16+

46 ел бергә: «Шырпы яктысында башланган мәхәббәт»

Мамадыш районы – үзенә күрә бер кечкенә дөнья ул. Биредә төрле милләт вәкилләре иңгә-иң куеп, бер-берсен баетып, уртак тормыш корып яши.

46 ел бергә: «Шырпы яктысында башланган мәхәббәт»

Мамадыш районы – үзенә күрә бер кечкенә дөнья ул. Биредә төрле милләт вәкилләре иңгә-иң куеп, бер-берсен баетып, уртак тормыш корып яши.

Районның тарихы рәсми рәвештә 637 ел белән генә исәпләнсә дә, Аккирмән ныгытмасы бу җирләрдә XII гасырлардан ук тормыш кайнаганын искәртеп тора. Борынгыдан килгән бу рух бүген дә сакланган: Мамадыш – күпмилләтле, әмма бердәм төбәк.

Шушы җирлекне “рәхәт урын” дип атаучылар аз түгел. Алар арасында казах гаиләләре дә бар. Бүген районда егермедән артык казах гаиләсе гомер итә. Алар ничек яши? Туган телләрен, гореф-гадәтләрен саклый алалармы? Бу сорауларга җавап эзләп, без Жикшимбеевлар гаиләсенә юл тоттык.

Безне иңенә яулык япкан мөлаем йөзле Ләмига апа елмаеп каршы алды:
— Cәлеметсіз бе! - Бу сүзләрдән үк җылылык, ихласлык сизелеп тора.

Мәхәббәттән башланган юл
Ләмига һәм Сарсенгали Жикшимбеевларның тормыш юлы — үзе бер тарих. 1978 ел. Әстерхан өлкәсеннән килгән яшь казах егете Сарсенгали, абыйсы янына кунакка килеп, Мамадышта эшкә кала. Баштарак ул биредә озак тоткарланмам дип уйлый. Әмма язмыш аны бөтенләй башка юлга чыгара. Бер кичне ул клубка килә. Ә анда концерт бара. Сәхнәгә кара чәчле, моңлы тавышлы Ләмига атлы кыз чыга. 

— Мин аңа бер күрүгә гашыйк булдым, — дип искә ала Сарсенгали абый.
Шул мәлдә ут сүнә. Егет шырпы кабыза, кызның йөзен яктыртып карый. шул мизгел аларның язмышын бергә бәйләп тә куя.
Ләмига апа да бу хәлне елмаеп искә ала:

— Ул минем белән танышырга теләгән. Ә мин, киреләнеп, исемемне дә әйтмәдем. Кич җиткәч, Сарсенгали мине өйгә кадәр озатып куярга теләде. Шул вакытта апам, улын калдырып, укырга киткән иде. Мин апам яшәгән йортка таба юл тотттым. «Әни озак йөрмәскә кушты, бик каты ачулануы мөмкин», – дип, апа яшәгән йортка кереп киттем. Сарсенгали алданганын соңрак кына аңлады. Икенче очрашуда, маршрутның үзгәргәнен күргәч, миннән: «Без кая барабыз? Синең йортың бу якта түгел бит?» — дип сорады. Дуслары да минем башка урында яшәвемне әйткәннәр, ләкин ул моңа әллә ни игътибар итмәгән. Бу юлы мин аны алдаганымны танырга мәҗбүр булдым.

Шул көннән бирле алар 40 елдан артык бергә яшиләр.

– Ноябрьдә таныштык, апрельдә өйләнештек. Нәкъ 13 апрель көнне, законлы рәвештә никахыбызны рәсмиләштердек. 13 – бәхетсез сан, дип хәтта аны үзгәртергә дә тәкъдим иттеләр, әмма безне фикеребездән кире кайтара алмадылар, - ди хуҗабикә серле елмаеп. 

Бергә — гомергә
Бүген Жикшимбеевларның гаилә коруына 46 елдан артык вакыт узган. Алар өч кыз үстергән, оныклар шатлыгына куанып яшиләр. Гомер юллары җиңел генә булмаган. Ләмига апаның авыруы да гаиләне сынаган, әмма сынаулар каршында сынмаган. Ләмига апа әле дә хастаханә юлында йөри икән. 

— Догалар, сабырлык һәм бер-береңә терәк булу ярдәм итте, — ди Ләмига апа.
Сарсенгали абый да хәләле турында:

— Ул минем терәгем. Аны сайлаганыма нык бәхетлемен, – ди.
Иң мөһимен әйтмәгәнмен, Жикшимбеевлар — районның мәдәни тормышының аерылгысыз өлеше. Соңгы 15 елда алар парлап сәхнәдә чыгыш ясый. Татарча, русча, казахча җырлыйлар. Хәтта ки ковид чорында да югалып калмаганнар: халык күңелен интернет аша күтәрергә тырышканнар, урамнарда җырлаганнар, кешеләргә күтәренке кәеф өләшкәннәр.
— Безнең максат — кешеләргә шатлык бүләк итү, — диләр Ләмига апа һәм Сарсенгали абый бертавыштан.
Бүген дә ярминкәләрдә, бәйрәмнәрдә аларның җырлары яңгырый.

Ике милләт тә күңел түрендә
Ләмига апа оныкларына казах ризыкларын пешерергә өйрәтә. Өйләрендә бишбармак, бавырсак, чәлпәк еш әзерләнә. Без килгән көнне дә алар безне үзләренең милли ризыгы — бишбармак белән сыйладылар. Сер итеп кенә әйтим, ул шулкадәр тәмле иде, әле дә авызда тәме саклана кебек.

— Гореф-гадәтләрне сакларга тырышабыз, — ди Ләмига апа әңгәмә барышында.
Шулай да иң зур борчу — тел.

— Тел югала бара, — дип көрсенә алар. — Балаларга өйрәтеп булмады.
Монысы инде аларга гына түгел, ә башка гаиләләргә дә таныш проблема.
Казахларда табын әдәбе аерым әһәмияткә ия. Идәндә утырып ашыйлар, кунакны хөрмәтләп сыйлыйлар. Ит бүлү — аерым осталык таләп итә торган йола.

— Кунак — безнең өчен изге кеше, — ди Сарсенгали абый. Чәй эчү дә үзенчәлекле: чынаякны әйләндереп кую — “җитте” дигәнне аңлата.
Әле безгә алар кызыклы бер хәлне турында да сөйләп алдылар. Казах якларына кунакка барган чакларында, йоланы белмичә, “чәй бигрәк тәмле икән” дип кабат-кабат әйтеп куйганнар. Ә хуҗалар моны мактау дип кабул итеп, чәйне өстәп кенә торалар икән. “Ике самавыр чәй эчеп бетергәнбездер,” — дип көлә Сарсенгали абый, шул вакытны искә төшереп.
Казахларның иң күркәм сыйфатларының берсе — кунакчыллык. Кайчан гына барсаң да, сине каршы алалар, табын коралар.
— Без кунакка йөреп арып бетәбез, — дип көлә алар. Шул гадәт аларның Мамадыштагы тормышларында да сакланган.

 Татарстан — уртак йортыбыз
Жикшимбеевлар үзләрен Татарстанда чит итеп тоймый.
— Монда безне хөрмәт итәләр. Милләткә карап аеру юк. Кеше кайда гына яшәсә дә, мәхәббәт, хөрмәт һәм җылылык бар икән, ул җир аның өчен чын Ватанга әверелә, — ди Сарсегали абый.
Чыннан да, Мамадыш — төрле халыклар дус яшәгән урын. Биредә һәркем үз урынын таба.
Жикшимбеевлар гаиләсе — Халыклар бердәмлеге елының тере символы кебек. Аларның гаилә тарихы — мәхәббәт, сабырлык, бер-береңне аңлау өлгесе. Төрле милләт вәкилләре бер гаилә булып яши ала икән, димәк, җәмгыять тә шулай була ала. Бердәмлек — көндәлек тормыш, хөрмәт, игътибар дигән сүз ул.

Йолалар
Казах халкының йолалары бик борынгы тамырларга барып тоташа һәм тормышның һәр өлешен: бала туу, гаилә кору, кунакчыллык, хәтта кешене соңгы юлга озату да зур мәгънәгә ия бәйрәм һәм тәртипләр белән озата бара. Аларның күбесе бүген дә сакланып килә.

Бала туу һәм исем кушу йолалары

Казахларда бала туу — зур шатлык. Балага 40 көн тулгач, «шілдехана» һәм «қырқынан шығару» дип аталган йолалар үткәрелә. Бу вакытта бала беренче тапкыр коендырыла, чәч-тырнаклары киселә, һәм исем кушыла. Исемне еш кына өлкәннәр, әби-бабайлар сайлый.

Туй йолалары
Казах туйлары күп баскычлы. Иң элек кыз сорау (құда түсу) йоласы була — егет ягы димче аша кыз сорап бара. Аннары килешүләр, бүләк алмашу, зур туй мәҗлесе үтә. Туйда кунакларны хөрмәт итү бик мөһим: һәр кунакка урын, сүз һәм хөрмәт күрсәтелә.

Кунакчыллык
Казахларда кунак — изге кеше. “Кунак келсе — ырыс килә” (кунак килсә — бәрәкәт килә) дип санала. Кунак өчен табын һәрвакыт әзер: ит ризыклары, бавырсак, чәй белән сыйлыйлар. Кунакны озату да зур хөрмәт белән башкарыла.

Табын һәм ризык әдәбе
Иң танылган милли аш — бешбармак. Аны кул белән ашыйлар, бу — бердәмлек һәм якынлык символы. Табында итне өлкәннәр һәм кунаклар арасында гадел итеп бүлү дә мөһим йола булып санала.

Нәүрүз бәйрәме
Язгы яңарыш бәйрәме — Нәүрүз. Ул яңа ел, яңарыш, чисталык символы. Бу көнне халык бер-берсенә кунакка йөри, табын кора, теләкләр тели, уеннар уйный.

Үлем һәм искә алу йолалары
Кеше вафатыннан соң да йолалар дәвам итә: өчесе, җидесе, кырыгы, еллыгы үткәрелә. Бу — мәрхүмне онытмау, аның рухына хөрмәт күрсәтү билгесе.

Музыка һәм бәйрәм рухы
Думбра — казах халкының төп уен коралы. Аның аша тарих, моң, хәтер саклана. Туган көннәрдә, мәҗлесләрдә думбра җырлары еш яңгырый.
Кыскасы, казах йолаларының нигезендә бер принцип ята: бер-береңә хөрмәт, кунакчыллык һәм тамырларны саклау.

Билгеле булганча, Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading