16+

Рашат НИЗАМИ: "Читкә тайпылган бүләк” (Хикәянең өченче өлеше)

...Төнлә Язгөлем начар йоклады: юк, йокысызлык галәмәте түгел бу, аның бөтен тән һәм күңел халәте тәмам урыныннан купкан, бөтен кальбе су чоңгылы кебек бер урында бөтерелеп, тәмам айкала иде. Йокысы тиз генә килмәде, чөнки видеоклипны аулак бер урында караганнан соң Ниязының күзләре ничек очкыланып китәсен күз алдына китерә дә күзләрен әле чытырдатып йома, әле йодрыклары белән уа иде ул.

Рашат НИЗАМИ: "Читкә тайпылган бүләк” (Хикәянең өченче өлеше)

...Төнлә Язгөлем начар йоклады: юк, йокысызлык галәмәте түгел бу, аның бөтен тән һәм күңел халәте тәмам урыныннан купкан, бөтен кальбе су чоңгылы кебек бер урында бөтерелеп, тәмам айкала иде. Йокысы тиз генә килмәде, чөнки видеоклипны аулак бер урында караганнан соң Ниязының күзләре ничек очкыланып китәсен күз алдына китерә дә күзләрен әле чытырдатып йома, әле йодрыклары белән уа иде ул.

Башы:

* * *
Таң иртәсе уянганнан соң, ярым караңгылык эреп барган сәгатьләрдә, менюның яшь кызлар сафлыгыдай чиста таблосына Ниязның яттан хәтерләгән телефон номерын каударланып, тиз-тиз генә җыйды да үзенең “хикмәти” бүләген эфирга җибәрде. Унбиш минутлап көтеп утырганнан соң (әйдә, азагына кадәр ләззәтләнеп карап бетерсен, янәсе) аннары гына шалтыратты. Хәзер инде солдат егетен иң кадерле сүзләр белән котлыйсы гына калган иде... Аңлыйсызмы – ә телефонда таныш булмаган ир кешенең бас тавышы яңгырады: “Да... Алло... Говорите!..”

Кызның кара кыйгач кашлары җимерелеп аска төште, ә күңелендәге: “Неужели “бабай”лардан кемдер берәү егетенең мобильнигын үзенә тартып алды икән... – дигән уй утлы күмер шикелле көйдереп алды. – О-о, коточкыч хәл!” Язгөлем шул мизгелдә үк соңгы цифр номерын дөрес җыймаганлыгын аңлады... Яңа телефонының номерларына аның бармаклары ияләшеп җитмәгән иде шул әле.

Аңына килеп, тиз генә солдат Ниязның дөрес номерын җыеп, хатасын төзәтергә кереште. Аның сагындырган тавышын ишетеп шатланды һәм җибәрелгән ролик-бүләкне аулакта карарга кушты...

“Хәерлегә булсын, димәк, бөтенләй чит-ят кеше кулына барып эләккән аның туган көнгә дигән бүләге”, – дип нәтиҗә чыгарды кыз бала. Әмма үзенең бер кирәксез хатасы турында сөйләп-аңлатып торуны кирәк дип санамады. Үзеннән башка бүтән берәү дә белмәгән бу мәгънәсез ялгышны сөйләп, үзләренең арасына кара мәче җибәрәсе килмәде аның. Һәм дөрес эшләде бугай.

Алты көннән соң алар – Язгөлем, солдатның әнисе һәм сеңлесе Талия – өчәүләп Нияз хезмәт иткән хәрби частька сәфәр чыктылар. Казаннан Саратовка кадәр – поезд белән бер тәүлек чамасы юл, диделәр. Вакытында килеп җиттеләр. Плац дип аталган зур, иркен асфальт мәйданга (нәкъ игезәкләр диярсең!) парадный киемдәге яшь солдатлар, тоташ бер саф булып, сынмый-ватылмый торган дивар рәвешендә бердәм сафка тезелешеп басканнар. Араларыннан чебен дә үтеп китәрлек түгелдер, мөгаен. Күктә балкып кояш елмая. Безнең геройларыбызның өчесе дә тыгыз сафта нык басып торган, үзләре өчен бик тә кадерле һәм якын булган Нияз солдатка текәлгән иде. Хәрби ант кабул итү тантанасын оркестр уйнавы белән башлап җибәрделәр. Сафтагыларның һәм алар хөрмәтенә илнең төрле почмакларыннан җыйналып килгән төркемдәгеләрнең горурлык катыш дулкынланып басып торуларын сизми калу мөмкин түгел иде.
Талия сеңел биш минут чамасы абыйсына текәлеп-яратып карап торды да аннары кызыксыну белән тирә-юньдәгеләрне һәм хәрби офицерларны күздән кичерә башлаган иде. Бер мәлне кинәт кенә терсәге белән Язгөлемнең янтыгы төртеп алды ул.

– Әнә, күрәсеңме, – диде аңа. – Чал мыеклы подполковник сиңа терәлеп каткан, сине күзәтә...

Күрде Язгөлем: чыннан да, картая төшкән подполковник, үткер күз карашы белән “ашардай” булып, аңа текәлгән иде. Аның кыяфәте, йөзендәге аптырау галәмәте чиктән ашкан кебегрәк... Нинди хәл бу? Нәрсә булган аңа?.. Бу сорауларга мондый урында җавап бирү һич мөмкин түгел иде бу минутларда... Менә аңа да сүз бирделәр, речен сөйләп бетергәннән соң, берничә минут үтте микән, Язгөлемгә таба якынайды ул һәм аның җилкәсенә кагылыр-кагылмас кына орынып:

– Гафу итегез, сезне ярты минутка гына мөмкинме?
– Мине? – дип бик нык гаҗәпләнде кыз.
– Әйе, сезне, – диде, үзе читкәрәк китте.

“Нинди әйтер сүзе булырга мөмкин бу өлкәнәя баручы кешенең? Рядовой солдат Нияз Шакировның килене булачагын ничек белде икән? Аңа Ниязының бер-бер кылган начар гамәле турында сөйләргә җыена микән әллә?”
Билгесезлектән кызның йөрәге кысылып килде.

Алар, төркемнән җай гына аерылып чыктылар да, агитацион күрсәтмәләр язылган щит артына кереп бастылар. “Чит күзләргә чалынмас өчен...” – дип аңлатты моны подполковник. Шул арада турыдан-туры сорау бирде:
– Сез минем телефон номерын каян алдыгыз?

Кыз ни әйтергә белмәде.
– Сезнең номер? – дип үрсәләнде. – Мин бит сезне гомеремдә беренче тапкыр күрәм!!!
– Гм-м-м... диде хәрби офицер. – Сәер, бик сәер... Ә мин сезнең “Ламбада” биюен атна буе диярлек күзәтәм инде!
Шулай диде дә кесәсеннән мобильнигын тартып чыгарды.

Кызга оятыннан кызарып басып тору өчен – берничә секунд, ә инде “хикмәтле” бүләгенең беренче кадрларына күз төшерү һәм эшнең нәрсәдә икәнен аңлату өчен бер минут вакыт җитте. (Ярый әле аларның аңлашуына тыкшынучы булмады!). Подполковник, рәхмәт төшкере, ярый әле аңлы, тәрбияле, кешелекле зат булып чыкты – килеп кергән роликны сызып-сөртеп ташлады...
* * *
Соңыннан Язгөлем һинд киноларында гына була торган әлеге үтә очраклы хәлнең безнең тормышта да очравына шактый вакытлар гаҗәпләнеп йөрде әле. Әллә сценарий язарга һәм аны Голливудка тәкъдим итәргә (сатарга) микән, дип тә шактый вакытлар ирония катыш елмаеп куяр иде. Күз тимәсен, ә тормышлары әкияттәгечә матур дәвам итте...

Фото: https://unsplash.com/

 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading