшли алмаячагын аңлап, эштән китәргә гариза язды. 

-Мин киткәч бер чирегез дә калмас инде. Әбиләргә барганда тагын кемнең фотосын алып барырсыз икән, - дип, елый-елый чыгып китте. 
Районга ияләшкән иде. Билгесезлек үзәген өзде. Шулай да ул югалып калмады. Медицина хезмәткәрләренең кадерле чагы. Кая барса да эшкә аласыларына ышанычы зур иде. Торыр урыны да, бер булышыр кешесе дә булмаган шәһәргә чыгып китте ул. 
Танышлары рәнҗетсә, бер белмәгән кешеләр ярдәм кулы сузды. Сменалы эшкә урнашты. Торыр урын да табылды. Эштән бушаган вакытта шәхси хастаханәдә эшләде. Күзләрен яшерер өчен күзлек кию мохтаҗлыгы булмаса да, линзалар алды. Аны гаепләп, тагын әллә нинди уйдырмалар гына эзләп тапмасыннар.
Район темасы артта калды, тормышның яңа этабы башланды дип сөенеп йөрде. Авырлыкларны үз көче белән җиңә алуына шатланды. Ничек кенә кыерсытулар аша узса да, авылга кайтмый булдыра алмады. Авыл үзе дә, әнисе дә сагындыра шул. Район үзәгеннән шактый читтә яшиләр алар. Икенче район белән чиктәш дисәң дә була. Шуңа да, гайбәтләр өчен артык курыкмады. Кызы турында сөйләп әнисен борчырлар дип башына да китермәде. Тагын ул дигәнчә барып чыкмады.

Бу юлы кайтуында әнисе дә борчылып каршы алды. Кызын күргәч елап ук җибәрде.
-Әйтәм айга бер дә кайтмыйсың. Сәбәбең бар икән. Шулай кеше теленә керер өчен үстердемме мин сине. Кеше арасына чыгарга оят. Гел сине генә сөйләп торалар, - диде.
-Әни, син аларга ышанасыңмы, әллә кызыңамы. Әйе, бүген миңа кыен, сиңа тагын да кыенрактыр. Иртәгә аларга кыен булыр. Нахакка түгелгән күз яшьләре җирдә сибелмәс. Намусым чиста. Беркемгә дә начарлык теләмим. Бәлки, күзем чыннан да катыдыр, ләкин берсенә дә начар булсын әле дип махсус караганым юк, күп вакыт белгәннәрем укып, төкергәләп китәм. Һәр начарлыкның сәбәбен миннән эзләп җаныма тияләр икән, җәзасын да алырлар, - дип җавап бирде дә, башка бу темага әйләнеп кайтмады. Шулай да күңеле сизде, көн саен кереп әнисенең хәлен белә торган күршеләр дә, икенче урамнан кичен сөт китерүче кодалар да бу көнне күренмәде. Бар да Раиләдән куркып килмәгәнне кыз үзе дә, әнисе дә белә иде. 
Артык борчылап утырырга вакыты да, теләге дә булмады Раиләнең. Әнисенең өйләрен җыеп-чистартып, бакчадагы чүпләрне утады да, иртән китеп тә барды.
-Үч итеп җае чыккан саен кайтам әле. Тик калтырашып утырсыннар. Әле кирәгем бик күп чыгар. Җавапны шул чакта бирермен, - диде ул чыгып киткәндә.
Әнисе кызның борчылып, елап утырмавы өчен горурланып та куйды. Бөтен дөньясы каршы чыкса да, әни кеше баласы яклы иде. 

-Бәхетең булсын. Гайбәт вакытлы әйбер ул, - дип озатып калды. 
Үзе китсә дә гайбәтләр төрләнеп торды. Раиләнең исемен әле бик озак телгә алдылар. Хастаханәдә берәр чәч бөртеге күрсәләр дә, кайткан идеме әллә дип көлешә башладылар. Тынычлыкларын саклыйсы урында вакыйганы куерттылар гына.
Авыручылар авырып, терелүчеләр терелеп торды. Раилә булмаса да, ишеге дә җимерелде, әйберләре дә югалды, көчле авыру эләктергәннәр ятып та дәваланды. Аларны гадәти әйбер итеп уздырып җибәрергә тырыштылар. 
Каринаның авырулары кимесә, элеккеге кебек энергиясе ташып торса да, күңел тынычлыгын кайтара алмаган. Танышлары сөйләвенчә, ире Фоат башка белән чуала башлаган. Көндәшлек ачысы хатынны бик тиз аякка бастырган. Зарланырга да, кеше сөйләргә дә вакыты юк икән. Җаваплы эшеннән тыш, үзен гел формада тотарга, матур итеп киенергә кирәк. Шул ук вакытта балаларны да тәрбияләргә, ирне гел янында тоту юлларын да эзләргә, гаиләсен тәмле ашлар белән сыйларга да өлгерү мөһим. 
-Гайбәт сөйләргә вакыты да калмыйдыр кебек. Хәзер аны сөйләрләр инде. Дөнья бит ул түгәрәк, - дип куйды дусты.
Раиләнең җавабы кыска булды.
-Ник әбигә бармый икән соң? Бәлки иренең читләр белән чуалуында да минем гаебем бардыр, - диде. – Фоат абый бик акыллы кеше. Аның кызлар янында чуалуына да ышанып булмый. Димәк, шул чиккә Карина үзе җиткергән.
Ничек кенә теләсә дә, Раилә хатынны кызгана алмады. Аңа булышасы килү хисе дә тумады. Үткәндә калган хезмәттәшләр дип кенә карады. Артык йөрәгенә алып борчылып утырмады. Алардан башка да борчылыр кешеләре күп иде.

Республика хастаханәсенең сирәк авыруларны дәвалый торган бүлегендә эшли ул. Бирегә эләгер өчен яртышар ел чират торалар. Раиләгә дә мөрәҗәгать итүчеләр күп. Барысына да булышырга, җаен табарга тырыша. Шәхси хастаханәгә күз табибы янына күчте. Атнаның өч көнен анда барып эшли. Күп вакыт ялларны шунда уздыра. Әлегә гаиләсе булмагач, күбрәк эшләп, буш вакытын калдырмаска тели. 
Фоат белән күз клиникасында очрашты да инде ул. Күптән әйтеләсе килгән сүзләрне әйтеп, чын күңелдән сөйләшергә дә җай чыкты. Чөнки ир 2 сәгать дәвамында Раилә бүлмәсендә улының табибтан чыгуын көтеп утырды. Ә авыру тарихын, барлык документларны кыз тутырды.
-Карина Ивановна нихәл анда? Мине очратканыгызны әйтерсез. Беркемне дә сихерләмичә генә ике җирдә эшләп йөри, урындыклар да чиста, үзен дә яраталар диярсез. Районнан китәргә сәбәп чыгарганы өчен рәхмәт әйтсәм дә, андагы мөнәсәбәтне, баш табибның ачулы сүзләрен онытып булмый шул... – диде.
-Мин үзем дә хатынымны танымыйм. Шул әби юлында йөри-йөри сәерләнде дә бугай инде ул. Ни сөйләшеп, ни аңлашып булмый. Кеше белән ызгыша. Ничек яшәп бетерәсе булыр. Багучыга барма, башыңа бәла алма, диләр бит. Ул бозык кайтарам дип, һаман да араны өзми. Һәр әйткән сүзенә ышана. Элеккеге мин яраткан хатынны алмаштырып куйдылар диярсең, - дип, хатыны өчен дә кат-кат гафу үтенде ир. 

-Начар кызга охшамаган. Гайбәт таратма, рәнҗеш җыйма дип шул чакта да әйттем. Миңа түгел, әбигә ышанды. Авыруы да үтте, кәефе генә үзгәрмәде. Икәү бер коллективта эшләгәч, иң кыены миңа, - ди ир.
Раилә булдыра алган кадәр ярдәм итәргә, икенче килгәндә чиратсыз кертергә сүз биреп озатты. Ахырдан, хатыныгызга сәлам, мин барын бик онытып бетермәсен, - дип шаяртып калды. 

Бу очрашудан соң да күңелендәге тап кимемәде. Мәңгелеккә тирән яра ясавын кеше үзе аңламый шул. Күңел рәнҗеше дигән әйбер бар бит әле. 

Ләйлә Искәндәрова


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading