16+

Хәбир Ибраһим «Арсури» бәян

Җәмилнең мәетен урман кырыннан табып алдылар.

Хәбир Ибраһим «Арсури» бәян

Җәмилнең мәетен урман кырыннан табып алдылар.

“и что характерно...” (тикшерүче А. Вавилов сүзләре) башлап үлүченең башына зыян салганнар, тәненә, күкрәк өлешенә тимәгәннәр – теш казналарын ватып, күзләрен чокып чыгарганнар. Авызыннан карае куе кан саркый...

Фаҗига урынына җыелган эксперт-криминалчылар мәетнең авыз эчен җентекләп тикшергәч, бер бик  мөһим нәрсәгә игътибар иттеләр: анкау астында бер генә теш тә юк, әйтерсең, кемдер аның авызын каерып алып, ниндидер ят инструмент белән берәм-берәм тешләрен чүпләп чыккан. Иң аянычы шул, билгесез җинаятьче шул урында җинаять эше ачарлык бер генә (тикшерүчеләр теле белән әйткәндә!) дәлил дә  калдырмаган.

- Болай кешене үтермиләр, - диде тикшерүчеләр бригадасын урман кырына китереп бастырган участковый Гамил Әскәров.
- Ә ничек үтерәләр? – дип сорады Александр Вавилов.
- Кеше кешене болай үтерми, иптәш следователь...
-  Ә кем? Ерткычмы...
- Әйтәлмыйм, - дип уйга калды Әскәров, - минем уйлавымча, ерткычлар да бу тиклем кешене ботарламыйлардыр. Ашасалар ашарлар, андый хәлләр булгалый, тик тешләренә тиклем суырып чыгармыйлар...
- Килешәм, - диде тикшерүче, аяк астына нечкә генә төкереп...

Вавилов турында берничә генә җөмлә сүз әйтеп китмичә ярамас. Тикшерү сәләтенә ия, нык, төпле фикерле полиция хезмәткәре милләте белән чуаш иде. Кыяфәте белән яһүдкә ошаса да, татарлар арасында үскәнгәме, татарча әйбәт сөйләшә иде. Хәтта туган телен бозып сөйләшкән кайбер татарлардан да әйбәтрәк белә иде ул телне. Шул сәбәпле, татарлар арасында аның дуслары, танышлары да күп һәм, шуның өстенә, абруе да өелеп ашкан иде. Вавиловның холкында кайвакыт үзенә генә хас кирелек сыйфатлары сизелсә дә, ул иң элек кешене тыңлый һәм хөрмәт итә белә иде. Әмма аны бөтенләй бер катлы адәм дип тә әйтергә ярамый, әлеге өммәттәге халыкка хас астыртынлык, сакчыллык сыйфатлары күрер күзгә бигүк ярылып ятмаса да, алар исә шактый тирәндә, тирән баздан бәреп торган тын суык сымак,  вакыт-вакыт сиздергәләп алалар иде...

Җәмил урман кырына өч көпчәкле “Урал” мотоциклына утырып килгән. Совет дәверендә колхозда комбайнчы һөнәрен үзләштергән, соңгы елларда  дуңгыз комплексында оператор эшен башкарган авыл мужигы өчен бу таныш урын, таныш урман. Урман янындагы иген кыры - ташлы җир, ә ул шул вак ташларны “Урал”ына төяп, кырдан өенә ташыган. Көненә өчәр, дүртәр рейс ясаган. Максаты – ишегалдында бетон тротуар салдыру. Өендә цемент, су, ком  бар, тик менә таш кына юк, вак таш. Туганнары, балалары сөйләвенчә, Җәмил ташны сатып аласы килмәгән, кыйбатсынган. Ә урманда таш бушлай, җитәрлек, иренмә генә, хәлеңнән килгәнче ташы! 

Җәй көннәрендә кырда шаулап иген үскән чакта таш җыйнап булмый, ярамый, кыр таптала,  ә менә көзен игеннәрне җыйнап алгач, кырлар бушап кала. Авыл кешесе исә,  транспорты күпме сыйдыра ала, ташны шул тиклем төяп кайта ала.

“...и что характерно (шул ук тикшерүче Вавилов сүзләре!)”, мәрхүмнең мәете мотоциклыннан бер егерме-утыз метрлар ераклыкта ята. Ташны ул иң элек чиләккә җыйган. Ике иске тимер чиләк. Абзыйның яше бар, авыр булган, күрәсең, чиләкләрен яртылаш кына  тутыра алган. Шуннан соң ул аны “люлька”сына китереп салган. Таш тутырылган ямьшек, җәмсез дәү чиләкләр мәет янында түгел, ә “Урал”ның арт көпчәгенә терәтеп куелган. Ни өчендер ул чиләген ”люлька”сына  бушатырга өлгерә алмыйча калган,  ниндидер бер давыллы  ярсу көч абзыйны бик еракка, кыр читенә алып бәргән... 

Ә бәлкем, ул кемнәндер куркып йөгергәндер, кемнәндер өркеп чапкандыр!? Куып тотканнар да, җәфалап үтергәннәрдер!? Ә кем аны үтергән, кем аны шундый рәхимсез җәзага тарткан? 

Сораулар күп, ә җавап юк. Бу авыр җинаятьне тикшерүче тәҗрибәле тикшерүчеләр тиз арада моңа җавап табарга һәм барысын да ачыкларга тиеш иделәр. Хәер, Җәмилнең тәрҗемәи хәлен  өйрәнгәндә тикшерүчеләр бер кызык фактка тап булдылар: абзый яшь вакытта, нәрсәгәдер кызып китеп, сигез яшьлек малаен имгәткән булган, баланың башына таяк белән суккан. Шушы ир бала атасын гомер буе кичермәгән, үсеп җитүгә үк, авылдан китеп, Себер якларына барып урнашкан. Тикшерүчеләрдә озак еллар атасы-анасы, туганнары белән аралашмаган бу үчле җан, кисәк кенә кайтып, атасын урманда бәреп үтермәгәнме дигән версия дә туган иде. Әмма дә ләкин  бу версия дә акланмады: алиби табылды. Җәмил үтерелгән көнне  шушы ирнең Норильскида хатыны (марҗа!) һәм балалары янында булганлыгы ачыкланды...

КЫЗЫК АБЗЫЙ
- Мин Җәмилне кем үтергәнен беләм... 
- Кем? – Гамил кызыксынып сорамады, чөнки абзый кешенең әлеге сүзләре  бары тик бер уен икәнлеген, закон сагында торучы хезмәткәр алдында җитди вә мөһим кеше булып күренергә теләгәнлеген   аңлый иде.
- Музейга төш бүген,  барысын да сөйләрмен! – дип серле генә елмайды Гайҗан абзый, - төш, тартынма...

Алар авыл кибете каршында очраштылар. Һәрнәрсәне күз уңыннан уздырган тәҗрибәле участковый шулчак ике исерекнең кысыла-кысыла кибет ишегеннән чыгып килгәнен күзәтеп тора иде.
-    Миңа кил, участокка, - диде ул абзыйга.
-    Юк, түлке музейга, андый нәрсәне синдә сүләшеп булмый...

Шыксыз озын буйлы, ябык дөя сымак кәкерәеп каткан Гайҗан абзый, елгырт кына, мәдәният йорты каршында урнашкан музей бинасы ягына титаклады. Әйе, ул шушы авылның музей хуҗасы, ягъни директоры иде. Ошбу хезмәте өчен ул дәүләттән бер тиен дә акча алмый. Халык мәнфагате өчен янып йөргән милләтпәрвәр агай үз эшендә чын энтузиаст, гаҗәеп зур белгеч  иде. Бу җирле, этнографик музей фәкать абзый тырышлыгы белән генә ачылганы тирә-якта билгеле иде. Ул гомере буе мәктәптә тарих фәне укытты.

Яшьлегендә исә ул агрономлыкка укый һәм шул һөнәрне сайлый. Ләкин туган авылына  агроном булып эшкә кайткач, алдынгы хуҗалык рәисе аңа:  “Гайҗан, һөнәреңне дөрес сайламагансың, авыл хуҗалыгы эшенә бармыйсың син, башкасын сайла!” – дип аны тизрәк колхоздан озатырга ашыга. Үпкәләсә дә,  рәиснең сүзенә колак салырга мәҗбүр була. Педагог булып китә. Артык киң, йомшак күңелле, балаларга явызлана һәм аларны тыңлата  алмаган укытучыга  укыту эше  дә җиңел бирелми. Укучы балалар (аны кешегә  санамыйча!) бик күп тапкырлар тарих дәресен ташлап чыгып китәләр. Гамил (шук яшүсмер иде!) үзе дә, берничә мәртәбә, классташларын котыртып, абзыйның дәресләрен өзәргә тырышып караган.

Янәсе, ул тарихны дөрес укытмый, һаман  шул бер ятлаган әкиятен  сөйли!  Укытучы, бу хәлгә бик нык аптырагач,  “тарих абзый”, Гамилның атасы янына төшеп, хулиган  улыннан зарлана.  Холыксыз ата шулвакыт улын агач тукмак алып кыйный. Сугып кашын яргач, баланың борыныннан шаулап кан китә. Котычкыч канлы бәрелешне күреп коты очкан укытучы, киләчәктә бүтән бер генә  баланың да ата-анасы янына төшеп, елап-зарланып йөрмәскә дип сүз биргән, ди. Абзыйның үзенең балалары булмады, әллә үзе, әллә хатыны (гомере буе интернатта эшләгән Мәрзиясе!) кысыр булды, белүче юк. Шуңар күрә дә ул күңелендә булган асыл сыйфатларын, ярату хисләрен чит балаларга, мәктәп балаларына бирергә тырышты. Әмма йомшак холыклы булганга күрә, балалар (шук, усал булалар!) аны тиңләмәделәр, укытучыга санамадылар. Укучылардан хөрмәт күрер өчен, бераз гына үзеңне алардан югары да куя белергә кирәк шул!

Ул  фән-гыйлемне генә түгел, үзешчән сәнгатьне дә үз итте. Яшьрәк чагында халык театрында уйнап йөрде. Килбәтсез озын буен асып, сәхнә кырына чыгып басар иде дә, ятлаган сүзен җилгер генә әйтеп, сөйләп торыр иде. Хикмәт шунда: әгәр  ул комедия уйнаса, кешене елата, ә драма уйнаса, киресенчә, көлдереп үтерә...

“Эй, кызык та кеше инде син, Гайҗан абзый!” – Участковый Гамил Әскәров, элеккеге укытучысын үз итеп, абзыйның артыннан елмаеп карап калды...

КҮЗГӘ КҮРЕНҮ
Гамил күргән төшләрен юрарга яратмый. Кайвакыт әллә нинди куркыныч төшләр күреп уянса да, ул аны шундук онытырга тырыша иде. Хәер, Гамилның тормышы да шундый катмарлы. Полициядәге тыгыз эш, ыгы-зыгы бар нәрсәне дә оныттыра. Ләкин бүген иртән таңнан күргән һәм аны йокысыннан уятырга мәҗбүр иткән истәлекле төшне ул, теләсә дә, оныта алмады. Төш дип тә әйтерлек нәрсә түгел иде ул, нәрсәдер  күзенә генә күренде сымак... 

Көне буе  гел шуны уйлап йөрде ул, интекте тәмам. Бу төшне кешегә сөйләү түгел, аның турында хәтта уйларга да куркыныч иде. Гадәттә, Гамилның  төшләре аның профессиональ эшчәнлегенә бәйле була иде. Бу юлы да ул шуңардан ерак китмәде. Төшендә аны кабинетына полиция начальнигы майор Альфред Закиров чакырып алды. Спортчылардай җитез хәрәкәтле, нык гәүдәле иптәш читтән килгән кеше, район бүлекчәсе белән әле икенче ел гына җитәкчелек итә иде. Кушаматы да бар.

Шакал. Әлеге кушаматны аңар гади гражданнар түгел, хезмәткәрләр үзләре куштылар. Үз эшенә артык нык җаваплылык белән караган, яраннарын утлы таба астында сикерткән, аларны бер туктаусыз күтәрү, төшерү, йөгерү, чаңгыда чабу кебек авыр спорт төрләре белән җәфалаган каты куллы җитәкчене эштәгеләр күрә алмас хәлгә җиттеләр.  Аны бигрәк тә таза, юан, кеше селкетә алмаслык таш корсаклы полиционерлар сөймәде. “Тагын чаптырырга җыена, ахрысы безне, отрядны җыйнарга кирәк булыр!” – дип уйлап куйды ул, ирексездән. Җитәкчесенең  кара, таза  чыраена күтәрелеп карарга да куркып, ул таш диварга эленгән төсле плакатка текәлеп карап торды. Анда закончалык сагында торган яшь һәм төз кыяфәтле, нигәдер бит очлары алсуланган полиция хезмәткәренең гаярь күркәм, мөләем сүрәте ялтырап тора иде.
- Двуйкадан, Казаннан ике тоткын качкан, берсе Сергач ягына, икенчесе, иң явызы безнең Баба урманына. Хәзер үк, взводны җыйнап,  качкынның эзенә төшәргә кирәк!

Йөрәкне тетрәндергән әлеге шомлы тавыш кинәт кенә тынып калды. Башын күтәреп майорга бакса, Гамилның йөрәге шартлардай булды: начальникның йөзе ут булып кызган,  күз кырыена кап-кара кан сауган иде. Ул куркуыннан кычкырырга да, честь биреп, заданиены үтәргә әзерләнгәнен аңлатырга да өлгерә алмады (төш бит, нишлисең!), күктән атылган утлы метеорит сымак, ниндидер бер урман аланына килеп төште. Ул әлеге дә баягы шул Җәмил үтерелгән Баба урманы иде. Беръялгызы, башка беркем дә юк. Ул, бер нигә дә карамастан, алга, бары тик алга гына атлады.

Шулчак күзенә Шакал ирештергән җинаятьче чагылып алды. Ул тиз генә чикләвек куагы арасына кереп качты. “Ыстуй!” – дип кычкырды ул качкынга һәм шундук  револьвер кобурасына ябышты.  Томырылып качкын артыннан атылды, ләкин җинаятьче шундук күздән югалды. Ул ниндидер кеше йөрмәслек куе чытырманлык арасына барып керде. Шулчак аның каршысына, җәмсез улау  авазлары чыгарып, үтә дә текә буйлы,  озын сыйраклы, йөзен мәңгелек калын җыерчык баскан бер сәер адәми зат атылып чыкты. Ни җенгә, ни кешегә охшамаган. Халыкта андый хәшәрәтләрне, көлеп, Шырантай, диләр. Әнә шул әкияти зат ике җәмсез кулын, ягъни ике корыган ботагын алга сузып,

Гамилга якынайды. “Каптырып алса, ботаклары белән эләктереп, җәфалап, тырнап үтерә  бу хәзер мине!”- дип уйлап өлгерде Гамил. Баш түбәсенәргә очлы башлык кигән, кара йөзле бу куркыныч зат, өзеп-сытардай булып, Гамилга ташланды. Ул үлем каршында басып калды. Бәхеткә... ул бер мизгелдә урманның бөтенләй икенче башында  (төштә күренешләр яшен тизлегедәй алышына!) пәйда булды. Нәкъ шул урман уртасында, тигез аланлыкта галәмәт зур учак дөрли, анда кап-кара агач өемнәре яна. Ә шул учак тирәсендә дөньяның иң әшәке, иң әрсез һәм иң явыз качкыннары тезелешеп утырганнар. Бу явызлар, дуга сымак, учакны каплаганнар. Кизүдә торучы бер мәхлугы, Гамилның килгәнен сизеп алып, әче итеп, бар көченә сызгырды. Барысы да Гамилга таба борылдылар. Ике арада авыр вә шомлы  тынлык урнашты.

Шулчак учакның уты, ялкыны сүнде. Качкыннар, бер-берсен этә-төртә, ниндидер бер хәшәрәт җанга, куркыныч затка юл бирделәр. Гамил каршында юан гәүдәле, юан муенлы (муен артын май баскан!) оят җирләре ярым-йорты ачык, күкрәкләре, солы капчыгыдай, корсак астына хәтле салынып төшкән  котсыз бер хатын кәмәше пәйда булды. Күзләре чамадан тыш зур, алар, җанга шом салып, акаешып торалар. Өстендә төкле тәнен капларлык кием сыманрак нәрсә дә юк, күкрәкләрен гомер су күрмәгән, касмакланып каткан озын, үтә дә озын җирән сач кына каплап тора. 

Гамил селкенә дә алмады: шул оятсыз, килбәтсез хатынга карап, тын гына басып торды. Һәм менә шул  зәхмәт кисәк кенә аңа ташланыр да, аны  куып китәр дип, ул башына да китермәде. Бу үшән хатын  мондый җайсыз күкрәкләр белән кеше куу түгел,  урыныннан да кузгала алмас дип уйлаган участковый бик нык ялгышты. Тикшерүче Вавилов әйтмешли:...”не тут-то было!” Ул, башын артка ташлап, җүләр сымак, шаркылдап көлде, җәмсез тешләрен ырҗайтып, әче итеп сүгенде. Тагын әллә ниләр кыланды. Гамил  калганын хәтерләми дә, - төш бит! Ул бары тик әлеге котсыз хатынның томырылып  артыннан куып киткәнен генә сиземләде. Җен сымак үзе билләһи!  Тиз йөгерде  котсыз хатын, шыксыз күкрәкләрен (башы эшли!) сыртына салып йөгерде. Гамил бары тик  ниндидер күл ярына төшеп, гәүдәсе белән яртылаш суга кереп баскач кына, бу үләт, бу гаярь җан аны тынычлыкта калдырды...

Ух! Гамил, тешләрен шыгырдатып, куркып уянды һәм, берничә минут урыныннан кузгала алмыйча, өнсез калып торды. Тел астын нәрсәдер авырттырып тырнады. Ул бармагы белән авызына  тыгылып, теш казнасы астыннан шул нәмәстәне тартып чыгарды. Теш кисәге! Шундый куркыныч төшләр күреп ятканда участковыйның куркудан азау теше сынып чыккан икән... 

Дәвамы бар
Фото:freepik.com

Язмага реакция белдерегез

4

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading