...Яңа гаиләдә Мәрьямне бик яраттылар. Үзенә бик җылы, ягымлы мөнәсәбәттә булган Галиәкбәр абый белән Нурбисал апага бик тиз ияләште ул. Үз балалары булмаган ир белән хатынның кызлыкка бала алуларына авылда да гаҗәпләнмәделәр.
...Еллар су кебек актылар. Мәрьям дә бик сөйкемле, сылу кыз булып үсеп җитте. Галиәкбәр абзый Чистай, Иж-Бубый мәдрәсәләрендә белем алган, инкыйлабка хәтле авылның хөрмәтле имамы булган кеше. Мәрьямнең Коръәннең күп өлешен яттан белүенә, намазлы булуына бик сөенә иде. "Үзең кебек чибәр дә, акыллы да, тәкъва да егетне каян табарга инде сиңа?" –дип шаярта башлады берзаман. Шаярткан кебек тоелса да, сүзләре бик җитди иде аның. Мәрьям тагы бер хәлгә игьтибар итә башлады: арбасы ватылса да, утын ярырга, бакча казырга кирәк булса да, үзләреннән ике йорт аша гына торган Хикмәтне чакыра торган булды. Хикмәт исә бик тырыш егет: теләсә кайсы эшне җиренә җиткереп башкара. Галиәкбәр егетне мактап туялмый. Намазны да еш кына бергәләп укый башладылар: Галиәкбәр карт азан әйтә, Хикмәт имамлык итә. Мәрьям белән Нурбисал алар артында...
Көннәрдән бер көнне Галиәкбәр карт чәй табыны артында җайлап кына әйтеп куйды: "Кызым, инде олыгайдык, сине башлы-күзле итеп, оныкларыбызны күреп өлгерсәк, иң зур бәхет безгә шул булыр. Озын сүзнең кыскасы, Хикмәт үзеңне бик ошатып йөри. Син үзең ни диярсең?" Нурбисал апа: "И-ии, авылның иң хәерче егете инде!" – дип сүз кыстыра башлаган иде, Галиәкбәр карт: "Аның каравы иң тәкъва, иң ышанычлы егет! Аннан, карчык, бик тиз оныткансың әле: сәвит власте бик гыйлемле, динле һәм бай кешеләрне яратып бетерми бит. Мине дә яратмыйча ерак-еракларга сөргәнен оныттыңмыни?! Хикмәт ярлы икән, хет тыныч яшәр!" Мәрьям бу чәй табыны артында авыл халкы авызыннан инде моңарчы да ишеткәләгән хәлләрнең раслыгын белде: Галиәкбәр карт та мулла булганлыгы, таза тормышта яшәгәнлеге өчен аның, авыл халкы әйтмешли, кәнфискәләнгән ике катлы таш йортында бүген дә сәвит конторасы, китапханә урнашкан. Себергә сөргәннәр икән... Мәрьямнең әти-әнисен сөргән кебек. "И-ии, газизләрем! Ничек икән сез анда?! Күпме белергә тырышты, эзләде бит кызыгыз сезне! Беркайда, бер нәрсә әйтмиләр! Халык дошманнарының тормышы белән кызыксынырга да ярамый икән..." Галиәкбәр карт та бу турыда күпме сораштырса да, сөйләргә бик атлыгып тормый. Бер җай чыкканда сөйләрмен әле Себердәге тормышны, анда ни күргәннәремне, ди.
...Ә бер көздә Мәрьям белән Хикмәт өйләнештеләр. Көзге муллык белән үткәрелгән туйлары да бик матур булды. Сәвит конторында язылышканнан соң, аларга Галиәкбәр карт матур теләкләр әйтә-әйтә никах укыды. Яшерен никах иде ул. Андый эшләрне сәвит власы яратмый иде бит. Котлау сүзләрен әйтеп бетергәч, Галиәкбәр карт учларына йөзен салып елады. Шатлыктан елыйм диде. Үзем өчен генә еламыйм, бу шатлыкның чын ияләре әти-әниең өчен дә елыйм, балакаем, диде ул Мәрьямгә. Икенче көздә Хикмәт белән Мәрьямнең уллары, тагы бер ел үткәч кызлары туды... Шатлык белән кайгы аралашып тора шул бу тормышта. Көннәрдән бер көнне Галиәкбәр карт бик каты авырып китте. Райондагы врачлар Казанга җибәрәбез дип, әзерлеген күрә башладылар. Иртәгә Казанга китәбез дигән көннең кичендә Галиәкбәр карт Мәрьямне үз янына чакырды. Тегендә-монда йөреп торган карчыгына чыгып торырга, үзе чакыргач кына керергә кушып сүз башлады: "Казаннан кире кайтмасымны сизенәм мин, кызым. Кайтсам да, зиратка гына кайтырмын".
Картны юата-юата, күз яшьләрен сөртеп торган Мәрьямгә: "Елама, кызым, бу дөньяга без китәргә дип килгәнбез лә... Тик кем ничек китә бит. Ярый ла мин олыгайдым инде, үз җиремдә, гаиләм белән яшәп калдым. Ә алар бит япь-яшьләр, туган җирләреннән куылган, газизләреннән аерылган килеш, чит-ят җирләрдә... кибеп-саргаеп киттеләр”. Мәрьям картны саташа бугай, дип борчылып тыңлады. Тик картның карашы бик ачык, акыллы, якты: "Күптәннән әйтергә теләп тә, әйтә алмыйча йөргән сүзләремне әйтәм, кызым. Вакыты җиткәндер, күрәсең... Шулай, Аллаһ Тәгалә һәр нәрсәнең вакытын үзе билгели. Мәрьям, әйт әле, синең теге йөзегең кайда?! Алып кил әле монда..." Мәрьям бу сүзләрне ишетүенә озак кына ышанмады. Дөрес, ул бу сүзләрне гомере буе көтте. Тик үз әнисеннән. Гомере буе шул турыда хыялланды. "Ә син аны каян беләсең?"
...Себердә күрешкәннәр икән алар. Баракта бергә яшәгәннәр. Руда карьерына бергә эшкә йөргәннәр. Кичләрен бергәләшеп Коръәннән белгәннәрен искә төшергәннәр. Кайгылары да, шатлыклары да уртак булган.
Галиәкбәрнең азат ителү мөмкинлеген ишеткәч тә, бик сөенешәләр алар. Баракның хатын-кызлар ягында яшәүче Минҗамал да Галиәкбәрне озатырга җаен таба. Ирле-хатынлы дуслары Галиәкбәрдән кызларын үзенә алып кайтуын бик ялварып сорыйлар. Йөзекне дә Минҗамал: "Кызыма бирерсең", – дип кулына тапшыра. Уллары өчен дә бик борчыла инде әти-әни. Аны да табарга тырышырсың әле дип гозерләрен әйтәләр. Барысын да әйтеп калырга тырышкандай ашыга-ашыга сөйләүләре юкка булмаган икән.
"Мине азат итәр алдыннан әллә ничә көн әллә нинди штабларга йөреттеләр. Лагерьдагы һәр минут өчен исәп-хисап тоттым. Ничек эшләгәнмен, надзирательләрдән нинди кисәтүләр булган, кемнәр белән аралашканмын, барысын да тикшерделәр, – дип сөйләвен дәвам итте Галиәкбәр карт. – Бер кич кайтып керсәм, барак "гөж" килә. Яңа хәбәрне тикшерә халык: карьерда руда катламын шартлатканда 40ка якын тоткын да һәлак булган! Бераз вакыттан соң билгеле булды: минем дусларым – синең әти-әниең дә шунда булган. Кызым, елама! Миңа бик авыр ...Ул кичне мин үзем дә бик еладым. Артымнан берсе килеп җилкәгә кагылды. Борылсам, гел күрешеп, сөйләшеп йөргән татар ир-егете. "Ник елыйсың?" – ди. Әйттем. "Менә мин бүген хатыннан хат алдым, синең халык дошманы булуың аркасында, мине эштән, улыбызны вуздан кудылар. Без синнән баш тартырга булдык, шулай итсәң, яңадан эшкә дә, укырга да алалар икән, дигән. Безне оныт! Безгә хатлар язма!" дигән...” ди. Ник мин ул карьерда булмадым, ник мин шартлап үлмәдем икән, дип елаган бу ир-атны да жәлләп үлә язган идем..." – дип сөйләгән иде Галиәкбәр карт. Ул ике йөзекне янәшә куеп, бик озак карап торды. “Инде очраштыгыз”, – диде ул...
...Колакчында кыз тавышын ишетәм: "Әбием, ә кайда соң ул йөзекләр? Күрсәт әле!" Әби тавышы: "И балакаем, ул йөзекне кигән саен да, күргән саен да, әтием белән әниемне төштә күреп саташа торган булдым, гел Ырынбурдагы өебездә йөрдем, гел Ибраһим абыем белән качышлы уйнадым. Ахырдан ул кача да, мин аны табалмыйча елап уяна идем... Шуңа да мин аларны саттым да, акчаның бер өлешен уенчык куянымны еллар буе саклаган тәрбияче апама (карт иде инде, ялгыз яши иде, бик сөенде!) илтеп бирдем. Калганына приюттагы балаларга уенчыклар, тәм-том алып иттем..."
...Менә шунда колакчындагы тавыш өзелде. Бу язмышларны күз алдыма китерү – "кинокадрлар карау" тәэсиреннән әллә нишләп йөрдем. Флешканы иясенә үзем иттем. Күптәнге танышым Зөбәрҗәттән әбинең аларга кем булуын сорадым. "И-ии! 70нче елларда ук, беренче магнитофоннар чыга башлаган чакта, кызык санап кына әбине мин сөйләткән идем!" – диде ул.
Инде минем эш җиңеләйде: күз алдына "кинокадрлар" китереп азапланасы юк, Зөбәрҗәтне тыңлап кына торасы. Мәрьям әби 104 яшькә кадәр яшәгән. "Барысының да яшәлмәгән гомерләрен миңа бирде бугай инде Аллаһ Тәгалә", – диеп торган әби. Алар өчен дога кылырга дип тә бирелгәндер бу гомер, дигән фикерне дә еш әйткән әбекәй. Әллә ничә авылга бер абыстай иде ул, ди Зөбәрҗәт. Мөнәҗәтләр әйтә, Коръәнне бик матур укый иде, ди. Шулай булмыйча ни, кечкенәдән динне белеп, Коръәнне ятлап үскән Ырынбур бае кызы бит ул! Минем шуны бик әйтәсем килә. Зөбәрҗәт үзе дә күптәннән намазда. Аның игезәк уллары Кәрим белән Сәлим дә намаз әһелләре. Әхмәткәрим байның кызына һәм улына әйткән: “Коръәнне онытмагыз! Намазны ташламагыз! Диннән бизмәгез” дигән сүзләре, әйтерсең лә, бүгенге нәсел дәвамчыларына килеп иреште. Коръән укыла, намаз торгызыла, игелекле гамәлләр кылына бу нәсел әһелләре яшәгән йортларда. Аллаһ Тәгаләнең бөек кодрәтенә явызлык тантана иткән чорлар да күләгә төшерә алмый. Агачның ябалдашын кискән саен, аның тамырлары ныгый гына: яңа шытымнар булып бәреп чыга. Кәрим һәм Сәлимнең намазларга чиратлашып азан әйткән чакларында минем күңелгә шундый уйлар килде...
Нәсимә Садыйк.
Фото: https://pxhere.com/
Комментарийлар