Укычыларыбыз яратып кабул иткән хикәянең дәвамы
Кич. Караңгы. Гөлләрия үзенең туганы - әтисенең сеңелесе Вәсимә апасы янына килүен абайлады. Ничек килде соң ул? Трамвайга да, троллейбуска да утырмады. Димәк, Арча кырыннан Кабан күле тирәсенә кадәр җәяү килгән. Юл буе елап атлавын хәтеренә төшерде. Әйе, аны аңласа, Вәсимә апасы гына аңлар,...
Укычыларыбыз яратып кабул иткән хикәянең дәвамы
Кич. Караңгы. Гөлләрия үзенең туганы - әтисенең сеңелесе Вәсимә апасы янына килүен абайлады. Ничек килде соң ул? Трамвайга да, троллейбуска да утырмады. Димәк, Арча кырыннан Кабан күле тирәсенә кадәр җәяү килгән. Юл буе елап атлавын хәтеренә төшерде. Әйе, аны аңласа, Вәсимә апасы гына аңлар, аңарга гына эчне бушатып була.
Яртылаш подвалда урнашкан фатир тәрәзәсендә ут юк. Димәк, апа йоклаган. Тәрәзә турындагы чокыр тимер рәшәткә белән әйләндереп алынган. Кыз, чыбык табып алып, әкрен генә тәрәзәне шакыды.
- Апа, Гөлләрия мин...
- Сәгать ничә икәнен беләсеңме син, кызый?! Төнге унике бит! У-ни-ке! Ник бу вакытта йөрисең? Карасана, елый түгелме соң бу? Әйдә, кер тизрәк, ишекне ачам. Ни булды?
Гөлләрия, апасын күрүгә, тагын мышкылдап елап җибәрде. Көч‑хәл белән эчендә дөрләп янган утны, төтеннәре белән чыгарып салды:
- Ильяс өйләнгән... Баласы булачак икән. Ул мине кочаклаганда, кулын билдән түбән төшерми иде. Ә... ә теге кызга бала ясаган...
- Әкият сөйләмә инде. Балачактан ук сөештегез бит! Әкият бу, әкият...
- Апам, җаныем, җимешем, паспортындагы язуны күрсәтте...
Вәсимә сеңелесен юатырга сүзләр таба алмады, шулай да ниләрдер әйтте.
Апасы сөйләнгән арада Гөлләриянең күзе көзгегә төште: әстәгъфируллаһи, кем карап тора аңарга? Шешенүдән битләре зур табак хәтле булган лабаса... Кыз сикереп торды да юыну бүлмәсенә йөгерде. Апасы куркып калды: әлеге хәбәр кызның акылын җиңеләйтеп җибәргәнме әллә, Ходаем, дип уйлап, Гөлләрия артыннан атлады. Аллага шөкер, юына икән. Салкын суның шифасы тидеме, кызның зиһене ачылып, акылы яктырып, йөзе сафланып киткәндәй булды.
- Син, балакаем, егетем өйләнде, дип, ул кадәр өзгәләнмә-бәргәләнмә әле. Исән‑сау бит син. Димәк, сиңа дигәне - насыйбы Ильяс булмагандыр. Тормыш юлыңда аңардан да яхшыракны очратырсың, Аллаһы боерса... - дип, сүзләр дисбесен тезә-тезә, энесенең кызына урын җәйде дә җайлап кына йокларга яткызды.
Иртән, кыз күзен ачканда, яртылаш подвал тәрәзәсеннән сүрән яктылык төшкән, ә фатир эченә тәмле таба ашы исе таралган. Ул арада апасының нурлы йөзе күренде - бүлмә эче яктырып киткәндәй булды. Бергәләп, телне йотарлык коймак белән чәй эчкәч, Гөлләрия укырга китеп барды.
3
Дәресләр ике генә пар иде. Гомуми торакка кайтканда, бүлмәдәше Рәүфә Гөлләриягә карап алды да:
- Бүген әллә нинди сәер, игътибарсыз, таркау, боек син, дустым, - диде сүзләрен гәрәбә тезгәндәй. - Мондый чагыңны күргәнем юк иде.
Гөлләрия дәшмәде, тешен кысып, бүлмәләренә кергәнче чыдады бичаракай. Караватына ятты да еларга тотынды. Рәүфәнең зур булып ачылган, гаҗәпләнүле кара күзләрен күргәч, бите буйлап аккан яшьләре аша:
- Ильяс өйләнгән, - диде дә кычкырып ук еларга тотынды.
- Я, җүләрләнмә әле. Әллә кемнән ишеткән сүзгә...
- Паспортын күрсәтте... Заһидә исемле...
Елый-елый йокыга китте. Вәсимә апасына, дусты Рәүфәгә сөйләгәч, йөрәген кысып-изеп-сытып-тырнап торган хәсрәт-сагышы әз генә таралгандай булды. Дустының хастаханәгә эшкә барасын белгән Рәүфә аны уятты. Битен юдырып, ашатып-эчертеп, тиешле киңәшләрен биреп озатты:
- Анда елап, кеше көлдереп йөрмә тагын. Борыныңны чөебрәк, әллә кем булып, күкләргә менәрдәй булып йөр. «Хәлләр шөкер, җилкәм чокыр, кабыргам киң, мин кемнән ким?» - ди иде минем әбием. Синеке генә түгел, бик күпләрнең беренче мәхәббәтләре ятларга кала.
Гөлләрия тыныч кына эшләп йөрде. Һәрхәлдә, үзенә шулай тоелды. Ә табиб Михалыч (дөресе Иван Михайлович, хезмәттәшләре яратып «Михалыч» дип кенә дәшәләр, үпкәләми үзе) кызга карап торды да:
- Дорогуша, уколларны буташтырып, ялгыш кадама, игътибарлырак бул, - дип кисәтү ясады. Кыз сискәнеп китте: онытылып, Ильяс турында уйлануы сизеләме икәнни? Шулчак бүлмәгә хезмәттәшләре кереп тулды: кулларында чәчәк бәйләмнәре, тәм-томнар тутырылган тартмалар...Барысы да читтәрәк басып торган Михалычка борылып карадылар: янәсе, сүзне сез башлагыз.. Шул ымны гына көткән диярсең:
- Дорогуша, кичә туган көнең белән котлый алмый калдык. Әле соң түгел: без барыбыз да сине туган көнең белән котлыйбыз. Теләкләребезнең иң һәйбәтләрен, иң изгеләрен әйтеп, сөйгәнең Ильясик белән бергә тормыш коруыңны да телибез, - диде. Кыз, йөзен чәчәкләр арасына яшереп, елап җибәрде. Эчтән генә: «И-и, Михалыч абый җаныем, җәрәхәте тирәнгә китеп барган ярама орындыгыз бит», - дип сулкылдады. Михалыч та, кызлар да Гөлләриянең елавын туган көн шатлыгы дип кабул иттеләр: тиз‑тиз генә тәм-томнардан авыз иттеләр дә кызның күз яшьләренең ачы тәме сеңгән битеннән үбеп, кабат яхшы теләкләрен җиткереп, эшләренә йөгерделәр.
Бер кат авыруларны карап, даруларын эчертеп, уколлар кадап, системалар куеп бетергәч, Гөлләрия ялгыз калып, булган хәлләрне кино кадрлары сыман күз алдыннан үткәрә генә башлаган иде - ишек шакыдылар. Бүлмәгә озын буйлы, мөлаем йөзле авыру керде. Ул беренче палатада ятучы Исрафил Халитов иде.
- Исрафил әфәнде, ни булды? Йөрәгегез тагын «ярсып канат кагамы» әллә?
- Ю-ук, Гөлләрия Нәсимовна, «ярсып канат какмый,» нигәдер, сезнең эш кабинетыгызга керергә җилпенә, - дип шаяртып җавап бирде дә кычкырып көлеп җибәрде. Кыз игътибар белән карады: гөнаһсыз сабый бала кебек көлгән бу ир-егетнең бер дә сагыш-хәсрәте юктыр, күрәсең. «Ихлас күңелдән биш минут көлсәң, ярты стакан каймак ашаган кебек буласың» дисәләр дә, йөрәгеңне сагыш кортлары кимерсә, бик көлеп булмый шул...
- Тыңлыйм, Исрафил әфәнде, - диде кыз коры гына.
- Гөлләрия туташ, исемегез бигрәк матур сезнең... Гөлләргә ия туташ... Тормышыгыз да гөлләр кебек балкып торсын дигән теләгемне җиткерер өчен кердем. Яраткан шагыйребез Габдулла Тукай белән бер көнне тугансыз икән. Кичә үк котлыйсым килгән иде, тик хастаханәдә күренмәдегез. Бүләгем зур түгел - театрга ике билет. Кем белән барасыз - анысы сезнең эш. Сөйгән егетегез беләнме...
- Сөйгән егетем дә, сөймәгәне дә юк...
Кыз авыр сулап көйды. «Йа Раббым, хастаханәдә ятучы авырулар да ярама учлап‑учлап тоз сибәләр бит!» дип әрнеде ул. Бу авыруны бүлмәдән ничек чыгарып җибәрәсе соң, ә?!
- Алай булса, бергә барырбыз!
Хәзер кыз көлеп җибәрде: авыруның шәфкать туташы белән шулай гади, самими сөйләшүе кызык бит! Гөлләрия сүзгә кесәгә керә торганнардан түгел: - Хатыныгыз күрсә, чәчләремне йолкып бетерсә, миңа нишләргә инде?
- Өйләнмәгән, саф егет әле мин, Гөлләрия туташ!
- Һи-и, яннарында хатыннары булмаса, ирләр егет инде, әйе, егет булалар. Берничә көн элек диимме соң, коридорда үтеп барышлый, ялгыш кына күзем төште: бер чибәрне би‑ик тәмләп, битләреннән, маңгаеннан чапы‑чопы үбеп тора идегез.
Исрафил рәхәтләнеп, кем әйтмешли, тәгәрәпләр китеп көлде.
- Унберенче сыйныфта укучы сеңелем Зифа ул, - диде дә тагын көлү «тәгәрмәчен» әйләндереп алды.
Гөлләриянең кәефе күтәрелеп киткәндәй булды. Шулай да, бу авыру белән кирәкмәгән сүзләр шактый күп сөйләшелде дип уйлап, эше барлыгын әйтеп, егетне чыгарып җибәрде.
4
Гөлләрия театрга барды. Ләкин Исрафилнең уен‑көлке белән әйтелгән «Бергә барырбыз» дигән сүзләре аның колагы яныннан гына үтеп киттеләр, ахрысы: Рәүфә белән бардылар. Ипләп кенә кереп утырдылар. Спектакль башлануны хәбәр итеп, музыка яңгырый, утлар сүнәбез-сүнәбез дип, күз кыскалый башлагач, Гөлләрия янындагы буш урындыкка кемнеңдер утыруын абайлады, ләкин борылып карамады.
Тамашаның беренче бүлеге тәмам. Утлар кабынды.
- Кызлар, хәлләр ничек? - дигән таныш тавыш ишетелде. Менә сиңа кирәк булса! Гөлләрия күршесендә генә Исрафил утырган булган лабаса! Тамаша башланыр алдыннан кереп утырды, күрәсең, кызның кем белән килүен беләсе килгәндер. Спектакль тәмамлангач, егет кызларны озатып куйды: машинасын ипле генә «иярләп,» юл буе уен‑көлке сөйләшеп, тагын очрашырга сүз куешып аерылыштылар.
Исрафил зур гына оешманың җитәкчесе икән. Белеме буенча финансист. Яшь булуына карамастан, оештыру, кешеләр белән аралашу, эшләтә белү сәләтенә ия, эшен җиренә җиткереп башкара. Эшендә яраталар. Өйләнмәгән икәнен белеп, олы яшьтәге апа, абыйлар, и-и-и, кызлар сайлыйлар, димлиләр: кайсының бик тә акыллы кызы, берсенең сеңелесе, икенчесенең... әллә кеме бар. Әйтерсең, Исрафил - үзенә тиң кызны сайлый-таба алмас егет. Тапты бит! Гөлләрия аның бөтен барлыгын, күңелен биләп алды, йокысыз төннәр, очрашу өчен нинди хәйләләр корырга икән дигән газаплы уйлану, кичерешләр бүләк итте ул кызый.
Хастаханәдә күрде дә гашыйк булып куйды. Гашыйк булу хәлләре бигрәкләр кыен икән ләбаса! Юл читендә басып торган кызга гашыйк булган дустыннан еллар буе көлеп йөргән иде. Кешедән көлмәк - үзеңә килмәк, дигән сүзләр хак икән. Егет кызны күздән ычкындырмаска тырышты. Өлкән шәфкать туташына күчтәнәчләр, бүләкләр биргәләгән булып, Гөлләриянең эш сәгатьләрен төгәл белеп, аны каршы ала, тулай торакка кадәр озатып куя; театр, концертларга йөриләр - кыскасы, буш вакытлары гел бергә уза диярлек. Ильяс катнашкан тамашаларда да булырга туры килде аларга. Ләкин кыз аның турында Исрафилгә бер кәлимә сүз ычкындырмады.
Ак баянын күтәреп, ятларга калган сөйгәне сәхнәгә чыккан мизгелдә кызның үкереп-үкереп елыйсы килсә дә, түзде: җитәр, син түккән күз яшьләреннән зур күл хасил булыр иде, дип тыйды үзен. Бер ел аралашып, бер-берсен сынап йөргәннән соң, яңа гаилә барлыкка килде. Гөлләрия институт тәмамлап, кулына диплом алганда, үзе эшләгән хастаханәдә Алсу исемле, якты, алсу йөзле, хуш исле сабыен да тоттырдылар.
Исрафил кешелекле, эшчән, гаиләсенә турылыклы ир буларак, Гөлләрияне, кызын муллыкта, бәхеттә яшәтә. Шатлык өстенә куаныч дигәндәй, ике елдан соң, Ләлә исемле кызчык та иркен дөньяга аваз салды. Гөлләриянең дөньясы мул, түгәрәк, бәхете шәттин ашкан. Булганына шөкер итеп яшиләр болар.
5
Ишеккә «Врач Гульлария Насимовна Халитова» дигән язу эленгән. Урта яшьләрдәге ир: «Һе, фамилиясен үзгәрткән икән», - дип кычкырып әйтүен сизми калды. Табибә кабул итәсе бер генә кеше калды, аннары ул керәчәк. Ничек кабул итәр? Сөйләшерме? Үзен әллә нинди сораулар белән башын катырып утырганда:
- Керегез, - дигән тавышны ишетте ир. Керде. Табибә утырырга кушты, ә үзе башын күтәрмичә яза да яза.
- Фамилиягез?
«Авыру»га күтәрелеп караса, Гөлләрия авыплар китә язды: каршында Ильяс утыра. Ханым телсез калды. Кайдан килеп чыкты бу? Авырыймы? Бик таушалган, арыган кыяфәттә. Бер-берсенә карап, сүз башлый алмый торалар.
- Гөлләрия, хәлеңне сорамыйм, күреп торам: балкып, чәчәк атып утырасың. Ишетеп тә беләм: кияүгә чыктың, ике кызың бар, иреңне мактыйлар.
- Мин дә синең эш-гамәлләреңне радио, телевидениедән ишетеп, күреп торам.
Афәрин, булдырасың, мин синең өчен шат.
- Эшләр ярыйсы бара. Тик... тик гаилә генә тотрыклы булмады; эштән арып кайткач, тынычлап, гөрләшеп сөйләшерлек хатын туры килмәде. Бер‑ике минут матур гына сөйләшүгә, миннән кырыкмаса кырык гаеп табып, акыра-кычкыра башлый. Имеш, мин пешмәгән, уңмаган, аның әтисе кебек мал, акча таба белмим. Имеш, ул байлыкта яшәгән. Ике‑өч урында эшләдем: тормышыбыз зарланырлык түгел иде инде. Бәхеткә диимме, әтисе Самарага алып китте: «пешмәгән» ир белән яшәтмәде. Аерылдык. Кызымны үзем белән бик тә калдырасым килгән иде - булмады. Синең белән бергә яшәсәк, мондый хәл килеп чыкмый иде, чөнки син булганына канәгать, малга, акчага табына торган түгел, акыллы кеше. Ирең бик бәхетле, көнләшәм...
Гөлләрия Ильясның сүзен бүлде:
- Ирем дә, мин дә, балаларым да бик бәхетле. Исрафил - минем терәгем, алтын баганам, сердәшем. Алай гына да түгел: сулар һавам, эчәр суым да ул минем. Тормыш юлымда асыл, затлы-зыялы, киң холыклы кешене очраттым - Аллаһыма мең рәхмәт. Эш сәгатем бетте, миңа кайтырга кирәк. Нинди йомышың бар иде?
- Сине бик тә күрәсем килгән иде. Моң-зарларымны син генә аңлыйсың... - Өйлән, Ильяс, болай боегып, каңгырап йөрмә. Хуш.
6
«Тормыш бер алдын күрсәтсә, биш артын күрсәтә» диләр. Ильяс икенче тапкыр өйләнә. Хатыны сабыр, аш‑суга оста, бөтен җир тәртиптә. Уллары Иркеннең тууы гаилә өчен зур сөенеч була. Тик сөенечне көенеч алыштыра икән. Уллары медицина институтына укырга кергән елда, Ильясның хатыны, аларны калдырып, фани дөньядан китеп бара. Ул улын аякка бастыру өчен барлык көчен куя. Иркен институтны уңышлы тәмамлап, хәзерге вакытта Казан хастаханәләренең берсендә эшли: абруйлы кардиолог, фәннәр кандидаты. Гөлләрия тормышында да ак полоса карага әйләнә: эшендә йөрәк өянәгеннән ире үлеп китә. Кайгыдан сыгылып төшкән ана балалары хакына яшәргә тиешлеген аңлый, әти вазифасын үтәргә тиешлегенә төшенә. Ильяс та, Гөлләрия дә бер-берсенең сыңар канатлы булып калуларын дус-ишләрдән ишетеп, белеп торалар. Дүрт-биш ел вакыт узгач, якын кешеләрен югалту ачысы бераз басыла төшкәч, Ильяс Гөлләрия белән очрашырга, сөйләшергә тәвәккәлли. Хәл-әхвәлләрне сорашып, дөнья мәшәкатьләренә кагылып, әзме‑күпме вакыт үткәргәч, Ильяс, беренче һәм күңелендә мәңге урын алган мәхәббәтенә карап:
- Гөлләрия, җаным, чык миңа кияүгә, бергә булыйк, - дип, турыдан «ярып» салды да зәп-зәңгәр күзләрен мөлдерәтеп, ханымга текәлде.
Гөлләрия аптырап калды. Ул бу очрашуны үткәннәрне искә төшереп, кара уйлардан күңелне бераз бушатып алу булыр дип күзаллаган иде. Ә Ильяс... Ильяс башка күсәк белән суккандай итте. Хатын, зиһен җыйгандай, берничә минут дәшми торды.
- Ильяс, мин сине яраттым, әле дә яратам... Ләкин без бергә була алмыйбыз. Тормышымның алтын баганасы булган иремә хыянәт итмим, итмәячәкмен.
- Ярар, илле, алтмыш яшьлек ханым табармын, - ди Ильяс ачу белән.
Еллар уза торды. Маңгайдагы сырлар тирәнәйде. Аякларның җегәре кими барды. Ильяс Гөлләрия яшәгән йортка якынлашты. Янәшәсеннән үтеп баручы шактый олы яшьтәге хатынга күзе төште. Гөлләрия түгелме соң!? Кара әле, нинди тиз атлый! Унсигез яшендәмени!
- Гөлләрия! Кая ашыгасың?
- Чү! Ильяс, синме бу? Мин фитнес клубтан кайтып киләм. И-и, дөнья рәхәте инде шунда! Ә син безнең якларда ник адашып йөрисең?
- Синең янга килешем иде... Оныта алмыйм бит сине..Һаман яратам...
- Әйе шул... Беренче сөйгән яр онытылмый икән шул... Син җитмеш җидедә, мин сиксәндә. Мин дә һаман яратам, ләкин...Поезд китте шул... Әйдә, безгә керик, чәй эчәрбез. Фитнес клубка киткәнче, син яраткан чия пирогы пешергән идем. Әйтерсең лә киләсеңне белгәнмен. Берничә сәгатьтән соң Гөлләрия, аякларын көчкә генә өстерәп атлаучы Ильясны култыклап, такси белән йортына кадәр озатып куйды.
- Их, дөнья... Яраттым, ярата‑ярата ятларга калдырдым, төзәтеп булмаслык хата ясадым бит... Ярый әле ул исән-сау, ара‑тирә очрашып, нурлы йөзен күрә алам.
И җаным, Гөлләрия - ләрия,
Ятлар кулына калдырдым,
Югалттым юлларымда...
Беренче кар, аяк астында кыштырдаган көзге сары яфракларны күмеп китәргә тели сыман, ява да ява. Әйе, ап‑ак кар җир өстен каплый, агарта, тик йөрәк түренә үк уелып язылган хис-тойгыларны бер ни белән дә яшереп-каплап булмый икән шул...
Комментарийлар