Ир әнисе йортына барган арада үткәннәрне искә алды. Бик ярата иде ул Гөлфияне. Әнисе генә танышкан көннән үк ятимә кызны улына тиң күрмәде, ачыктан-ачык әйтмәсә дә, ул Айратның хатыны итеп дустының кызы Кристинаны күзаллый иде. Сүз уңаеннан, Кристина да каршы түгел иде. Булачак кайнанасы Гөлфия белән Айратның араларын бозгач, ул бик тырышып “юатты” Айратны, ярты елдан туй ясадылар. Гөлфиянең хыянәте хакында да әнисе әйтте Айратка, ниндидер фотолар да күрсәтте бугай. Сигез ел яшәү дәверендә бала табу турында күп мәртәбәләр сүз кузгалтты Айрат, ләкин Кристина нык каршы иде. Болар барысы ирнең күз алдына килде. Гөлфиянең ул сатып алган заводта эшләвен дә белми иде ул. Әнисе аны, гадәттәгечә ачык йөз белән каршылады, ләкин улының караңгы чырае аның күңелендә ниндилер шик уятты. -Әни, әйт әле, син Гөлфиягә ул китәр алдыннан нәрсәгә барган идең?
Эшнең нидә икәнен аңлап алган Кристина каенанасын якларга кереште. Гөлфиянең малае белән шәһәрдә яшәвен ул белә иде. -Бәйләнмәле әнкәйгә әллә кайчан булган әйберләр белән. Исеңдә булса, Гөлфияң сиңа хыянәт итеп ире белән китеп барды. -Җитәр сезгә! Мин барын да беләм! - ир ничә еллар буе җыелган бөтен ачуын чыгарып салды. - Кристина җаныкаем, сиңа да җавап бирергә туры киләчәк. -Мин сиңа развод бирмим, хыялланма да! И вообще, мин бала табарга риза! - Кристина үзенең гаилә тормышы кыл өстендә икәнен шундук аңлап алып, аның фикеренчә Айратны йомшартырга тиеш булган, ул көткән сүзне әйтте. -Ә миңа кирәкми синнән бала! Минем улым бар! Һәм аңа инде сигез яшь! Без аерылышабыз синең белән!
Шул сүзләрне әйтте дә Айрат, ишекне каты итеп ябып чыгып китте. Артыннан йөгереп чыккан Кристина аны туктата алмады. Ә Фәрит бу вакытта завод хуҗасы Айрат аның әнисен эштән кумады микән дип борчыла иде. Ул бит әнисенә әйтми генә заводка килде, хуҗа белән сөйләште, көне буе шуны уйлап йөрде малай. Ул шулкадәр арган иде, йоклап китүен сизми дә калды. Әнисе эштән кайтканда аның тән температурасы бик югары күтәрелгән булып чыкты. Гөлфия нишләргә белмәде. -Балакаем, ни булды сиңа?! -Әни... мин әти белән сөйләштем...
Гөлфия малайның бу сүзләрен игьтибарга алып тормады, ашыгыч ярдәм чакырды. Табиб малайга укол ясады, сулышын тыңлады. - Улыгыз бәлки бүген берәр тетрәнү кичергәндер? Бу яшьтә аларның шулай булырга мөмкин. Башка авырту симптомнарын күрмим, тамагы чиста, йөткерми, сулышы әйбәт. - Нинди тетрәнү булсын аның, ул бит өйдә, тегендә-монда чыгып йөрми, көндезләрен мин эштә, - Гөлфия ни дияргә белмәде.
Табиб аптырап калды. - Сез нәрсә, бу кечкенә баланы көне буена берүзен калдырып китәсезме әллә?! Күргәнемчә, баланың атасы юк. Мин моны болай калдыра алмыйм, опекага хәбәр итәм. -Гафу итегез, миңа бит эшләргә кирәк. Башкача булмый бит, әби-бабайлары юк, мин балалар йортында үстем. Әбәт вакытында кайтып киләм, ялларда без бергә. Гөлфия елар чиккә җитте.
Шулвакыт көтелмәгән хәл килеп чыкты. -Нигә аның атасы булмасын, бар. Мин әлегә командировкада идем, менә кайттым. Иптәш фельдшер, рәхмәт сезгә, безнең малайны гаиләбез табибы карар. Кая ул кәгазегезне бирегез әле, кеше тормышын алай бозарга ярамый, - ишек яңагына сөялеп торган Айрат шундый сүзләр белән табибның язган кәгазен тартып алды. Гөлфия сискәнеп Айратка борылып карады. Ул аптыраудан сүзсез калган иде. Ул арада Айрат табибны озатып җибәрде, шәһәрдәге бердәнбер завод хуҗасына ашыгыч ярдәм хезмәткәре каршы килмәде.
Айрат фатирга кире керде. -Гөлфия... Безнең улыбыз икебездән дә акыллырак булып чыкты. Мин тилене кичерүеңне сорыйм, бала тулы гаиләдә үсәргә тиеш. Сине искә алмаган көнем сирәк иде, кияүдә булуың гына тоткарлады. Ә син кияүгә чыкмагансың икән... Нигә авырлы икәнеңне әйтмәдең? Гөлфия җилкәләрен сикертеп куйды. -Белмим Айрат. Әниең син Кристинага өйләнәсең диде, син алган туй күлмәге фотосын күрсәтте. Үзе әйтергә ояла, мине җибәрде диде. -Аңлашылды. Минем әнинең фантазия шуңа гына җитә икән, миңа да ул син кияүгә чыгасың, күченеп китәсең, диде.
Комментарийлар