- Сезгә үз гомеремдә бәхиллек бирәсем юк! – дип әрнеде Рафилә авылдашларына. – Сез кия торган киемнәрне, сез ашый торган ризыкларны, сез кулланган әйберләрне алырга хәлебездән килмәсә дә, ялгыш та кеше әйберсенә орынмадык, гомергә угры, карак булмадык!
Ярлы булу әле ул кеше әйберсенә тию дигән сүз түгел! – дип күз яшьләренә буыла-буыла ярсыды Рафилә. Үзен гаепләсеннәр, менә үзе теләсә-нинди җәза каршында да куркып калмас, әмма, мәктәпне яңа тәмамлап, тормышка ышаныч, самими күзләр белән караган ярым ятим кызын угрылыкта гаепләүчеләргә чын-чынлап рәнҗеде ул. Яңа ачылып килгән гөлнең сабагын аяусыз рәвештә кырку белән бер иде бу – киләчәгенә кара тап салу дигән сүз. Моны аңлаган ана кешенең йөрәге сыкрый, тормыш йөген ялгызлык ачысы белән нәфис җилкәләрендә берүзе тарту бер хәл, кешеләрнең бәгырьсезлегенә, яшәешнең аяусызлыгына, гаделсезлек сарган дөньясына ачулы иде ул.
Тормыш йөгәне еш кына көчлеләр, усаллар, явызлар кулына эләгүчән. Бу очракта да шулай булды.
Рафиләнең кызы Ләйлә быел мәктәпне тәмамлады. Сыйныфташлары кебек, каладагы уку йортларына документларын тапшырырга ашыкмады кыз. Һөнәр алырга кайчан да өлгерермен, дип уйлады. Ялгызы гына биш баланы тәрбияләгән әнкәсенә терәк булу иде аның нияте. Әнә, энекәш-сеңелкәшләрен кеше итәсе, аякка бастырасы бар, хуҗалыкта да эшләр җитәрлек. Көне буе эштән кайтып кермәгән әнисе нәрсәгә генә җитешсен?!
Һәр эшнең уңаен табып, ялт итеп эшләп куя Ләйлә. Җае да чыгып куйды – авылда ялгыз яши торган карчыкларны карарга ялланды кыз. Акчасы да булыр, савабы да дигәндәй.
Дүрт әбинең һәркайсын үз әбисе кебек күрде Ләйлә. Хуҗалыкта ярдәм итү белән генә чикләнмичә, аларны ялгызлыктан араларга, күңелләрен күрергә тырышты. Якын итеп, күңелен биреп карады аларны. Әбиләр дә яраттылар җитез, өлгер эшсөяр кызны. Килгәнен көтеп кенә торалар.
Ул көнне Ләйлә Мәрфуга әбинең өен җыештырды, чиләкләр белән су алып керде, ботка пешереп ашатты һәм тавык та чүпләп бетерә алмаслык башка бик күп эшләрен эшләде. Инде идәннәрне сөртеп, баскыч төбен ышкып юып ятканда кәттә машинада Мәрфуга әбинең читтә яшәгән кызы белән оныгы кайтып төштеләр. Кунак табынына Ләйлә үзе пешергән комакларны тезде, кайнатма куйды, кунаклар килгәндә генә алына торган зәвыклы чынаякларга яңа пешергән куе чәй агызды. Шул арада Мәрфуга әби кызының кайтканын ишетеп, аның балачак дуслары, күрше хатыннары да кереп җиттеләр. Чәйләр әзерләп, табын корса да, Ләйлә кунаклар белән өстәл янына утырмады, башка әбиләрем дә көтәдер дип китәргә ашыкты.
Мәрфуга әби кунаклары сөенеч түгел, кызга мең мәшәкать, борчулар алып кайткан булып чыкты...
Кич сыер савып керүенә өйдә авыл участковые утырганны күреп, дертләп китте Ләйлә. Ни булган? Энекәш-сеңелкәшләренә бер-бер хәл булмагандыр бит, дигән уй сызылып үтте аның башыннан бер мизгел эчендә. Әмма “бер-бер хәл” Ләйләнең үзенә кагыла иде. Мәрфуга әбинең кунакка кайткан оныгының кечкенә генә “брендовый” сумочкасы югалган икән, эчендә саллы гына акчасы да булган, имеш. “Ләйлә генә алган аны” дип әйтәләр ди шаһитләр. Кунаклар кайтуга килеп кергән авыл хатыннары да Ләйләнең өйдән ашыгып чыгып китүе бик сәер булды, дип учакка утын өстәгәннәр.
Нәтиҗәдә, Ләйләне участковый гына түгел, тикшерү комитетыннан килеп тә тикшерделәр. Мәрфуга әби кызы белән оныгы үзләре дә биредә тавыш куптарды. Өйләрендә генә түгел, каралты-кураны, әнисенең эш урынында да астын-өскә китереп кунак кызның сумкасын эзләделәр. Тегеләй дә, болай да сорау алдылар кыздан. Ялган детекторы аша да уздырдылар. Әмма югалкан сумка табылмады. Шулай да дәлилләр җитмәгәнлектән, Ләйләгә җәза бирә алмадылар.
Җәйләр үтеп, көзләрне озатып, кыш килеп киткәч, ямьле язда – киләсе елга гына табылды кунак кызының сумкасы. Бәрәңге бакчасын сөрергә кергән тракторчы бакчадан табып алган...
Әлеге вакыйганы Мәрфугаттәйнең социаль челтәрләрдә җәнҗалчы блогер буларак танылу алган оныгының чираттагы “хайп” өчен махсус оештырганлыгын берәү дә белми калды. Шушы шау-шулы вакыйганы туры эфирдан күрсәтеп барган кызның язылучылары бик күпкә артты...
Кызганыч, кеше башы өстеннән йөрергә күнеккән, йомырка эчендәге кебек наз-яклау астында яшәгән, бернинди авырлык, хезмәт күрмәгән шәһәр кызы аркасында саф күңелле Ләйләнең керсез йөрәгенә мәңгелек әрнү салынды. Кешеләргә, авылдашларга булган ышанычы сүнде. Нахакка яла ягу, бүтәннәрне кыерсыту җиңел, тик ана һәм кыз рәнҗешен кая куярсың?!
Ландыш Тимерова
Фото: freepik.com
Комментарийлар
1
0
Кеше сузенэн, бэнэхак яла ягуларыннан Ходаем узен сакла.
0
0
4
0
Ит яхшылык, көт явызлык
0
0