16+

3 сәгатьтән артык кимәгез

Яңгырлы көндә резин итекләр бик уңайлы аяк киеме. Әмма аны өлкәннәргә 3 сәгать, ә балаларга 2 сәгатьтән артык кияргә киңәш ителми.

3 сәгатьтән артык кимәгез

Яңгырлы көндә резин итекләр бик уңайлы аяк киеме. Әмма аны өлкәннәргә 3 сәгать, ә балаларга 2 сәгатьтән артык кияргә киңәш ителми.

Аяк парниктагы кебек була. Полимер материалдан ясалган эшләнмәләр артык су бүленеп чыгуга китерә. Бу исә, гөмбәчек инфекцияләре үрчү өчен уңай шартлар тудыра.

Түбән амортизацияле каты табанлы аяк киеме яссытабанлылыкка китерергә мөмкин. Бу, бигрәк тә балалар өчен куркыныч. Өлкәннәрнең буыннарына да бу файдага түгел.

Резин итек белән натураль тукымадан булган оекбаш кияргә киңәш ителә. Андый оекбаш дымны яхшы сеңдерә. Бармакларны ышкылудан саклау өчен махсус оеклы итекләр сайлый аласыз. Ә табанга уңайлы булсын дисәгез, ортопедик олтырак (стелька — рус.) куегыз.

дождь. фото ти

Элек резин аяк киеме дигәндә, вулканлаштырылган резинадан ясалган итек күз алдына килсә, хәзер исә ПВХ, полиуретан, этиленвинилацетаттан эшләнгән аяк киемнәрен дә очратырга була. Соңгысы күбрәк ПВХ буларак билгеле.
Ул резин аяк киемнәренә караганда, сыгылмалырак, җылы үткәрми, кулланылышта уңайлы булуы белән аерыла. Механик тәэсирләргә бирешми торган, табанның басымын яхшы тотучан.

Итек нинди материалдан эшләнелгән булуына карамастан, аны карап, тәрбияләп тору таләп ителә.

Резин итекләрне махсус электр киптергечләре ярдәмендә генә киптерегез, җылылык батареяларына куймагыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading