- Җирбит! - дип кычкырды кинәт идәннән торып баскан Гамилә. - Мир үгезе, нәфесеңне тыя белмәдең инде. Мине бөтен авыл алдында хур итеп, шул Нәчтүгеңне алып кайтырга телисеңме? Бар, алып кайт хәзер үк, мин чыгып китәм моннан...
Гамилә, өй буенча «пыр-пыр» йөреп, җыена ук башлады. Ярсу белән, кием шкафындагы чүпрәк-чапракны йолкып төшерде, бирнә сандыгын ачып анда казынды. Үзе, туктаусыз: «Мир үгезе, диген ә, вәт мир үгезе!» - дип кабатлый иде.
- Гамилә, - диде ишек яңагына килеп сөялгән Җәмил, әзрәк аны күзәтеп торгач. - Әнә телевизордан да әйттеләр бит, депутатлар да шул турыда уйлый икән. Хатын-кыз дачурта бит хәзер. Ирләр эчеп үлеп бетеп бара, ә ул мескеннәр нишләргә тиеш? Аннары кан ягы да бар бит... бабай өч хатын белән торган. Әтәй сугыштан кайткач, инәй белән дә торган, ярты авыл хатыны белән дә дус булган. Ә мин кемнән ким. Аннары бит мин, яшь хатын алдым дигәч тә, сине кыерсытырга җыенмыйм. Менә теләсәң, өлкән хатын булып эчке якта телевизор карап кына утырырсың. Гамилә, дим, яхшылык белән әйтәм бит.
- Чукынып кит, яхшылыгың белән, - дип кычкырды ниндидер чүпрәкләрен олы бер сумкага тутырып өлгергән Гамилә, ишек төбенә килеп. - Оятсыз нәрсә, и-и Ходаем...
Гамилә ишекне шап иттереп япты да чыгып китте. Ләкин ул урам капкасына җиткәнче үк ишек яңадан ачылды. Аннан Җәмилнең тавышы ишетелде:
- Ярар, карчык, - дип кычкырды ул, көр тавыш белән. - Теләмисең икән - тормыйсың инде. Син киткәч, икене берьюлы алып кайтырга кала, күрәсең...
Ишек яңадан шапылдап ябылды. Күзенә ак-кара күренмәгән Гамилә, выж-выж, югары очка, аналары яшәгән йортка таба атлады.
«Вәт заразы, ә, - дип уйлады ул. - Вәт мир үгезе. Кара син аны, ә. Икенче хатын алам, ди бит. Соң ул исереккә кем килсен. Бар да минем кебек дивана түгел бит. И-и, йөзе түбән килгере».
Кызу-кызу атлаган Гамиләнең тыны капланды. Җитмәсә, ирексездән, күз яшьләре дә ага башлады. Авыр сумка кулны авырттыра иде.
Хатын, үзе дә сизмәстән, артка таба борылып карады. Карады һәм башына кинәт килгән уйдан чайкалып ук куйды: «Тукта әле, - дип уйлады ул, күзләрен шардай ачып. - Нәрсә, диде ул, син китсәң, сразы икене алып кайтам, дидеме? - Гамилә янәшәдәге утыргычка утырды. - И-и Ходаем. Алып кайта бит ул, тучны алып кайта. Чыннан да, авыл тулы ялгыз хатын бит, иманы беткере. Алары да бит мир үгезенә шатланып килә. Килмиме соң! Исерек дип тә тормаячаклар. Кемнәрне алып кайтыр икән ул?! Түбән очтан Сәрия килергә мужыт. Шуннан ук Зөбәрҗәт, Әминә. Югары очтан Зәмзәмия, Кәбирә, Сания... У-у, саный китсәң аларны».
Гамилә, чытырдатып, күзләрен йомды. Яшен дә сукмый, эчеп тә үлә белми бит, имансыз дип уйлады ул Җәмил турында. Ул иренең ике хатын белән чабынып-чабынып мунча керүен күз алдына китерде дә, үзе дә сизмәстән, тешләрен шыгырдатып куйды. Йә Санияне, йә Әминәне алып кайтса, ну чәчләрен йолкыйлар инде алар аның дип уйлады. Кара әле, сыер саудырырмы икән алардан, ә? Җәмил махмырдан сөт эчәргә ярата бит. «И-и, - дип хатын ыңгырашып ук куйды. - Яшәр, чукынчык, ике белән түгел, өч белән дә яшәр. Исәнлеге бар, теләсә җимертеп эшли. Яшь хатыннар килешеп китсә, эчүен дә ташлар әле. Икесе дә чибәрләр, җитмәсә».
Гамилә, башын иеп, уйга калды. Шактый гына утыргач, ул ниндидер карарга килгән кешедәй, утыргычтан торды да, авыр сумкасын сөйрәп, кирегә таба атлады...
Гамилә өйгә кайтып кергәндә, Җәмил алгы яктагы көзге янында кешелеккә генә кия торган кәчтүмен киеп тора иде. Хәлсезләнгән хатын, сумкасын идәнгә куйды да, иренә карамыйча гына әйтеп куйды:
- Бар инде, Җәмил, - диде ул, авыр сулап. - Китмәскә булдым мин. Түлке Санияне, йә Әминәне генә алып кайтма. Башкасына мин риза. Тик ни, сыерны үзем генә савармын инде, яме, әтисе...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар