Ләйлә Илүзәдән бертуктамый көнләшә башлады, тик моны дустына сиздермәде. Апасының туена дип күлмәк сатып алгач та, Илүзәнең күлмәген күреп эченнән генә “ах” итте. Җитмәсә әбисе дә Ләйләгә:
– Базарда матуррак күлмәк беткәнмени? Бөтен җире ачык бит күлмәгеңннең, егетләр кызыктырырга барасыңмы? – дип ачуланып ташлады. Шундый күлмәкләр модада икәнлеген аңлатып маташкан Ләйләнең сүзләрен әбисе тыңлап та тормады.
Көтеп алынган туй көне килеп җитте. Туйга Илүзә бик шатланып барды, Ләйлә белән туйганчы биеделәр. Капка төбеннән кияү егетен күңелле итеп уйнатып, җәзаны үти алмаганына акча алып, матур гына итеп өй эченә үттеләр. Илүзә капка төбеннән җыелган акчаны Ләйләгә сузгач, кыз болай диде:
– Илүзә минем күлмәгем кесәле түгел, өйдәге шкаф эченә тыгып куй. Мин апама әйтермен дә ул аны алып куяр диде. Кыз акчаны бер кәгазьгә төреп шкаф эченә тыгып куйды.
Әлеге вакыттан соң бер-ике ай тирәcе узды. Илүзә ишегалдына кер эләргә чыккан җирендә күршесе Миннегөл апаны очратты. Тик Миннегөл апа кызга елмаеп карау түгел, исәнмесез дигән сүзенә кире җавап та кайтармады. Кичкырын Илүзәнең әнисенә: “Синең кызың карак, минем оныгымның туй акчасын урлаган” дигән сүзләр җиткерде. Бу Илүзәгә дә, аның гаиләсенә дә аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте. Илүзә акчаны мин урламадым, өйләрендәге шкаф эченә куйдым дип үрсәләнә-үрсәләнә елады. Тик күршеләре бу сүзләргә ышанмады. Ләйлә эченнән генә сөенеп, әбисенең Илүзәне начар кыз икән дип сөйләвеннән рәхәтлек таба иде.
– Менә, әбием, син гел Илүзәне мактый идең, ә ул нинди кыз булып чыкты. Ярый әле аның белән иярмәгәнмен, мине дә акча урлау юлына бастырыр иде, – дип әбисенең ачуын чыгарды.
Илүзә һаман тынгылык таба алмый, “карак” булмыйча шундый исемне күтәрү авыр иде аңа. Ул тәрәзә каршына килеп, күз яшьләре аша Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорап, үзен нахакка рәнҗетүчеләрне каргап үзен тынычландырды. Тик урамга чыккан саен, берни күрмәгән-белмәгән Миннегөл апаның: “Бәхетсез бул, карак, ничек кулың барды? Оятың юк икән” – дигән сүзләрен ишетү авыр иде Илүзәгә. Ләйлә дә Илүзә белән аралашмый башлады, үзенә яңа дуслар табып, алар белән сөйләшүне кулайрак күрде.
– Нахак сүз ишетүе шундый авыр икән, дустыма түгел, дошманыма да әйтмәсеннәр. Гаебем булмаган килеш, акча урлауда гаепләп калдырдылар. Ник соң аны туй узгач әйтмәгәннәр, Ләйлә дә белә торып мине якламады. Акчаны аңа сузгач, шкафка кертеп куй дип үзе әйтте бит. Бәлки дус кызым миңа юри шулай дигәндер, – диеп үз уйларына чумды Илүзә.
Көн саен кызының елаганын күрү ана кешегә дә авыр иде шул. Күрше Миннегөл апа исә Илүзәгә әллә ниләр әйтеп, аны кыерсытып бетерде. Тик халыкта шундый мәкаль бар бит: “Тели белсәң – теләк, тели белмәсәң – имгәк”. Мөгаен, бу Миннегөл апа шикелле кешеләргә карата әйтелгәндер. Намаз карчыгы булып та, кызның акча урлавын үз күзләре белән күрмичә, аны нахакка рәнҗетү, урамга чыгып аны хурлау бер дә хуплана торган гамәл түгел шул...
...Миннегөл апаның оныгы Ләйлә дә бик нык тәртипсезләнде. Әбисе күрмәгәндә, дуслары белән җыелышып эчүләр, тәмәке көйрәтүләр, егетләр белән типтерүләр күбәеп китте шул. Әлеге хәлләрдән соң, Миннегөл апаның үзен дә авыр хәлдә шифаханәгә алып киттеләр. Әлеге гаилә күзгә күренеп сула иде, кияүгә чыккан оныгы үзен бик бәхетле итеп күрсәтергә теләсә дә, аның да тормышы “ал да гөл” түгел диештеләр...
Нәрсә бу? Миннегөл апаның үз күршесен нахакка рәнҗетеп, аңа теләгән әшәке теләкләре үз гаиләсенә әйләнеп кайтуымы, әллә Илүзәнең көн-төн түгелгән күз яшьләре нәтиҗәсеме? Моны бар тик бөек көч – Аллаһ кына белә ала шул..
Илзия Харисова.
Фото: https://pixabay.com/ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар