16+

«Синең әниең чын түгел» (хикәянең икенче өлеше)

Баштарак эшкә йөреп карады Ризидә. Иртән авыруны ашата, җирәнеп булса да хәҗәтләрен башкарта, янына урындык белән су һәм капкаларга коры-сары куеп эшкә китә.

«Синең әниең чын түгел» (хикәянең икенче өлеше)

Баштарак эшкә йөреп карады Ризидә. Иртән авыруны ашата, җирәнеп булса да хәҗәтләрен башкарта, янына урындык белән су һәм капкаларга коры-сары куеп эшкә китә.

Дәвамы.

Башы: “Синең әниең чын түгел» (хикәянең беренче өлеше)

Эше буенча тегендә-монда булмаган көннәрдә көндезен дә кайта, кайта алмаганда Фәния көне буе ялгыз утыра. Андый көннәрдә Ризидә калдырган ризыкны ашарга курка иде Фәния, чөнки олы йомышы белән тышка чыгасы киләчәк. Җитмәсә, көне буе бер рәвештә ятып, янбашлары авыртып чиләнә башлады. Гәүдәсе хәрәкәтләнмәсә дә, акылы сау иде аның, шуңа да ул үзенә тиз үлем тели башлады. Баштарак кереп хәлен белеп йөргән күршеләрнең дә эзе тиз суынды, көннәр буе хәрәкәтсез яткан Фәния тиз кызып китә торган, көйсез карчыкка әйләнә башлаган иде. Үги әнисен бүтән болай калдырып йөреп булмасын аңлаган Ризидә, эшеннән китеп, өйдә тора башлады, район хастаханәсенә барып, санитарлардан урын өстендә ятучы авыруларны карау буенча берничә дәрес алып кайтты да, Фәниянең чиләнгән гәүдәсен дәвалый башлады. Махсус урын-җир дә булышты бугай, янбашлары, калак сөягендәге яралары төзәлде, Фәниянең йөзендә елмаю барлыкка килде. Ризидә аны аркасына мендәрләр терәп утыртып куя торган булды, үги әнисе шулай утырган килеш телевизор карый, янына янә керә башлаган күршеләре белән аралаша иде. 

Шулай ун еллап вакыт узды. Фәниянең чәчләре чаларды, авыру караган еллар Ризидәнең йөзенә дә олылык чалымнары өстәде. Кызы тәрбиясендә торса да, Фәниянең кәефе соңгы елларда көн эчендә йөзгә төрләнә торган булып китте :я утырган җиренә кояш төшә, я ашы эссерәк булып авызын пешерә, я Ризидә юындырганда берәр җирен авырттыр... Кайвакытларда Ризидәгә үчләнеп юри киреләнә иде ул. Үзен караваттан инвалид креслосына, креслодан караватка күчергәндә гәүдәсен катырып Ризидәне азаплый иде, аннан гафу үтенә. Гәрчә бөтен яшьлеген аны карауга багышлаган үги кызыннан башка беркеме юклыгын аңласа да, озак еллар урын өстендә яту үзенекен итә, Фәния көйсез сабыйга әйләнеп бара иде. Соңгы елларда томаналана башлаган аңында Ризидәгә үз әнисе турында дөреслекне сөйләргә кирәк дигән уй барлыкка килә башлагач та, ул кәгазь белән ручка сорап алып, кызына соңгы хатын язып калдырырга булды. Чөнки теле белән әйтә алмасын белә иде. Әлеге хат Фәния үлеменнән соң гына ачылырга тиеш булып, ул ята торган караватның ике матрасы арасында үз сәгатен көтеп ята иде. 

Әлеге көн килеп җитте. Урын өстенә калуына 15 ел дигәндә, кырык яшен тутырып узган Ризидәне ятим калдырып, Фәния 70 яшенә бер атна кала үлеп китте. 
Авыл җирлеге башлыгы әлеге гаиләнең хәлен белеп һәрдаим булышып торды, кабер казу, мәетне җирләүне дә үз өстенә алып, Ризидәгә нык булышты. Күршеләр кереп өй юыштылар, тәрәзәләрне ачып җилләткәч, йортка хәйран матур төс керде. Урын өстендә ятучы авыру булуы йортта күңел болгаткыч ис барлыкка китергән иде, Фәния яткан караватны ишегалдына чыгардылар, Ризидә матрасларын яндырырга карар кылды. Хат турында ул инде оныткан иде, күрше хатын табып алып кереп биргәч тә, аптырап китте. Хат тиз генә укылмады, мәетнең өчесе, җидесе үткәрелгәч кенә Ризидәнең кулдан ясалган конвертка кулы иреште. Фәниянең калтыраган кулы белән язылган хатта Ризидәне тапкан әнисе исән булуы, аны бала тудыру бүлегендә калдырып чыгуы, исем фамилиясе һәм кайда булырга мөмкинлеге язылган иде. 

Ризидә ярдәм сорап кабат авыл җирлеге башлыгына барды. Үз әнисенең бүгенге көндә исәнлегенә шиге булса да, эзләп карарга булды ул. Ризидә турында бары тик уңай фикерләр генә ишеткән һәм күп еллар урын өстендә яткан үги анасын тәрбияләгән әлеге яшь хатында хөрмәте зур иде аның, шуңа да чирек гасыр җитәкче вазифасында утырган абзый каршы килмәде, шәһәрдә дә танышлары байтак иде. 

Эшне үлгәннәрне барлаудан башладылар, соңгы егерме елда Кузнецова Фаина исеменә үлем турында таныклык рәсмиләштерелмәгән иде. Фаина кияүгә чыгып фамилиясен үзгәртү мөмкинлеген дә истә тотып, загс бүлегеннән дә белешмә алдылар: андый кеше мөрәҗәгать итмәгән. Ризидәнең күңеле үсте, әнисен тапкан очракта ни әйтәсен белмәсә дә, балачак хыялы чынга ашыр кебек иде: Фаинаның бердәнбер туганы апасы инде үлгән, картлар йортларын тикшереп чыгасы калды. Шулай булып чыкты да: үги әнисе белән бер яшь чамасы үз әнисе картлар йортында иде. 

Фаинаның язмышы үкенечле булды: бала тудыру йортында сабыен калдырып качып чыкканнан соң, ул апасы яшәгән шәһәргә күченде. Ләкин никтер эше бармады, нәрсәгә тотынса да, кызга уңыш елмаймады. Җитмәсә, кечкенә бала төшенә кереп елап йөдәтә башлады, апасы киңәше белән баласын эзләү нәтиҗә бирмәде: кызны ниндидер гаилә алган, исем кушкан һәм күченеп киткән булып чыкты. Берничә ел саен Фаина кызын эзләп талпынып карады, Марсны эзләп тапты, аның өйләнеп бала үстерүен белгәч, бу эшен янә ташлады. Кызын калдырып киткән бала тудыру бүлеге мөдире ләм-мим бер сүз әйтмәде, картаеп лаеклы ялга чыккач та, Фаина бер-ике елга бер тапкыр аны кызын сорап борчый иде.

Тагын ничәдер елдан Марсның үлгәнен ишетте, бу гаиләдә үсүче кызның үз баласы икәнен белмәсә дә, нидер тарта иде алар янына. Шулай бәргәләнеп гомере узды, берничә ир белән торып караса да, балага уза алмады. Соңгы ир заты ялгышлык белән йортын көлгә өйләндергәч кенә, картайган Фаина үзенең гаиләсез, баласыз, бәхетсез килеш урамда калганын аңлады. Тик үкенергә соң иде. 

Менә шундый хәлдә аны картлар йортыннан Ризидә эзләп тапты. Фаина үз күзләренә ышанмады: аның каршында үзенең яшь чагы басып тора иде. Ә Ризидә үз алдында картайган, ләкин матур үзен күрде, алар шулкадәр бер-берсенә охшаш иде. Башта сөйләшү ябышмады, җан тартмаса да, кан тарта дигәндәй, ана белән кыз берникадәр мәлдән сөйләшеп туя алмадылар. Ризидә Фаинага ачу сакламый иде, чөнки үги әнисе Фәния аны әнисенә үпкә сакламаска дип өйрәтеп үстерде. Фаина Фәниягә моның өчен бик рәхмәтле иде. Яшьлектә кылган гөнаһы өчен ул җитәрлек түләгән иде инде. 

Авыл халкын шаккаттырып, Фаина Ризидә йортына кайтып яши башлады, аның гомеренең бәхетле чоры башланды. Чын дөреслекне авыл җирлеге башлыгы гына белә иде, ул да Ризидә өчен чын күңелдән сөенде. Ә “Нинди әби таптың инде тагын?”, - дип сораучыларга,Ризидә, елмаеп “Әни кайтты!”, - дип җавап бирә торган булды. 

Айгөл Имамиева,Мәскәү шәһәре.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading