16+

3 миллион сум кемгә эләгер? Татарстанның мәдәни башкаласын сайлыйлар!

4 ноябрьдән Казанның Уникаль осталык үзәгендә (ЦУМ) «Татарстанның мәдәни башкаласы» республика конкурсы башланып китә.

3 миллион сум кемгә эләгер? Татарстанның мәдәни башкаласын сайлыйлар!

4 ноябрьдән Казанның Уникаль осталык үзәгендә (ЦУМ) «Татарстанның мәдәни башкаласы» республика конкурсы башланып китә.

Ул 25 мартка кадәр дәвам итәчәк, җиңгән районга 3 млн сум тапшырылачак.

Районнар парадын 4 ноябрьдә Түбән Кама ачып җибәрә. 23 ноябрь – Саба, 27 ноябрь – Минзәлә һәм Мөслим, 30 ноябрь – Яшел Үзән, 7 декабрь – Биектау һәм Кайбыч, 13 декабрь – Яңа Чишмә һәм Лениногорск, 16 декабрь Алексеевск һәм Әтнә, 21 декабрь – Балык Бистәсе һәм Арча, 26 декабрь – Тукай һәм Әлки районнары Казанга киләчәк. Алар конкурста үз районнарының тормышы белән таныштыра, гореф-гадәтләрен, мәдәният, тарих, милли ризыклар, җирле каһарманнарын күрсәтә.

Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова сүзләренчә, иң авыры – җиңүчене сайлау. Жюри составына фән, мәдәният, мәгариф, матбугат һәм башка тармаклардан белгечләр кергән. Узган ел 40 район арасыннан сайларга туры килсә, быел тагын да күбрәк катнашучы көтелә.

Конкурста җиңгән районга «Татарстанның мәдәни башкаласы» исеме белән беррәттән 3 млн сумлык сертификат та тапшырыла.

Гомуми приз фонды – 9 750 000 сум. Узган ел Әтнә җиңү яулаган иде. Район мәдәният бүлеге башлыгы Алия Абдуллина әйтүенчә, приз акчаны мәдәният бүлеген җиһазландыруга тотканнар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading