16+

“Үзең теләп чыктың, әнине борчыйсы түгел”

Төнге 2 дә дә тыз-быз чабучы машиналарны тыңлап йокыга китә алмыйча ятты-ятты да Ания, урыныннан сикереп торып кухняга чыкты.

“Үзең теләп чыктың, әнине борчыйсы түгел”

Төнге 2 дә дә тыз-быз чабучы машиналарны тыңлап йокыга китә алмыйча ятты-ятты да Ания, урыныннан сикереп торып кухняга чыкты.

Башында күптән йөрткән фикерен чынга ашырырга теләп, газ плитәсенең бөтен комфоркаларын ачып куйды. 

Юк, күңелендә бер тәгам шикләнү юк иде аның. Бүлмәләрендә ике катлы кроватьта таралып йоклап ятучы ике баласы янына керде. Олысы – 15 яшьлек Марселе икенче катта, төпчеге - 10 яшьлек Ранеле кроватьнең беренче катында. Ания, сак кына килеп балаларын башларыннан сыйпады. “Кичерегез мине, балалар.... Мин сезне бик яратам... Шулай кирәк... Минем дә бәхетле булырга хакым бар... Мин әле тагын бала таба алачакмын... Ләкин атагыздан түгел...” 
Ата дигәне зал ягында диванда чишенмичә дә йоклап ята иде. Гырлаганы Аниянең йокы бүлмәсенә кадәр ишетелгәнлектән, хатын байтак вакыт йоклый алмый ятты. Максаты – бүген төнлә карарын чынга ашыру иде аның. 

Балалары белән күңеленнән сөйләшеп, үзенчә саубуллашып, Ания телефон трубкасына үрелде. Трубканың теге ягында озак торгач кына бертуган абыйсы эндәште. 

-Алло? Нәрсә булды инде тагын?

Ания, мәҗбүри күз яшьләрен чыгарып, Ансарның тагын исереп кайтуын, аны кыйнавын, үтерү белән янавын һәм хәзерге вакытта үзенең бер күлмәктән генә подьездда утыруын сөйләде. Абыйсы гадәттәгечә ышанды. Ания канәгать күңел белән күрше урамда яшәүче абыйлары йортына кунарга китәргә җыенды. Башта аңа үзен кыйнаган кыяфәт ясарга кирәк иде, хатын тырнаклары белән битен умырып төшерде, төнге күлмәгенең җиңен ертты, чәчләрен туздырды. Үз-үзен җәлләп елап та алды әле. Залда йоклап ятучы иренә соң кабат күз салды, аның фикеренчә, таң атканчы чыгып утырган газ үз эшен эшләргә тиеш, һәм ул иртәгә квартираларына исерек ире кыйнап өйдән куып чыгарган һәм балалары ире кушкан газга тончыгып үлгән мескен, ләкин ирекле хатын булып кайтачак иде. 

Абыйлары йортында еш кунак була иде Ания, бигрәк тә Ансар исереп котырганда аның беренче бара торган җире шушы иде. Бүген дә битеннән кан тамып торучы таушалган Анияне үз йортына сыендырды абыйсы. Абыйсының хатыны Гөлзия, аны җәлләп ах-ух килде, төнге кунакка залда урын җәеп бирде, чәй ясады. Абыйсы Ренат, 40 яше тулган сеңлесенә гадәттәгечә, “Үзең теләп чыктың кияүгә, безне тыңламадың, әнине борчыйсы булма”, - дип үз сүзен әйтте дә, урынына кереп ятты. Бу төнне әлеге 3 кешенең берсе дә йокламады. 

Ренат уйлары белән Аниянең яшь чагына кайтып китте. Әйе, әтисе белән әнисе дә, Ринат үзе дә 16 ел элек нык каршы булдылар кызның Ансарга кияүгә чыгуына. Ания югары уку йортын тәмамлап банкта эшли иде, ә Ансар шәхси эшмәкәрдә склад сакчысы иде. Салгаларга яратуын бөтен кеше белде, ләкин Ания генә берни ишетергә теләмәде. Туй көнендә Ренатның сүзе шул булды: “Сеңлем, үзең теләгән кешегә чыгасың кияүгә, миңа да, әнигә дә елап кайтасы түгел. Аерылу турында сүз дә булырга мөмкин түгел”. Ана кеше дәшмәде. Өйләнешеп берничә ел үткәч, Ания сирәк-мирәк булса да, кыйналып Ренатларга килә башлады. Ренат дәшмәде, хаман бер сүзен кабатлады: “Үзең теләп чыктың, әнине борчыйсы түгел”.

Кияү белән сөйләшүләр файда бирмәде, Ансар исереп ни кылуын икенче көнгә хәтерләми иде. Ике бала туу да аны тынычландырмады, Ания җимерелгән йөз белән төннәрен абыйсы йортына кунарга килүен дәвам итте. Җитмәсә ике уллары да тач аталары булып туды, йөз-кыяфәт дә, холык та Ансарлар ягы иде. Үзенең өч баласы да кыз булган һәм малай турында хыялланучы Ренат өчен бу гарьлек тоелды, аның күңелендә беркемгә дә әйтми торган хыялы - сеңлесенең берәр малаен алып, үзләре ягына ошатып тәрбияләү теләге яши иде. 

Гөлзилә дә бу төнне боргаланып чыкты. Иренең сеңлесе Ания аның белән серләрен бүлешә, кыз вакытта егетләре хакында сөйли, гомүмән якын итә иде. Ике-өч ел элек уртак танышлары Анияне чит ир белән машинада кочаклашып утырганын күрүен хәбәр иткәч тә, үзе белән сөйләшеп карарга булды. Үзгәргән, ай үзгәргән иде аның Ания сеңлесе. 12 ел бергә яшәгән иренә хыянәт итә башлаган икән бит ул! Сөяркәсе Зөлфәт хакында сөйләп туя алмады Ания. Гөлзиләнең “Аерыл да, чык инде шуңа кияүгә”, - дигән сүзенә җавап итеп Зөлфәтнең гаилә бозасы килмәвен, Марсель белән Ранельның атасыз үсүен теләмәвен авыз ачып тыңлады да, әле бер дә өйләнмәгән бу егетнең Ания сеңлесен алдап кына йөрүен аңлатырга тырышты.

Ләкин Аниянең башы әйләнгән иде инде, абыйсының хатынын тыңлап та тормады. Шул чакта ук Гөлзиләгә Аниянең “Балалар булмаса өйләнер иде ул миңа”, - дигән сүзе сәер тоелган иде. Бу сөйләшүдән соң берничә ел үтте, Ания Зөлфәт белән очраша торды, Ансар кыйнагач абыйларына кунарга килә торды. Килгән саен Гөлзилә аңа “Аерыл”, - дия торды, Ания шулай яшәвен дәвам итте. Менә бүген дә, Ания төнлә аларга килде, гадәттәгечә Гөлзилә аңа залда урын җәйде. 
Аниянең дә күзенә йокы кермәде. Соңгы вакытта Зөлфәт белән аралары суынып киткән кебек тоелды аңа. Ул инде Ансардан аерылырга да әзер иде, бергә булган 3 ел эчендә Зөлфәт аңа ир асылы кебек тоелды. Аерылырга теләге барлыгын әйткәч, Зөлфәт гадәттәгечә балаларны ятим итәсе килмәве хакында сөйләнде, алар булмаса Аниягә бернигә карамыйча өйләнер идем, дип, кат-кат кабатлады.

Ә чынлыкта, Ания аны туйдыра башлаган иде инде, өйләнү исәбе белән бер кыз белән аралаша башлавын әлбәттә  сөяркә хатынга әйтүне кирәк тапмады. Зөлфәткә рәхәт иде: акчасы булмаса Ания биреп тора, яшь ир кире кайтаруны кирәк санамый. Мәхәббәт уеннары өчен күп вакыт Аниянең машинасы кулланыла иде. Хатынның үзенә баштанаяк гашыйк булуын Зөлфәт сизде, сылу гәүдәле, чибәр Ания аның үзенә дә ошый иде. Ләкин шуннан артык түгел. Сирәк кенә хатынга чәчәкләр дә биргәләде ул, Ансардан бер ботак гөл дә күрмәгән Ания күкнең җиденче катында була иде ул мизгелләрдә. Соңгы елда аерылу турында сүзләре күбәя башлагач, Зөлфәт уйга калды.

Ике балалы, үзеннән олы, аерылган хатын кирәк түгел иде аңа. Ләкин кинәт кенә араны да өзәсе килмәде. Шул вакытта аның башына Анияне коточкыч адым ясарга мәҗбүр иткән фикер килде: хатынга өйләнә алмау сәбәбен аның балалары итеп күрсәтергә уйлады, ә Ания уллары дип үлеп тора, ул аларны ятим итмәячәк. Ә нәрсә, рәхәт бит, Ания балалары һәм ире белән яши, Зөлфәт тә коры калмый, аңа өйләнмичә генә аның белән очрашып торачак. Боларны Ания аңламады, Зөлфәтнең үзен яратуына ышанды, һәм әлеге ир белән бергә булу теләген чынга ашырасы килеп атна буе уңайлы вакытны көтте. Үч иткәндәй, Ансар атна буе аек йөрде, бүген - шимбә көн генә каядыр дуслары белән очрашып, нык исереп кайтты.

Ания шуны гына көткән иде, иренең залда диванда гырлап йоклап киткәнен көтте дә, кухняга чыгып газ комфоркаларын ачты. Зөлфәте белән бергә булу теләге шулкадәр көчле иде, ул бер ату белән ике куянны юк итәргә булды: иртәгә иртән аның ире дә, балалары да булмаячак, ул ирекле! Шушы уйлар белән ул таң атканда гына йокыга талды. Балалары хакында уйларын башына кертмәскә тырышты. Ләкин үзе дә сизмәстән, иртәнге 6 лар тирәсендә йөрәге дөп-дөп типкәннән уянып китте. Сикереп торып утырды. Нишләде ул?! Ания, төнгә бикләнгән өй ишеген көчкә ачып, бәрелә-сугыла үзе яшәгән фатир ягына чапты. Ул өлгерергә тиеш, балалалары исән генә булсын, Йә Раббым, исән генә булсын! Нишләде ул?!

Ания шул уйлар белән фатир ишеген дөбердәтә башлады, ачучы булмады. Кире кайтарып булмаслык хәл кылуы аның башына әле барып җитте. Икенче катның коридорында торган калай чүп чиләге белән ишеккә бәрү дә җавапсыз калды, Ания акылдан шашар дәрәҗәгә җитеп ишекне төя иде. Тавышка йөгереп чыккан күршесе куллары канга баткан Алияне күреп шаккатты, аның ни турында сөйләвен аңлый алмый интекте. Күрше белән балконнары янәшә иде, бер балконнан икенче балконга күчеп Анияләр фатирына керергә булдылар.

Бәхеткә, балкон тәрәзәсе ачык иде, Ансар шунда чыгып тәмәкесен тарта да, җилләсен дип тәрәзәсен ачык калдыра иде. Балконнан кереп фатир ишеген эчтән ачкан күршесен бәреп егып диярлек балалар бүлмәсенә узды Ания. Йөрәге сикереп чыгардай булып тибә. Ике улы... төнлә ул саубуллашып чыгып киткәндәге кебек изрәп йоклап ята иде. Хатын ике катлы кроватьнең аскы катында йоклап ятучы улын кочаклап елап җибәрде. Марселе уянып өске каттан башын сузды. Күршесе ирен дә уяткан иде, шау-шуга Ансар да балалар бүлмәсенә керде. Фатирны газ исеннән җилләттеләр, Аниянең Ансарга “Төнлә исерек баштан газны син ачкансың”, - диюдән башка чарасы юк иде. Ансар шок халәтендә калды, үзенең андый эшкә кулы күтәрелүенә ышанасы килмәде. Ләкин канга баткан Ания, балконнан кергән күрше һәм кухнядагы ачык кофкоркалар аны ышанырга мәҗбүр итте. 

Шул көннән Ансарга әллә ни булды. Ашы аш түгел, йокысы йокы түгел. Шимбә төнге хәл һич башыннан чыкмый. Болай яшәргә ярамаганын да аңлый ул, алма кебек хатынын күпме гомер рәнҗетте, ике лачын улы аның аек вакытын күрми үсеп килә. Катгый карарга килде: бүгеннән башлап авызына бер тамчы да капмый!
Ания дә үзгәрде. Күзләре ачылган кебек булды. Зөлфәт дип чүт балаларыннан ваз кичмәде бит! Сөяркәсе белән араларын өзеп, кинәт эчүдән туктаган ире белән араларын җайлап карарга булды ул. Ансары бөтенләй беткән кеше түгел лә аның! 

Ләкин үз куллары белән кыла язган бу коточкыч эше әле күп еллар төнлә тиргә батырып уятачак иде аны...

Айгөл Имамиева, Мәскәү шәһәре

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading