16+

«100гә җитәрмен дип уйламаган идем»

Күргәннәре китап язарлык Затия апа Зарипованың.

«100гә җитәрмен дип уйламаган идем»

Күргәннәре китап язарлык Затия апа Зарипованың.

«Озак яшәп, картлык көнендә рәхәт күрсен ичмасам, диде ахырысы Аллаһым. 100 гә җитәрмен дип уйламаган идем. Яшьли киткәннәрнең гомерен дә миңа өстәдеме шунда?» – ди ул үзе.

Бәхетле балачакны язмыш урлый
1926 елның 6 мартында дөньяга килә ул: Иске Әнҗерә авылының Хәмәтрәхим һәм Факия Зариповлар гаиләсендә – беренче бала. Аңардан соң тагын ике энесе туып, тормыш матур гына үз көенә тәгәрәгән чакта, сабыйларны ятим итеп, әниләре үлеп китә. Бу вакытты 8 яшендә булган Затия апа – гаиләдә бердәнбер хатын-кыз.

Бер гасырлык гомерегездә күңелегезгә иң уелып калган вакыйга нәрсә? – дигән соравыма да: «Әнисез калу әчесеннән дә авыррагы булмады, ахыры», – ди ул, аз гына да икеләнмичә.

Бөек Ватан сугышы башланганда, 15 яше яңа тулган яшүсмер урман кисүләрне дә, озын көннәрне, караңгы төннәрне ач-ялангач үткәрүләрне дә җиңелрәк кабул иткән. Кияүгә чыгып, беренче баласы үлү тууны да тыныч кына сөйли ала. Ә менә әнисез калган ул көннәр, аннан соң күргән сабый иңнәре күтәрә алмаслык газап-михнәтләре бүген дә тынгылык бирми. Куркыныч төш кебек әйләнә дә баса күз алдына.
Бер класс та белем ала алмаган, энеләрен карау да аның җилкәсенә төшкән 6 ел гомер әле һичьюгы әтиле булган. Ә менә балаларны инде зурга санаган атаның, икенчегә өйләнеп, башка өйгә күченүе аларны дөм ятим иткән. Шулай өчегез генә яшәдегезме, беркая да алып та китмәделәрме? – дим аптырап.

– Кемгә кем кирәк ул заманнарда. Шырпы да юк чак бит. Утны күршеләрдән кереп алып чыга идем. Әзрәк үскәч, Нургаязны (кечкенә энесе) ФЗУ га алдылар. Ул армиягә дә аннан китте, шунда кайтты. Әни юклыкны менә шуннан аңла инде. Хезмәт итеп кайтып, озак яшәмәде: су коенганда батып үлде. Нургата миннән 2 яшь кече иде. Тумба урманнары кисү аңа да эләкте. Армиягә дә барды. Анысы да кыска гомерле булды шул: авырудан арына алмады, – дип сөйләде Затия апа.

Туган якка кайту
Менә шулай бик яшьли энеләрен дә югалткан Затия Хәмәтрәхим кызы 1949 елда Лениногорскига китә. 23 яшьлек кыз биредә штукатурчы һөнәренә өйрәнә һәм 9 ел шунда хезмәт итә.
Ничек кенә булмасын, туган җирне сагыну да, ялларга кайтканда сүз кушкан һәм көтеп алган егете Ризаэтдин да үзенекен итә. Алар өйләнешәләр. Ләкин, “Иртә уңмаган – кич уңмый, кич уңмаган – һич уңмый”, дигән мәкаль нәкъ менә аңа аталган кебек. Кызы үле туганнан соң, озак та үтми, 1965 елда, улы Ринат дөньяга килсә дә, парлы гаилә тормышын саклый алмый ул: артык холыксыз һәм бик еш салырга яраткан ире белән аралары өзелә.

Менә шуннан соң инде гомерен улына багышлый ана: үзе күрмәгән назны, балалык рәхәтен бирергә тырыша ул аңа. 
Авылга кайтып яши башлагач та, штукатурчы хезмәтен дәвам итә.

– Борискинодагы без шомарткан, ялтыраткан клуб, кибет биналары хәзер дә исәндер әле, – ди ул шул елларны күз алдыннан үткәреп. – Бик күп еллар бозау караучы да булдым. Ике бригадир берьюлы килә: берсе штукатуркага чакыра, икенчесе фермага бозаулар янына. Мин беренче эшемне күбрәк яратам, анда барасым килә. Ә Карамалыныкы Наил усалрак, ул җиңә: бозауга, бетте-китте вәссәлам, дия дә нокта куя иде, – дип елмая Затия апа. 

Үч тә, ачу да саклый белмәгән
Ә кичләрен күлмәкләр тегә ул. Кулы оста хатынга заказлар бик күп була ул елларда. Беркемгә үч тә, ачу да саклый белмәгән бу авылдашны бөтен кеше хөрмәт итә. Аерылгач, икенче хатынга өйләнгән ире Ризаэтдин гаиләсе белән дә аралышып яши алар.

– Риза терлек чалырга килә, хатыны Хәнифә – эчәк эшләргә. Икәүләшеп шулай булышып китәләр иде. Ике кызы читтә яшәгән әтием дә, хатыны үлгәч, миңа – төп нигезебезгә кайтты. Байтак яшәде әле ул: 92 яшенә җитте. Улым 10 ны бетергән елны –1982 дә дөнья куйды. Шуңарчы аның белән утын кисеп, ярып өяргә дә чыга иде әле. Үлгәндә, катлы-катлы бәхиллек сорады үзе, – ди соңгы сулышына кадәр әтисенә дә хөрмәт күрсәтә алганына шатланган “бала”.

Күлбай Морасада яшәүче – Халидә, Лениногорскида гомер итүче Роза сеңелләре белән дә элемтәне беркайчан өзмәгән олы йөрәкле апа.
– Халидәсе еш килә, булышып, вак-төякне эшләшеп тә китә. Сеңелләрем бит, үзем дә бик якын иттем, – ди ул алар турында.
Улы Ринат тәрбиясендә рәхәттә яшәгән ананың әнә шулай беркемгә дә үпкәсе юк.

– Улым Ринат бик әйбәт: бала караган кебек тәрбияли. Аның кадер-хөрмәтендә менә шулай яшим әле, тагын күпме бирер Аллаһым, күп инде, күп. Минем яшьтәгеләр берсе дә юк! – дип, бер яктан – рәхмәтен, икенче яктан,  ул чордагылардан берүзе калганына ямансулап та сөйләвен дәвам итә сабый баладай саф күңелле йөзьяшәр.

Айзиряк Мисалова, Әлки районы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading