Бер елдан соң кызлары Җәмилә туа. Тормыш көйле, җитешле барса да, яратмаган ир белән яшәү ошамый Мәликәгә, кызын алып туган якларына кайтып килергә уйлый. Кунакка гына дисә дә, уенда бу якларга башка килмәскә ният кылып кайта. Туган йортына кайтып төшү белән иренә телеграмма суга. “Бала юлда үлде. Мин кире сезгә кайтмыйм, кайтып йөрмәгез”. Аймурат хатынның үзен яратып яшәмәвен аңлый, шуңа микән, бу хәбәрне алгач та, кире Мәликә артыннан кайтмый.
Мәликә ике яшьлек кызын әти-әнисе йортында калдырып, Пермь якларына кияүгә чыгып китә. Ташкент белән элемтә өзелә. Нәни кызчыкны җил-яңгыр тидерми, какмый-сукмый үстерәләр. Әмма авыл җирендә иркәләнеп кенә утырырга җай юк. Каз-үрдәк саклыйсы, чишмәдән көянтә-чиләк белән су ташыйсы, кырга борчак, печән әйләндерергә йөрисе.
Ул елларда син олы, мин кече, дигән нәрсә юк. Кем, ничек булдыра ала, кырдамы, йорттамы, барысын да эшлисе. Алты-җиде яшьләр тулганда, иптәш кызларының әтиле үсүен күреп, кыз әби-бабасыннан, әти сорый башлый. Әти диясе, әтинең көчле кулларын җитәкләп урамнан узасы килә. Их, кайда икән минем әти? Кем икән ул? Ник мин әти-әни белән яшәмим икән? Кунакка кайткач үзләреннән сорармын әле, дип уйлый нәни кызчык.
Озак та үтми, Җәмилә беренче сыйныфка барасы елның июнендә Сабан туена кайтып төшә аның әнисе. Кыз уйлавынча әти булырга тиешле кеше бер дә ошап бетми балага. Башкаларның әтиләре кебек ул аны күргәч никтер шатланмады да. Ничә еллар күрешми торгач, сагынгандыр, дип уйлаган иде. Сагынулы күрешүдән соң ул аны кулларына алып, күкләргә чөяр, кыз аңа җавап итеп чырык-чырык көләрмен, дип күз алдына китерде.
Ә бу әнә ничек, кайтып керүгә чәй өстәле артына да утыртмадылар. Хатын-кызлар өйдә мәш килгәндә, бабасы белән сарай артындагы каен бүкәненә утырганнар да аракы эчәләр. Ул шешәдәге сыеклыкның начар әйбер икәнен белсә дә, кызның әти дигән кеше янына ныграк елышасы килде. Күп әтиләр шулай: аракы эчәләр. Аракы эчү генә әтинең дәрәҗәсен төшерми бит әле ул. Никтер менә бабайдан гына оялта. Аннан соң бер дә әйтелмәгән сүз бит.
Комментарийлар